Шәһри Казан

Фаҗигадән файда күргәннәр

2001 елның 11 сентябре АКШ халкы өчен никадәр зур фаҗигале көн булганын һәркем белә. Әмма уртак милли кайгыдан үзләренә файда күреп калган америкалылар да булган икән.

Американың хокук сакчылары шушы көннәрдә әлеге намуссыз бәндәләрне кулга ала башлады. Хәзергә гаеп тагылучылар арасында лаеклы ялга чыккан 72 полицейский белән 8 янгын сүндерүче бар, якын арада тагын 50ләп кешене кулга алу көтелә. Бу кешеләр барысы да - 2011 елгы теракт нәтиҗәләре белән көрәшкән затлар. Ахыр чиктә, алар, шул эшләр вакытында көчле психик зыян күрдек, дип лаеклы ялга чыгып, елына 30-50 мең доллар күләмендә дәүләт ярдәме алып ятканнар. Әлеге затларның бюджетка китергән гомуми зыяннары 400 миллионнан артык.
Мошенникларны үзләренең игътибарсызлыгы саткан. Хокук саклау органнары лаеклы ялдагы элеккеге хезмәттәшләренең социаль челтәрләрдәге фотоларында бик актив тормыш рәвеше алып барганнарын күреп алгач, бу бик зур кызыксыну уяткан.
Афераны оештыручылар да инде кулга алынган. «11 сентябрь синдромы»н уйлап чыгарган әлеге 4 бәндә дә кайчандыр дәүләт хезмәтләрендә дәрәҗәле урыннар биләгән кешеләр. Алар, социаль хезмәтләрне ничек алдарга, нинди сүзләр әйтергә, башны ничек тилегә салырга өйрәтеп, сабаклар биреп яткан.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: