16+

Ошамый икән, шелтәләгез!

Дәүләт Думасы Шикаятьләр кенәгәсенә аерым статус биреп, аны һәр җирдә кертергә уйлый. Ул рәсми бер документ булып торачак, үзенең номеры да булыр дип көтелә.

Ошамый икән, шелтәләгез!

Дәүләт Думасы Шикаятьләр кенәгәсенә аерым статус биреп, аны һәр җирдә кертергә уйлый. Ул рәсми бер документ булып торачак, үзенең номеры да булыр дип көтелә.

«Кулланучылар хокукын яклау турында»гы законга үзгәрешләр кертелгәннән соң, хезмәт күрсәтелә торган теләсә кайсы оешма-учреждениедә сез аны аяк терәп сорый аласыз. Аны хәзер дә таләп итеп була, ләкин ул китаплар дәүләт пичәте белән расланмаган һәм тиешле вазифасын үтәми. Кулыгызга ялган Шикаятьләр кенәгәсен дә тоттырырга мөмкиннәр. Шуңа да Дәүләт Думасы бу өлкәдәге вазгыятьне уңай якка үзгәртергә җыена. Ә сез ничек уйлыйсыз, хезмәт күрсәтү моңа карап кына яхшырырмы икән?

Кәмран Каракуш, «Turkish Cafe» директоры:

- Бездә тәкъдимнәр китабы бар. Анда теләк-рәхмәтләрен дә, тәнкыйть сүзләрен дә язалар. Соңгылары бик сирәк языла. Ике ел эчендә ике китап тулды. Һәр көнне ул китапны ачып укыйм. Тәнкыйть язылган булса, сәбәбен тикшерәбез, официант яки пешекче гаебе булса, шелтә белдерәм. Шунысы да бар: бүген официант бар, иртәгә ул юк. Алар гел алышынып тора, барысы да студентлар. Элек исә официант булып урта яшьтәге ханым-ирләр эшләгән. Кафега килгән бер ханым, минем официант таныклыгым да бар, Советлар чорында эшкә таныклык белән генә алалар иде, дип шаккатырды. Дәүләт үз өстенә тикшерүләрне генә түгел, ә элеккеге вакыттагы кебек бушка семинар-укулар да оештырсын иде. Бу безнең өчен дә, персонал өчен дә кирәк.

Айрат Хәмидуллин, Апас:

- Хәзер үзеңне кызыксындырган кибет, кафе яки чәчтарашханә турында кулланучылар фикере белән интернет ярдәмендә дә танышып була.

Лилия Җаббарова, Баулы:

- Шикаятьләр кенәгәсеннән куркырга кирәкми. Намуслы хуҗа өчен ул - бизнесын үстерүнең бер алымы. Әгәр дә ул китапка язылганнарга битараф кала, клиентларының фикере белән кызыксынмый икән, эше тукталачак. Шагыйрь әйтмешли, тәнкыйть - кирәкле шәйдер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading