16+

«Ярый әле чөгендер юк»

Шәһәрдә яшәүче танышымның: «Ниләр эшләп ятасыз?» - дигән соравына «Берни дә эшләмибез!» - дип җавап бирдем... Авыл кешесенең берни дә эшләмәве күзгә түгел, колакка да ят, тик без хәзер авылда, чыннан да, бер нәрсә эшләмибез.

«Ярый әле чөгендер юк»

Шәһәрдә яшәүче танышымның: «Ниләр эшләп ятасыз?» - дигән соравына «Берни дә эшләмибез!» - дип җавап бирдем... Авыл кешесенең берни дә эшләмәве күзгә түгел, колакка да ят, тик без хәзер авылда, чыннан да, бер нәрсә эшләмибез.


Көне-төне туктаусыз диярлек койган яңгыр бөтен планнарны үзгәртте. Бакчага чыгып эшләп булмый, түтәлләр, бәрәңге бакчалары су эчендә. Чүп үләннәре өчен идеаль шартлар, алар котырып үсеп китте. Безнең Буа-Апас якларында гектарлап бүлеп бирелгән чөгендер басуларын бик яхшы хәтерлиләр әле: «Ярый чөгендер юк, бөтенләй бетәр идең», - дип сөенәләр. Чыннан да, син өйдә, гаҗизләнеп, тәрәзәңнән яңгыр яуганын карап утыр, ә кырдагы чөгендереңнең чүбе котыра-котыра үсеп ятсын - моңа ничек түзмәк кирәк? Ярый бетергәннәр ул чөгендерне...

Оптимист авыл халкы юанырга сүз таба: әнә коеп яуган яңгыр­га да: «Шөкер, яшелчәләргә су сибәсе юк!» - дигән булалар. Әйе, су сибәсе юк, чүбе белән бергә яшелчәсе дә, бәрәңгесе дә үсә, тик алар буйга үсеп киткәннәр, ә сабак­лары неп-нечкә, кояш булмагач, көчләре юк. Чәчәкләре дә - кысыр чәчәк, чөнки салкында бал кортлары очмый, серкәләндерүче булмагач, үсемлек җимешләнми. Табигатьнең идеаль баланста гына тиешле уңыш бирә торган системасы тәмам көйсезләнде.
Хәзер авыл халкы, элеккеге кебек, арт бакчаларын тутырып бәрәңге утыртмый. Ярты бакчасына йә печән, йә чөгендер чәчә. Печән шәп булды быел үзе. Куе, сусыл... Тик аны җыеп алырга гына мөмкинлек булмады. Яңгыр аркасында, күп кеше чаптыра да алмый калды печәннәрен, чабылган печәне дә җыелмыйча череп ята. Инде көннәр шулай дәвам итсә, азык әзерләү бик авыр булачак, димәк, теләгән кадәр малыңны да асрый алмаячаксың.

Авыл әбиләре каникулга кайтып тулган оныкларына түзә алмыйлар: тегеләре кыш буе кысылып торган энергияләрен кая куярга белми, котырынып, өйләрендә сугышып ята. Көне әйбәт булса, иртән битләрен дә юмыйча урамга чыгып китеп, төшке ашын да ашарга кайтмыйча югалып йөри торган балалар инде югыйсә. Бу яңгыр аларга да рәт калдырмый - су коенырга дип әзерләп куйган тутырылмалы түгәрәкләр, балык тотарга дигән кыйммәтле кармаклар тик ята.

Мондый көннәрдә иң әйбәте - аягыңа резин итек киеп, зонтигыңны кыстырып, кулыңа чиләк тотып, йә җиләккә, йә гөмбәгә урманга чыгып китү! Быел җиләк узган елгы рекордларны уза алмаса да, хәйран күп күренә. Каен җиләге дә, җир җиләге дә мулдан. Каен җиләге кайбер җирләрдә суланып җеби башлаган инде башлавын, тик бүген-иртәгә чыгып китсәгез, җыеп өлгерәсез әле. Ә җир җиләген бер атна-ун көн көтәсе булыр. Әлегә ул ваграк та, яшелрәк дә.

Хәзер авыл тирәсендә телевидение тапшыруларының иң югары рейтинглы арасы - һава торышын әйтә торган вакыт. Ышаналар ышануын, тик телевизордан июльне дә коры була дигәннәр иде... Халык дүрт күз белән җәйне көттте. Синоптиклар көннәр аязып китәчәк дип фаразлаган иде, ниһаять, җылытты бит! Җәй көне җәйне сагынып яту бер дә кызык түгел икән...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading