16+

«Берүк мине дөрес аңламагыз...»

«Берүк мине дөрес аңламагыз...»

* * *
«Бар да яхшы!» дигән сүзегездән кемгәдер начар булачак.

* * *
Синең таба алмавың минем югалуымны аңлатмый.

* * *
Ул начар кеше түгел, ул безне сатмаган. Ул безне бүләк иткән.

* * *
Иптәш малаеннан укырга китап алып торган да кире кайтармаган. Уңышка ирешкән бик күп кешеләрнең биографиясе шулай башлана.

* * *
Уйламас өчен кеше әллә нәрсәләр уйлап тапкан.

* * *
Сәламәтлегеңне саклап кына торсаң, аның ни өчен һәм кая киткәнен белү кыен түгел.

* * *
Дөреслек әйбәт, ә ялангач дөреслек кызыграк.

* * *
Яхшы тормыштан яңа тормыш башламыйлар.

* * *
«Берүк мине дөрес аңламагыз...»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading