16+

Аздан да күңел була

1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан Яңа Савин районының 146 нчы мәктәбе бинасында шул мәктәптә эшләүче хезмәткәрләр, мәктәп укучылары көче белән оештырылган зур бәйрәм тантанасы булып үтте.

Өлкәннәргә күп кирәкми, аздан да күңелләре була аларның. Аларга якты йөз, ягымлы җылы караш та җитә. Мәктәп директоры - Диләрә Салих кызы Кәримова өлкәннәргә котлау сүзләрен җиткереп, аларны мәктәп укучыларының үз көчләре белән тимер-томыр җыеп хәстәрләнгән акчага оештырылган чәй табынына дәште. Әле киләчәктә өлкәннәр көче белән дә концерт программалары оештырырга нияте барлыгын да искәртеп үтте. Өлкәннәр бәйрәм табыныннан бик канәгать һәм рәхмәтле булып таралыштылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading