16+

Шартлары да булсын иде

Яшь парларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, хөкүмәтебез тарафыннан ипотека программасы гамәлгә керде. Әмма яшьләргә тиешенчә яшәр өчен шартлар тудырылдымы икән?

Шартлары да булсын иде

Яшь парларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, хөкүмәтебез тарафыннан ипотека программасы гамәлгә керде. Әмма яшьләргә тиешенчә яшәр өчен шартлар тудырылдымы икән?

Шушы көннәрдә, һава шартлары бозылып торганда, үземә Җиңү проспектында урнашкан йортлар тирәсеннән үтәргә туры килде. Көчле җил-яңгыр уңаеннан хасил булган күлдәй суга баш киемемне очырып төшерде бит. Үзем дә аздан гына таеп егылмый калдым. Бу йортларда яшәүче яшь гаиләләрне бик тә кызганып куйдым. Ипотека йортларында яшь балалылар бик күп яши. Урамга чыгу белән, аларны Себер салкынына тиңләрлек ачы җил каршы ала. Ишегалларында - кар өеме. Бала-чага уйнарлык урыннар, машиналар йөрерлек юллар юк - чистартылмый. Тротуарларны боз каплаган, комның әсәре дә күренми. Подъездларга керсәң, әллә бу йортларга коммуналь хезмәтләр күрсәтелмиме, дигән сорау туа. Ә счет-фактураларга күз салсаң, барлык графалар да урынында, бәяне куя белгәннәр үзләре. Яшь гаиләләрнең яшисе, балаларын аякка бастырасы гына түгел, гомер бакый сузылачак бурычларын да түлиселәре бар бит әле. Балалар өчен шифаханәләр төзелергә тиеш булса да, әлегә кадәр юк. Мәктәп яшендәге балалар, 2шәр транспортка түләп, шәһәргә йөреп укырга тиешләр. Әти-әнисенә моның күпмегә төшәсен түрәләр исәплиләрме икән соң? Тагын бик кыен ягын исәпкә алсаң, әйтик, күптән түгел генә Чаллыда булган хәлне уйласаң, балаларны ике транспорт белән үзләрен генә мәктәпкә чыгарып җибәрергә кайсы ата-ана җөрьәт итәр икән?! Тиешле оешмаларга бу турыда уйланырга бик вакыт. Яшьләрнең яшәү рәвешен яхшырту максатыннан бик күп язсалар, сөйләсәләр дә, канәгатьләндерерлек бернәрсә дә башкарылмый әле.
Шушы йортларда яшәүче яшь гаиләләрнең моң-зарларын тыңлап, ничә еллар буе үзем күзәтеп йөрсәм дә, җитешсез яклары үзгәрмәгәннән, кулыма каләм алудан башка чарам калмады.
Яшьләр - безнең киләчәгебез, дип әйтергә яратабыз. Шулай булгач, аларны онытмыйча, тиешле мөмкинлекләрне тудырсалар, бәхетле яшәрләр, шәт, иншалла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading