16+

Хыял яшәтә дә, яшәртә дә

Моннан берничә ел элек та­ныл­ган журналист, шагыйрь Вазыйх Фатыйховның иҗат кичәсен алып баручы: «Ел саен шулай очрашачакбыз!» - дисә дә: «Алай тәмле булмый ул. Дүрт-биш елдан күрешсәк, шул җитә. Ул чагында инде яңа җырлар да шактый җыелган булыр», - дип, шагыйрь аңа үзе үк каршы төшкән иде.

Хыял яшәтә дә, яшәртә дә

Моннан берничә ел элек та­ныл­ган журналист, шагыйрь Вазыйх Фатыйховның иҗат кичәсен алып баручы: «Ел саен шулай очрашачакбыз!» - дисә дә: «Алай тәмле булмый ул. Дүрт-биш елдан күрешсәк, шул җитә. Ул чагында инде яңа җырлар да шактый җыелган булыр», - дип, шагыйрь аңа үзе үк каршы төшкән иде.

Менә вәгъдәсен үтәр чагы да җиткән икән. Вазыйх Фатыйховның 3 апрельдә Казанның «УНИКС» концертлар залында «Бер йотым мәхәббәт» дип аталган кичә үткәрергә җыенып йөреше. Кичәне Алмаз Хәмзин алып бара. Дилә белән Булат Нигъмәтуллин, Алсу Әбелханова, Илназ Минвәлиев, Рөстәм Закиров белән Люция Мусина, Лилия Муллагалиева, Вил Усманов, «Татар моңы» лауреатлары, Мәскәү кунаклары - барлыгы егермеләп җырчы катнашачак әлеге концертта. Шагыйрьнең үзенең Камал театры артистлары белән сәхнәгә чыгып шигырь укуы да шигырь сөючеләрнең күңеленә хуш килми калмас.
Вазыйх Фатыйховның шигыренә язылган җырлар көннән-көн популярлаша бара, чөнки аларны халык яратып тыңлый, радиодан да гел яңгыратып торалар. Ул җырларның саны инде 300дән артып киткән икән. Шагыйрьнең: «Яхшы шигырь тугач, кайчакта, их, менә шуңа утырып көй язар идем дә сәхнәгә чыгып сузар идем», - диюе юктан гына түгел. Үзе дә көйләр «язгалый» икән ул, дөресрәге, җыр көйләре аның төш­ләренә керә. Тик ул аларны нотага төшерми, талант юк, музыкаль белем юк дигән сылтау табып, көй язудан тыйнак кына баш тартып килә әлегә. Тагын бер теләге бар әле аның. Ул гомере буе гармунчыларга кызыгып яши. Пенсиягә чыккач, вакыт бераз иркенәя төшкәч, сыздырып, гармунда уйнарга өйрән­мәкче. «Шулай хыялларга чумып яшим, алар кешене яшәртә дә, яшәтә дә», - ди Вазыйх Фатыйхов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading