Шәһри Казан

Чүпләрнең күләме дә, "эчтәлеге" дә үзгәрде: каты көнкүреш калдыклары полигоны быелның язына төзелеп бетә

Казанда узган ел полигоннарга 4 миллион тоннадан артык чүп-чар чыгарылган, 133 мең тонна икенчел чимал кабаттан эшкәртүгә җибәрелгән.

"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Лобов хәбәр иткәнчә, Мамадыш трактындагы "Восточный" каты көнкүреш калдыклары полигоны быелның язына төзелеп бетәчәк. Полигонның 1нче картасында, ягъни участогында чүп туплау чокыры ясалган, юллар сузылган инде. Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарындагы көнкүреш калдыклары "Восточный"га китереләчәк. Казансу елгасы аръягындагы Киров, Мәскәү, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарына Химическая урамы, 33 адресындагы полигон хезмәт күрсәтәчәк.
-Башкалада бүген Химическая урамындагы полигон гына эшли, шунлыктан андагы чокыр тиз тула бара. Биредә 2017 елның икенче кварталына тагын бер чокыр (карта) төзеләчәк, нәтиҗәдә полигон чүпләрне 2030 елга кадәр кабул итә алачак, - диде Александр Лобов.

Самосыр полигоны ябылды, хәзер аны ком-балчык түшәп томалау эшләре үткәрелә. Ләкин, докладчы әйткәнчә, Самосыр полигоны үзенең карамагына кермәгән җир кишәрлегенә чүпләрне туплауны һаман дәвам итә икән.

Мэр Илсур Метшин бу сүзләрне ишетүгә үк, тиешле органнар тарафыннан тикшерүне һәм чара күрүне сорады.
Казаннан көн саен 8 мең куб метр чүп чыгарыла, моны 57 вагоннан торган поезд составы кадәр дип күзалларга мөмкин. Башкаладан көнкүреш калдыкларын чыгару белән "ПЖКХ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять шөгыльләнә. Монан тыш, тагын унлап эреле-ваклы оешма чүп ташуда катнаша. Быелның 1 июленнән чүп ташу эшчәнлегенә лицензия булу мәҗбүри таләп итеп куелачак.

Реклама

Башкалада 2013 елдан көнкүреш калдыкларын кайбер ишегалларында һәм урамнарда төрләренә карап җыю тәртибе үрнәк-тәҗрибә мисалында китерелә. Идел буе районында икенчел чималны (кәгазь-катыргы, пластмасса савытлар) җыю яхшы оештырылганлыгы телгә алынды. Әлеге районда яшүчеләр кабул итү пунктларына көн саен 1,5 тонна икенчел чимал китерә икән. Афәрин! Экологияне дә саклыйлар, азмы-күпме акча да эшлиләр.

- Чүп - зур һәм кечкенә шәһәрләр өчен дә олы мәсьәлә, - дип фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин, - чүпләрнең күләме дә, эчтәлеге дә үзгәрде. Бүген ул бәрәңге кабыгы гына түгел, анда полиэтилен да, пыяла да. Шәһәр ун ел эчендә зур юл узды, тик бу юлда бер көнгә дә тукталып торырга ярамый. Көн саен эшләнә торган эш ул. Чүп чыгару кайчандыр "баш бәласе" иде. Көн туса, күпләп мөрәҗәгать итә иделәр, бүген анысы да санаулы гына. Бу чүп чыгаруның тәртипкә салынганлыгы турында сөйли.



Фото:kazan.aif.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: