16+

Балтачта “Аулак-өй батлл”: “Аулак өйдә бик күңелле, безнең кайтасы килми!”

“Аулак-өй батлл” үз эшен дәвам итә. Бу атнада Балтачта “Аулак-өй”  бәйгесенең район турына нәтиҗә ясадылар. Район турында 5 команда ярышты.

Балтачта “Аулак-өй батлл”: “Аулак өйдә бик күңелле, безнең кайтасы килми!”

“Аулак-өй батлл” үз эшен дәвам итә. Бу атнада Балтачта “Аулак-өй”  бәйгесенең район турына нәтиҗә ясадылар. Район турында 5 команда ярышты.

Алар арасында Кенәбаш, Көшкәтбаш, Сәрдек, Субаш, Борбаш авылының сәнгать юлында армый-талмый эшләүче мәдәният хезмәткәрләре генә түгел, шушы авылның талантлы кешеләре дә күп иде. 

Биредә районкүләм  “Аулак өй – баттл ” бәйгесе 9 ноябрьдән алып 18 ноябрьгә кадәр 4 зонада  – Карадуган, Борбаш, Пыжмара, Яңгул мәдәният йортларында алып барыла. Барлыгы 28 мәдәният учаклары үзара көч  сынашкан.  Халкыбызның йолаларын үз эченә алган “Аулак өй “ бәйгесе китап укуны, татар әдәбиятын белүне дә төп максат итеп куя.  “Аулак өй”дә катнашучыларны интеллектуаль һәм музыкаль яктан сыналалар. 
Балтачтагы бәйгене Казаннан кайткан мөхтәрәм кунаклар да, мәртәбәле жюри да күзәтте. Беренче бүлектә танышу, музыкаль сәламләү өлешендә һәрбер авыл командасы үзе белән таныштырып кына калмады, осталыкларын да, сәләтләрен дә күрсәтергә өлгерде. Без бигрәк тә аларның киемнәренә игътибар иттек. Һәрбер як үзенең якты образын алып  килгән иде.  

  Халкыбызның гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү максатыннан оештырылган «Аулак өй – баттл» әдәби көрәш форматында узуы да сер түгел инде. Аны үз вакытында Сәрия Закирова җитәкчелегендәге шагыйрәләр командасы үзләре үк башлап җибәргән иде. “Язучыны танып бел” дип аталган икенче бүлектә “Аулак-өй-баттл” республикакүләм проектының идея авторы һәм җитәкчесе Сәрия Закирова үзе командаларга шигырьләр һәм поэмалардан өзекләр укыды.

Бер минут эчендә командалар җавап әзерләп әйтергә тиеш иде. Сибгат Хәким, Һади Такташ, Фатих Кәрим, Хәсән Туфан, Гөлшат Зәйнашева кебек танылган шагыйрьләрнең шигырьләре исебездә калганмы? Бирем шактый җитди булса да, балтачлылар сынатмады.
Өченче бирем тизәйткечләр белән бәйле булды.  Конвертлар  эчендә тизәйткечләр  яшеренгән, аларны дөрес итеп төзергә кирәк. Һәрбер командага аерым тизәйткеч бирелә.
Илһам җырлый, илһам килсә,
Илһамның бар аһәңе.
Илһам абый белә микән

Халык биргән бәһане кебек тизәйткечләрне дөрес итеп төзүчеләр дә. Үзләре яңа тизәйткечләр уйлап табучылар да булды. “Тәңкә салыш уены”ында да командалар шулай ук җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Алдагы бишенче биремдә халык җырларын башкару төп шарт иде. Соңгы биремдәге җәза – такмаклар әйтү, аларны язып күрсәтүгә бәйле булды. Мәсәлән, “йөзек”сүзен кертеп, дүртюллыклар такмаклар язып күрсәтергә кирәк. 

Заманча “Аулак өй” – менә шундый, үзгә бер ярыш. Бәлки ул безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, “Аулак өй”нең заманча бер формасы булып кына калыр, әмма шунысы хак – шактый эчтәлекле, җыр-биюләргә бай үтте Балтачтагы “Аулак өй – батлл”. Жюри нәтиҗә ясаган арада Чапшар авыл клубы, Норма мәдәният йорты һәм “Балкыш” җыр-бию ансамбле чыгышларын карап хозурландык.

Райондашлары, бик күп җырлар авторы Ренат Гәлиәскәров, Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары челтәре директоры Раил Садыйков бәйгедә  катнашкан коллективлар  матур чыгышлары белән котлап үтте. Район турына әзерләнгән командалар арасында җиңүчеләрне билгеләп, аларга 500 сумлык сертификат тапшырдылар. “Иң иҗади команда” – Арбор мәдәният йорты, “Иң җанлы команда” – Чапшар авыл клубы, “Иң бердәм команда” – Яңгул мәдәният йорты, “Тамашачы мәхәббәте” – Норма мәдәният йорты һәм “Иң үзенчәлекле команда” булып Шубан мәдәният йорты танылды.

Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары  Илшат Галимуллин бәйгедә  катнашкан авылларны эчтәлекле чыгышлары белән котлап, сәхнәдә көч сынашкан командалар арасында да җиңүчеләрне атады. Беренче урында Субаш авылының “Субаш йолдызлары” командасы җиңү яулап, 5000 сумлык сертификат белән бүләнде. Икенче урында – Көшкәтбаш авылының “Ядкәрь” һәм Борбаш авылының “Борбаш” командалары. Алар 3000 сумлык сертификат белән бүләнделәр. Өченче урында исә Сәрдек авылының “Җәүһәр” командасы.  Алар 1500 сумлык сертификат, дүртенче урын – Кенәбаш авылының “Кенәбаш йолдызлары” командасы. Алар 1000 сумлык сертификат бирелә. 

“Аулак өй”дә бик күңелле, безнең кайтасы килми!” дип җырладылар Балтачта. Әлегә “Аулак өй – батлл” тәмам, әмма ул алга таба да дәвам итәчәк. Проектны оештыручылар белдерүенчә, биредә җиңгән команда Киров өлкәсенең Шон авылына барачак. 
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading