16+

 Елга 12-18 яшьлекләрне корбан итеп ала

Татарстанда узган ел 9 бала суга батып үлгән, 11 баланы коткарып калуга ирешелгән. Быел сулыкларда 11 кешенең гомере өзелде, шуның берсе- бала.

 Елга 12-18 яшьлекләрне корбан итеп ала

Татарстанда узган ел 9 бала суга батып үлгән, 11 баланы коткарып калуга ирешелгән. Быел сулыкларда 11 кешенең гомере өзелде, шуның берсе- бала.

 — Сулыкларда күбрәк 12-18 яшьлекләр батып үлә. Үсмерләр теләсә кайда коеналар, масаеп, еракка йөзеп керәләр һәм көчләре бетеп, батып үләләр. Авылларның һәркайсында диярлек буалар һәм инешләр бар. Кечкенә балаларның сулыкларга үзләренең генә баруларына һич тә юл куярга ярамый,-дип кисәтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең сулыкларда кешеләрнең иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Тукай районында шушы көннәрдә суга батып үлгән кызчык фаҗигасен гыйбрәтле мисал итеп китерде ул. Сулыкларның текә ярларында велосипедта йөрү бик хәвефле. Балалар, кайчак, велосипедларыннан егылып төшеп, суга бата. 

— Пляжларда да кагыйдәләрне үтәү зарур, коену чиген (буй) узарга ярамый. Су төбе тикшерелмәгән урыннарда су коену хәвефле. Авылларда өлкәннәр башта су төбен тикшерсен, балаларны күзәтчелектә генә коендырсын. Балаларны кечкенәдән йөзәргә өйрәтү кирәк, бу суга батулар санын киметер иде. Көймәгә утыртылган балаларның коткару жилетлары булуы мәҗбүри таләп,-диде Регина Гаязова.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйткәнчә, быел мәктәп яны лагерьларында балаларны йөзәргә өйрәтү актив төстә алып барылачак.

— Уку елы барышында 46 мең бала йөзү күнекмәләре алды,- диде Алсу Әсәдуллина.

 Сулыкларда су салкын әле, шунлыктан, суда озак тору һәм еракка йөзеп керү фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Пляжларда сабыйларны бер мизгелгә дә күз уңыннан ычкындырмагыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading