16+

Иң дөрес исем

Авиатөзелеш районы совет заманында иң куәтле, алга киткән авиация заводлары урнашкан төбәк булганлыктан, профсоюз оешмалары спортчылар әзерләүгә аеруча игътибарлы булды. Спорт завод яшьләрендә һәрвакыт кызыксыну, омтылыш уятты. Бүген бөтен җиһанга танылган «Ак Барс» хоккей һәм «Рубин» футбол командалары Моторлар төзү һәм Горбунов заводларының спорт базасы җирлегендә оештырылып, зур спорт мәйданнарына...

Авиатөзелеш районы совет заманында иң куәтле, алга киткән авиация заводлары урнашкан төбәк булганлыктан, профсоюз оешмалары спортчылар әзерләүгә аеруча игътибарлы булды. Спорт завод яшьләрендә һәрвакыт кызыксыну, омтылыш уятты. Бүген бөтен җиһанга танылган «Ак Барс» хоккей һәм «Рубин» футбол командалары Моторлар төзү һәм Горбунов заводларының спорт базасы җирлегендә оештырылып, зур спорт мәйданнарына чыкты.
Социалистик шәһәрчектәге матур бакча-парк та, андагы стадион да авиация сәнәгатендә эшләүчеләр ярдәме, тырышлыгы белән ясалды, төзелде. Безнең яшьлек еллары нәкъ менә шушы мәдәният һәм спорт учакларында узды. Цехларда хәтта хоккей кәшәкәләре һәм хоккей алкалары эшләп чыгару да җайга салынды.
Бүген төзелеп ята торган, вакытлыча «Завод», «Воровский» дип атала торган метро станцияләрен киләчәктә «Рубин бакчасы» яки «Рубин станциясе» дип атау иң дөрес исем булыр шикелле. Авиация заводлары бүген бар, иртәгәсен белгән юк. «Ак барс» исеме шәһәребездә болай да күп бирелде инде.
«Рубин» исемен бирү спортчыларга, аларның җанатарларына һәрвакыт илһам, хезмәттә дәрт, җиңүләргә ирешүгә даими кодрәт биреп торачак.
Ә «Воровский» станциясенә исем эзләп тә торасы юк. «Яңа вокзал», «II нче вокзал» яки «Төньяк вокзал» дип атау Казан шәһәре, гомумән, барлык тимерьюлчылар күңелендә лаеклы, онытылмас урын алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading