5 нче маршрутта тизйөрешле трамвай йөри башлады
Казанда 7 майда «Казан-1» тимер юл вокзалы - «Кояшлы шәһәр» арасындагы 5 нче трамвай маршрутында өч секцияле тизйөрешле трамвай йөри башлады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚

Казанда 7 майда «Казан-1» тимер юл вокзалы - «Кояшлы шәһәр» арасындагы 5 нче трамвай маршрутында өч секцияле тизйөрешле трамвай йөри башлады.
Тәүге пассажирлар сыйфатында яңа транспорт чарасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин да утырып барды. Президент «Кояшлы шәһәр» микрорайонында трамвайга утыргач, техниканы кызыксынып күзәтеп, кәрәзле телефонына берничә фоторәсем дә төшереп алды.
«Академик Глушко урамы» тукталышында Президент һәм аның янәшәсендәге җитәкчеләр дә трамвайдан төштеләр. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов соңыннан журналистларга Президентның яңа трамвайдан канәгать булганлыгын җиткерде. «Трамвайның сәгатенә 80 километр тизлектә йөри алуы, салонда җылы һәм уңайлы булуы Президентка ошады», - диде Әсфән Галәвов.
Казанга әлегә 2 берәмлек яңа трамвай кайткан. Берсе маршрутка куелды, иптәше ике атнадан соң йөри башлаячак. Шәһәргә быел 20 берәмлек тизйөрешле трамвай кайтачак.
«Быел барлыгы 30 яңа трамвай сатып алыначак. 10 берәмлек тәбәнәк идәнле гадәти трамвай 11 нче маршрутка куелачак. 15 майдан Казанга 30 берәмлек яңа троллейбуслар да кайта башлый», - диде Әсфән Галәвов.
5 нче трамвай маршрутында көн саен уртача 14 мең кеше йөргән. Тизйөрешле трамвайлар пассажирлар санын 40 меңгә кадәр арттырыр дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Күченү турында хәбәр итмәсәң, штраф түлиячәксең
-
#Кыскача яңалыклар
Арча районында көрәшче егет Нәсим Габидуллинны соңга юлга озаттылар
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Казан сәнгать мәктәбенә укучысының уңышлары өчен рояль бүләк итте
-
#Кыскача яңалыклар
22 елга хөкем ителгән
-
#Төрлесе
«Докерларны хәтта чит илгә дә алып киттеләр»
Комментарийлар