Шәһри Казан

Биләр: Хуҗалар тавы, Изге чишмә

«ШК» өр-яңа акция башлап җибәрә: без Татарстанның изге урыннарын барлыйбыз. «Изге» дигән сүздән дини-фәлсәфи мәгънә эзләвебез түгел, изге сүзенә бу очракта безнең өчен кадерле, якын, күренекле дигән мәгънәне салдык. Әйтик, Азнакай өчен ул - Чатыр-тау, Арча өчен Тукай туган Кушлавыч авылы, Казанда - Кремль яки Камал театры мәйданы... Саный китсәң,...

Реклама

Газета битләрендә «Татарның изге җирләре» дигән рубрика ачу идеясе тугач та, уйга килгән иң беренче урын, әлбәттә, Биләр шәһәрлеге янындагы Изге чишмә булды. Татар яшәгән җирлектә изге чишмәләр яки «изгеләр чишмәсе» дип аталып йөргән чишмәләр күп, азмы-күпме изге таулар, агачлар һәм башкалар бар. Тик шулар арасында Биләр аерым бер урын алып тора.

Милләт йөрәге
Биләрдәге Изге чишмә турында «Татар милләтенең йөрәге шушында» дип әйтү дә һич ялгыш булмастыр. Республиканың Алексеевск районы биләмәсендәге Биләр авылы янындагы тау һәм чишмәне халык гади генә итеп «Биләр чишмәсе» дип йөртә. Ә янәшәдәге тауның атамасы - Хуҗалар тавы. Электән, бик электән йөри тәнгә сихәт, җанга дәва эзләп халык монда. Шушында килеп мәңге чишелмәстәй тоелган проблемаларыннан котылгандистәләрчә кешене беләм. Хәер, алай гына түгел, озак еллар бәби таба алмый азапланып, шушында килеп тәңредән, тау, чишмә ияләренннән ярдәм сорап бала тапкан хатыннарны, ата булу бәхетенә ирешкән ирләрне, чирләреннән котылучыларны беләм.

Күңел сулкылдап торганга, тагын шул якка чыгып киттем. Дөресрәге, туганнар белән бардык бу юлы Изге чишмәгә. Август якшәмбесе. Халык бик күп. Күпчелеге татарлар, әлбәттә. Элегрәк чишмәгә татарлар корбан чалырга чәршәмбе (борынгыча «кан көн»), чуашлар - җомга (янәшәдәге Шәмә авылы чуаш карчыкларының «Йома - песнең изге көн» дип сөйләнеп монда җәяүләп килгәннәрен хәтерлим әле мин), урыслар якшәмбе килгәннәр. Хәер, ул традицияне әле дә саклаучылар бар.

Биләргә Казаннан бару бик уңай - Алексеевскига кадәр барасы да (анысы Казаннан 90 чакрым), тагын 45 чакрым Биләргә таба керәсе. Юл күрсәткечләре бар, юлы яхшы.

Биләр чишмәсе - нефтьчеләр тарафыннан төзекләндерелгән, соңгы елларда, бигрәк тә «Сәләт» лагеренә дә юл бу тирәдән үтә башлагач, хөкүмәт тарафыннан да бераз игътибар бирелә башлаган урын. Чишмә тирәләрендәге сукмаклар таштан җәелгән, гаилә белән җыелып утыру өчен, корбан чалырга, казан асарга урыннар ясалган. Быел ул урыннарның саны тагын да арткан, чишмә суы да элекке кебек агач арасына кереп югалмый, матур, төзек бер күлгә җыела.

Килдек. Көч-хәл белән казан асарга урын табып урнаштык. Ата-бабалар рухына корбанга сарыкны авылдан ук чалып килгән идек. Астык казанны, самавырны тергезеп җибәрдек. Янәшәдә генә кемнәрдер нәзер корбаны чала. Андый эш өчен урын ипле монда, чиста, калдык-постык салырга савытлар каралган, су китерелгән. Гаҗәп, шушындый кызу көндә дә күпләп мал суелган, ризык пешерелгән җирдә ичмасам һич бер чебен булсын. Туганнар учак тирәсендә калды, мин Изге чишмә биләмәсе буенча киттем.

Биләрне бу якның олылары әле дә Бүләр дип искечә аташтыра. Бу тирәләрдә моннан берничә мең ел элек тә кешеләр яшәгәнлеге билгеле, ләкин Биләрнең сакланган өлеше - бары тик Алтын Урда чорыныкы гына. Хуҗалар тавы астында, Изге чишмә территориясенә кергән урында соңгы елларда төзелгән тарихи музей экспонатлары да шул хакта сөйли. Кечкенә генә булса да, музей бик кызыклы, зәвыклы итеп эшләнгән. Янәшәдә, чишмә территориясенә кергәнче, сатучылар тора. Су алыр өчен пластик шешәләр, китаплар, кием-салым, башка вак-төяк сатып торалар. Машина кую урыны бар. Эчке якта кечкенә генә кафе да эшли, тамак ялгап, чәй эчеп чыгарга була.

Заманында «Великий Город» - Олуг Шәһәр атамасы алган Бүләр - Биләрнең чын тарихы әлегә кадәр ныклап өйрәнелмәгән дияргә була. Хәер, тау да, чишмә дә кала урыныннан шактый чиктә. Музейны карап чыккач таштан салынган сукмак буйлап киттем. Агачлар арасындагы өстәл-утыргычлар белән көйләнгән чатырларда гаилә-гаилә халык утыра. Казаннарда ит пешә, самавырлар кайный. Кемдер шашлык кыздыра. Сирәк кенә ниндидер дога укулары ишетелеп китә. Ялгыз гына уйланып йөрүчеләр дә күп. Монда һәркем нидер эзләп килә. Чишмә суы алырга исә зур чират. Савытымны тотып шул чиратка барып бастым. Су алганчы ук кесәдәге берничә тимер акчаны су агып чыккан җиргә ташладым. Йоласы шундый. Нидер аласың икән, нидер бирергә дә кирәк. Үз уйларыма чумып тора идем, ап-актан киенгән бер кеше: «Сәлам, брат», - дип дәшкәч, сискәнеп киттем. Әбинең: «Балам, ят кешегә каты бәрелеп дәшмә, Хозыр-Ильяс булуы бар», - дигәннәре искә төште. Ләкин әлеге кеше нәрсәсе беләндер Хозыр-Ильяска ошамаган иде. Мишәрчә акценты беләнме шунда? Ульяннан килгән. Үзен мулла дип атый, Рәшит исемле. Тумышы белән Чүпрәле ягыннан ди.

- Бу юлы бер автубыс кеше алып килдем, - ди.

- Соң, хәзрәт, минәйтәм, дин әһелләре монда йөрүне гөнаһ саныйлар түгелме соң?

- Наданнар алар, - дип кырт кисте хәзрәтем.

Бераз тарих
«Хуҗалар тавы яки ЯЛГАН ХАҖ» дигән әсәр язган Габделгалләм Габделбәдих улы Рәшиди Чиртушины искә төшердем. Хәзрәтем көлде генә. - Ниятең изгедәме - кил. Монда начар ният белән йөрүчеләр килми. Наданнарны тыңлама, - диде ул, савытына Изге Чишмә суы тутыра-тутыра. - Мин өч тапкыр хаҗда булган кеше, белми сөйләмим.

Шулай да, гәҗит укучыларга да Чиртуш авылы мулласы Габделгалләмнең татарларның Хуҗалар тавына йөрүен үзенчә бик тәнкыйтьләгән булып язган «әсәр»еннән берничә куплет китереп китү кирәктер дип саныйм.

...Безнең якта әүвәлдә бер шәһәр булган,
Аның да исеме булган икән Биләр.
Шул урында хәзер дә бер авыл бар,
Исемене Билярски село, диләр.

Ул селода һәр атнакич булган көнне
Җыеладыр сәүдәгәрләр, була базар.
Кырында - куе урманлы бер биек тау,
Тау эченнән агып чыккан чишмәсе бар.

Бу чишмә Ганг суы кебек мәшһүр,
Тавына да хуҗалар тавы, диләр.
Надан халык җилкәсен кимерергә
Карт муллалар корып куйган авы, диләр.

Бер сырхау кеше барса муллаларга,
«Барып, корбан чал - диер - хуҗаларга»!
Ел да барып, бер сарык чалыр булсаң,
Якын кеше булырсың син аларга!

Берәү теше, берәүнең башы авыртса,
Я бер-бер кайгылы эшкә керсә,
Хуҗаларга барып корбан чалыр идем,
Диеп нәзер әйтә алар, ярдәм бирсә.

Надан мулла әйтә сарык суючыга,
Алдына итен пешереп куючыга:
«Фәлән агай, кил, үзең дә бергә аша,
Бергә ашасаң гына, гөнаһларың бар да чыга...


Тулы вариант

Тулысы белән ул 1909 елда «Үрнәк» типографиясендә басылып та чыккан. Тик мондый муллалар сүзенә карап кына халык Хуҗалар тавына да, Изге чишмәгә йөрүдән дә туктамаган, әлбәттә.

Совет чорында Изге чишмәне бульдозер белән күмдереп тә карыйлар, тик ул тагын бәреп чыга һәм, кача-поса булса да, халык монда йөрүдән туктамый. Ләкин XX гасыр башында муллалар тарафыннан тәнкыйтьләнгән гамәл - элекке Биләр шәһәре янындагы Хуҗалар тавына, Изге чишмәгә йөрү, кайберәүләр әйткәнчә, шул соңгы чорда гына башланмаган. Әйтик, татарларның Биләр янындагы Изге чишмәгә Тауга якын-тирәдән генә түгел, бик ераклардан да килеп йөрүләре, корбан чалулары турында XVIII гасырда , төгәлрәге, 1770 елларда ук бу җирләрдән үткән Николай Рычков та язып калдырган. Биләр шәһәре калдыклары турында язганнан соң ул: «Противу (орфография саклана. - И.Ш.) самых развалин сего старинного города, от Билярска верстах в трех к северной стороне, на верьху высокой горы есть еще другие остатки каменных зданий, сделанные на подобие палат. Они те самые, которые на конце вышеозначенной выписки показаны, и тут без сомнения погребен был так названный Царь Балын-Газя. Корыстолюбивые искатели подземных сокровищ, признавая во всех древних местах богатства, разрушили и сии здании до основания; но думаю, что они в них ничего более не находили, как только один прах согнивших трупов и костей. Вокруг видимых ныне развалин находится множество стоящих и в землю утвержденных камней, которых вышина составляет два аршина с половиною; и протчие части камней соответствуют сей стоящей грамаде. Сие кладбище называют здешние жители Балын-Гус. Магометанцы не только здесь живущие, но и башкирцы из отдаленных мест съезжаются летом к сим развалинам, признавая их местами священными. Они веруют, что внутрь каменных зданий погребены их святые, которые не только в жизни своей, но и ныне еще делают различные чудеса. Набожность и суеверие сих народов достойно так же особливого описания: ибо некоторые из них, собирающиеся на место сего моления, от самой подошвы до развалин находящихся на берегу горы, идут падши на колена свои; почитая святых, чтут они и источник вытекающий из сея горы. Воду его называют они священною, представляя себе, будто бы святый их, который жил близ его, вкушал и обмывался в сем источнике: и для сего наливают они ею нарочно привозимые с собою сосуды, и увозят по своим домам, признавая, что она исцеляет их от многих болезней. По окончании ж обыкновенных молений сходят они на низ горы, где убивая гусей, овец и других животных, приготовляют в честь своих святых, и для празднества своего наилучший обед, и не только те, которые съехались для моления, но и Христиане, из любопытства смотреть их приходящие, могут быти участниками их празднования и веселостей. Почтение к сим развалинам остались между Татарами от времен праотцов их, бывших обладательми сея страны. Можно узнать оное из слов, видимых во владенной крепости Билярских жителей. Татарские цари приставляли беспрестанную стражу ко гробу Балын Гози, и хранителями сего священнаго места были шесть нарочно избранных мужей. Когда Казань и все области великия Татарии покорены были под власть Российских царей, то в то же самое время (будучи без призрения) разрушилась и священная палата. Спустя несколько времени Татары вспомнив древнюю свою набожность, просили новых Государей своих, дабы позволено им было возобновить упадший и разоренный храм. Сие им было позволено, и они немедленно построив новую палату, поселили тут несколько домов из роду тех людей, кои были приставлены во время Татарских царей, и они должны были быть стражею и хранителями сего места по их старинному обычаю», - дип өсти.

Шулай ук XVII гасырда Казан өязенең Ясаклы һәм йомышлы татарлары, морзаларның рус патшасына мөрәҗәгате дә сакланган. Ул «Мельников актлары» дип аталган җыентыкта тулысы белән бар. Бу документны анализласаң, XVI гасырның беренче яртысында ук Казанда Сафа Гәрәй хан утырганда Балынгуз (Хуҗалар) тавында бәлки чыннан да Мәлем Хуҗа атлыдыр, ләкин Чыңгыз нәселеннән булган (Царь диелә бит) кеше кабере өстенә төрбә салдырган, аны даими саклаганнар. Казан егылып 100 елдан артык вакыт узгач та, татарлар, патшага мөрәҗәгать итеп, җимерелгән Төрбәне торгызуга ирешәләр (монысын археологик табылдыклар раслый). Димәк, татарларның бу җирләрне изге итеп каравы, әз дигәндә, XV гасырлардан ук килә. Дөресрәге, Аксак Тимер килеп Биләрне җимергәнче үк бүгенге Хуҗалар тавы да, аның янындагы Изге чишмә дә бүген дә сакланган Тәңречелек йолаларын үтәү урыны булган дияргә тулы нигез бар.

Бүген дә сакланган дип әйтүемнең тагын бер сәбәбе бар, Хуҗалар тавына 444 баскыч менгәндә бер каберлек бар. Чуашлар (мәҗүси чуашлар) аны Айша-Батман (татарча Гайшә-Фатыйма имче кабере, диләр) каберлеге дип атаган. Бүген дә шунда кемнәрдер, серле генә, корбаннар чала, кичен Биләр чишмәсенә килсәң, шактый серле кешеләр очратырга мөмкин. Чишмәдән тауга менгәндә утыргычлар куелган, чуашлар Юпа дип атый торган, кешесыманрак итеп эшләнгән агач багана утыртылган җир бар. Анда бүген дә вак корбан чалгалыйлар. Белүчеләр Айша-Батман кабере шушы диләр.

Бу тирәләрдәге, хәер, гомумән, тирә-яклардагы агачларга меңнәрчә тасма бәйләнгән. Теләк теләп бәйлиләр аларны. Бу йола Алтайдан ук килә. Анда да Изге чишмәләр янында шундый ук тасмалар. Анда аларны чалама дип атыйлар (бездәге алама сүзе). Кеше Тәңредән, Тау, Чишмә ияләреннән, ата-баба рухыннан ярдәм сорап монда килә икән, тасма бәйләү аның теләген гәүдәләндерә. Тау буенча югарырак - элекке күзәтү башнясы, кечкенә кирмәнчек урыны. Тагын да өстәрәк - зур-зур ташлар. Монда килүчеләрнең күбесе, шул ташлар тирәли, кояш уңаена теләкләр теләп, өч яки җиде тапкыр әйләнә...

Чишмә
Биләрдәге чишмә суы чыннан да уникаль. Еллар буе торса да, бозылмый. Бер елны үземчә тәҗрибә ясап караган идем - ике бодай бөртеген ике аерым савытка утыртып, берсенә - гади су, икенчесенә Биләр суы сипкәләп тордым. Изге чишмә суы сипкән бодай үсентесе тиз арада иптәшеннән ике тапкыр зуррак булып үсте. Кемнәрдер бу суның бозылмавын аның составында көмеш күплек белән аңлатырга маташа. Галимнәр, монда көмешнең катышы юк, диләр.

Ничек булса да, Изге чишмә суын эчеп йөзләгән, меңләгән кеше сихәтләнә. Хәзер монда чишмә суы белән коену өчен махсус урыннар да эшләнгән. Коену кабиналары янында да чират. Керәсең, чишенәсең һәм бер чиләк суны өстеңә коясың. Башта тәнне өтеп алгандай була, аннан искикеч рәхәтлек, җиңеллек, күккә менәрдәй көч тоясың үзеңдә. Коену кабиналарыннан ир-атлар ухылдаганы, хатын-кыз чинаштырганы ишетелеп тора. Коенып чыгучыларның йөзләрендә шатлык. Ниндидер сере бар бу суның. Ялгышмасам, Татарстандагы иң зур агач та шушы чишмә суы агып чыккан җирдә үсә иде.

Халык бихисап. Кемнәр кайлардан килгәнен сораштырам. Татарстанның күпчелек районыннан, Самара, Оренбург, Ульян якларыннан, Башкортстаннан килүчеләр бар. Күбесе - гаиләләре белән. Сөембикә апа Питрәч районыннан килгән. Үзе сиксәннең өстендә инде.

- Балалар алып килде, әле дә килгәнмен, үзебездә шундый җир булганда килмиләр димени инде, балам? - диде ул миңа, сораша башлагач.

Әлмәт ягы авылларыннан кеше күп. Кулымдагы фотоаппаратны күргәч, бер төркем яшьрәкләр:

- Безне дә төшер әле, абый, - дип үтенделәр.

Шул ук Питрәч, Саба якларыннан килгәннәр икән.

Корбан чалучылар да күп. Корбан чала торган урынга җирле мулла рекламасын да ябыштырып куйган, ягъни исеме белән телефонын язган. Кирәксенгән кеше шалтыратып дәшә ала корбан чалганда. Тау астына, аулаккарак барып утырдым. Моннан җиде-сигез еллар элек фотограф Дмитрий Бунтуков белән
искиткеч күренешкә тап булган идек без монда. Кичен чишмәгә кердек. Тау астында басып торабыз. Тау битендә нидер кыштырдый. Игътибар белән карасак, тау битендә йөзләрчә, меңнәрчә елан шуыша. Дима - профессионал, кеше ышанмас дип, шунда ук фотога төшерергә тотынды. Еланнарның төрлесе бар иде анда, бер-берсенә уралганнары да күп иде. Биш-ун минуттан алар яфрак, үлән арасына кереп юкка да чыкты. Фотолары сакланадыр әле, берничәсен газетага да бастырган идек. Алтайдагы бер багучыдан бу хәл турында сораган идем:

- Ул җирегез чыннан да изге, елан - салкын канлы хайван, җирнең энергетикасы бик көчле урынга, елга ике-өч тапкыр шулай җыела алар. Андый хәлне күрүегез - бәхет эше, - дип аңлатты.

Изге чишмә янына килүгә, ничектер бөтен борчулар онытыла, күңел тынычлана. Араларына кара песи кергән парлар да монда күпләп килә. Шушында кулга-кул тотышып йөрсәң, мөнәсәбәтләре җайланып китә ди.

Биләр шәһәрлеге янындагы Изге чишмә, Хуҗалар тавы турында бик күп итеп язып булыр иде. Ләкин артыгы нигә? Кызыксынган, күңеле дәшкән кеше теләсә кайсы вакытны килеп китә ала ич монда. Ә менә янәшәдәге Биләр шәһәрлеге калдыклары турында бер аерым язарбыз әле.

Автор фотолары

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 19 июнь 2019 - 17:25
    Без имени
    Здравствуйте. А как можно связаться с директором Святого Источника в Билярске, чтобы забронировать большой стол? Заранее спасибо.