16+

Шәһәр кәефе

Руфия Закиянова, ветклиника табибы: - Ветклиникабызда яши торган этебез белән урамга һава суларга чыктык менә. Кемдер калдырып киткән аны биредә. Клиникада әле күптән түгел генә эшлим, читтән торып Казандагы ветеринария академиясендә белем алам. Җәем егетемне көтеп уза, командировкадан октябрь аенда кайтырга тиеш. Фәния Ниязова, укытучы: - Төмән өлкәсенең Уват авылыннан...

Руфия Закиянова, ветклиника табибы: - Ветклиникабызда яши торган этебез белән урамга һава суларга чыктык менә. Кемдер калдырып киткән аны биредә. Клиникада әле күптән түгел генә эшлим, читтән торып Казандагы ветеринария академиясендә белем алам. Җәем егетемне көтеп уза, командировкадан октябрь аенда кайтырга тиеш. Фәния Ниязова, укытучы: - Төмән өлкәсенең Уват авылыннан...

Руфия Закиянова, ветклиника табибы:
- Ветклиникабызда яши торган этебез белән урамга һава суларга чыктык менә. Кемдер калдырып киткән аны биредә. Клиникада әле күптән түгел генә эшлим, читтән торып Казандагы ветеринария академиясендә белем алам. Җәем егетемне көтеп уза, командировкадан октябрь аенда кайтырга тиеш.

Фәния Ниязова, укытучы:
- Төмән өлкәсенең Уват авылыннан Казанны карарга дип килдек. Биредә туганнарыбыз яши. Уват училищесында укытам, җәйге ялны көтеп алдым да Казанга юлга чыктык. Шәһәр бик матур, биредә элегрәк курсларда да булганым бар иде, бик үзгәргән.

Сергей Красиков, офис җиһазлары салоны менеджеры:
- Хәзерге вакытта дачамда яшим, эшкә шуннан йөрим. Һава торышы менә дигән, кыздырмый, шунысы шатлык. Үз сәламәтлегем өчен генә академик ишү белән шөгыльләнәм, газеталардан мәдәният турындагы мәкаләләрне укырга яратам.

Люция Подогова кызы Алена белән, КМПО хезмәткәре:
- Ике бала да каникулда, үзебез ялда - нәкъ шәһәрдән качар вакыт. Кайбер эшләрне тәмамлый алмаганга гына Казанда ятабыз, атна ахырында табигать кочагына китәргә исәп. Свияга яки Красновидовога булыр дип торабыз. Шунда китәргә вак-төяк алыр өчен кибеткә барабыз әле менә.

Галия Каюмова, пенсионер:
- Бу атнада Нурлат районының Кизләү авылына кайтып килдек. Авыз ачтырырга чакырганнар иде. Мәчеткә барып, Ходай ризалыгы өчен сәдакалар биреп, күңелне тынычландырып кайттым. Гаиләдә тынычлык, Аллага шөкер. Малай белән икәү генә әле бу көннәрдә, киленебез бераз авырып тора, хастаханәдә.

Илнур Ильясов, студент:
- Казанга туганнан туган апам белән беренче тапкыр килдем. Төмәннең нефть-газ университетының икенче курсын тәмамладым. Җәйне шулай моңа кадәр күрмәгән урыннарны күреп, кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә уйладым. Йөргән кызым юк, укырга кирәк әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading