16+

Казанда мотоцикллар очты

Казанның Меңьеллык мәйданында Формула-1 һәм Kazan Cityracing командалары катнашында автошоу булды.

Казанда мотоцикллар очты

Казанның Меңьеллык мәйданында Формула-1 һәм Kazan Cityracing командалары катнашында автошоу булды.

Россиядә моңа кадәр чит илләр спортчылары катнашындагы автошоу Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта гына үткәрелгән. Татарстан Хөкүмәте белән Казан мэриясе тырышлыгында Формула-1 командалары, мотоциклларда төрле күнегүләр ясаучы стантрайдерлар чыгышларын Казанның үзендә хозур кылдык. Формула-1 узышлары чемпионы голландияле Робин Фряйнисны, Мельбурнда көмеш медаль алган Виталий Петровны кайчан күрер идек?! Англия каскадеры, Гиннесс рекордлар китабына кертелгән Терри Грант кызу тизлектә бөтерчек ясаучы автомобиленнән сикереп төшеп калды. Меңьеллык мәйданын тутырган 5 меңнән артык тамашачы, «спортчы харап булды» дигәндәй, «ах» итте. Курку белмәс Терри Грант үз хәрәкәттәге автомобиленә янә кереп утырды.
Махсус сикертмәләрдән мотоциклларда һавага очкан Швеция мотофристайлеры Даниэль Бодин, россиялеләр: Марат Канкадзе, Юрий Верховников, Валерий Кулеша осталыгына сокланмый мөмкин түгел иде.
Танылган стантрайдерлар сафында Казаннан Григорий Марков та чыгыш ясады. Тамашачылар Семен Якубов тарафыннан оештырылган «КамАЗ-мастер» командасын мәйданны яңгыратып сәламләде. «Дакар» автораллиенда 20 мәртәбә җиңгән, Дөнья кубогын 3 мәртәбә яулаган якташларыбыз шул алар.
ЮХИДИ хезмәткәрләре цирк янында үткәргән «Имин тәгәрмәч» программасы балалар күңеленә хуш килде. Машиналарда яки мотоциклларда йөрмәсәләр дә, малайлар һәм кызлар велосипедны яхшы идарә итүләрен, кагыйдәләрне белүләрен күрсәттеләр. Балалар ЮХИДИ идарәсе әзерләгән бүләкләрне алып куаныштылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading