16+

Эчеп тә күрсәтәбез инде...

Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, алкоголь продукциясе җитештерү һәм аны реализацияләү өлкәсендә тәртип бозу очраклары елдан-ел арта бара. Шулай ук ялган аракы белән агуланучылар саны да үсә.

Эчеп тә күрсәтәбез инде...

Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, алкоголь продукциясе җитештерү һәм аны реализацияләү өлкәсендә тәртип бозу очраклары елдан-ел арта бара. Шулай ук ялган аракы белән агуланучылар саны да үсә.

Бу хакта 3 октябрьдә «Татмедиа» ААҖдә узган матбугат конференциясендә әйтелде. ТР Дәүләт алкоголь продукциясе инспекциясенең җитәкчесе И.Марченко белдергәнчә, агымдагы елның 8 аенда алкогольле продукцияне лицензиясез сатуның 109 очрагы ачыкланган. Узган ел бу күрсәткеч 57 генә булган. 2010 елда дәүләт пошлинасының күләме 40 меңгә хәтле арттырылган иде. Күп кенә эшмәкәрләр өчен бу зур сумма һәм алар күләгәдә калуны кулайрак күрә. Лицензиясез саткан өчен штраф кына аларны куркытмый, чөнки аның күләме бик аз.
Өстәвенә, республикада өй шартларында җитештерелгән спиртлы эчемлек сату мәсьәләсе дә хәлне катлауландыра. Татарстан буенча ЭЭМның коррупциягә каршы һәм икътисади куркынычсызлык идарәсе бүлеге башлыгы Р.Нәримановның әйтүенчә, иң күп хокук бозу очраклары Казан, Алабуга һәм Әлмәт шәһәрләрендә. Шулай ук Чүпрәле, Мамадыш һәм Саба районнарында теркәлгән. Тулаем штрафлар күләме 285 мең сум тәшкил иткән, 52 җинаять эше ачылган.
Быел Татарстанга ясалма аракы кертүнең 5 каналы ачыкланган: Башкортстан Республикасы, Воронеж, Курган, Оренбург һәм Түбән Новгород өлкәләре.
Алкоголизм белән хроник авыручылар саны узган елгыга караганда 6,6 процентка арткан. Балалар арасында бу чир белән авыручылар соңгы өч елда ачыкланмаган. Яшүсмерләргә килгәндә, мондыйлар күбрәк Чаллы шәһәрендә, Азнакай, Яшел Үзән, Әлмәт, Лениногорск һәм Октябрь районнарында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading