16+

Җырчы Лилия Муллагалиева ярдәм сорый

«Бу аяныч хәл тормыш иптәшем Илсурның туган авылында булды. Ярдәм итә алган һәркемгә Алланың рәхмәте яусын. Мондый хәсрәтләрдән Аллаһым үзе сакласын», дип язган җырчы үзенең инстаграм сәхифәсендә. 

Җырчы Лилия Муллагалиева ярдәм сорый

«Бу аяныч хәл тормыш иптәшем Илсурның туган авылында булды. Ярдәм итә алган һәркемгә Алланың рәхмәте яусын. Мондый хәсрәтләрдән Аллаһым үзе сакласын», дип язган җырчы үзенең инстаграм сәхифәсендә. 

«Кадерле дуслар һәм битараф булмаган кешеләр, шундый авыр вакытта эчкерсез рәхим итүегезне сорыйбыз!!!

Арча районының Иске Ашыт авылында минем 80 яшьлек күршемнең бердәнбер йорты янып бетте. Бөтен нәрсәсе янып бетте: көнкүреш техникасы, җиһазлар! Әби документларны гына алырга өлгергән. Хәтта икмәккә дә акчасы юк. Әби инсульттан соң, әле күптән түгел генә улын җирләгән.

Бердәнбер торагын һәм милкен югалту сәбәпле, янгыннан соң, яңа торак төзү өчен матди ярдәм күрсәтүегезне сорыйм.

Әби теләсә нинди ярдәмгә бик шат булачак!

Алдан ук барыгызга да зур рәхмәт!

4817 7602 4798 3178 - Саклык банкы картасы номеры

5536 9137 7010 4822 - Тинькофф картасы номеры

89503241566 - карталар шул телефон номерына беркетелгән», дип мөрәҗәгать иткән җырчы үзенең дусларына һәм җанатарларына. 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading