16+

Кыштыр-кыштыр сөйләшәдер кәбестә яфраклары...

Британия галимнәре яшелчәләрнең бер-берсе белән сөйләшү күренешен камерага төшергәннәр. Эксетер шәһәре университеты белгечләре үткәргән тәҗрибә күрсәткәнчә, кәбестә яфраклары башкаларына куркыныч янавын искәртә ала икән. Яфракларның берсен кискәндә, ул, башкаларын кисәтеп, агулы газ бүлеп чыгарган. Әле зыян күрергә өлгермәгән яфраклар исә тизрәк эчке саклану механизмын эшкә җиккәннәр. Галимнәр моннан берничә ел...

Британия галимнәре яшелчәләрнең бер-берсе белән сөйләшү күренешен камерага төшергәннәр. Эксетер шәһәре университеты белгечләре үткәргән тәҗрибә күрсәткәнчә, кәбестә яфраклары башкаларына куркыныч янавын искәртә ала икән. Яфракларның берсен кискәндә, ул, башкаларын кисәтеп, агулы газ бүлеп чыгарган. Әле зыян күрергә өлгермәгән яфраклар исә тизрәк эчке саклану механизмын эшкә җиккәннәр.
Галимнәр моннан берничә ел элек үсемлекләрнең бер-берләренә төрле сигналларны симбиотик гөмбәләр челтәре аша тапшыруын ачыклаганнар иде инде. Мәгълүмат белән коралланган үсемлек исә сугышка алдан ук әзерләнеп тора - яфракларның тәмен боза торган матдәләр бүлеп чыгара. Әмма мондый эш өчен бик күп энергия сарыф ителә икән. Шуңа күрә үсемлекләр бу саклану чарасына сирәк мөрәҗәгать итәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading