16+

Газ өчен түләүне кәрәзле телефоннан гына башкарабыз

Узган елның ахырында “Газпром трансгаз Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте табигый газны кулланучылар – абонентлар белән исәп-хисап ясау һәм үзара элемтә платформасын (ПРиВА) гамәлгә кертте.

Газ өчен түләүне кәрәзле телефоннан гына башкарабыз

Узган елның ахырында “Газпром трансгаз Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте табигый газны кулланучылар – абонентлар белән исәп-хисап ясау һәм үзара элемтә платформасын (ПРиВА) гамәлгә кертте.

– Элекке система 70 төрдәге мәгълүмат базасы аша уза иде, мәгълүматны эшкәртү тизлеге дә заман таләпләреннән калыша башлады. Россия белгечләре үзебезнең яңа платформаны әзерләде. Әлеге платформа абонентларга шәхси кабинет яки мобиль кушымта аша гына да газ өчен исәп-хисап ясарга мөмкинлек бирә. Газ өчен түләүне теләсә-кайсы банк картасы белән башкарырга ярый, комиссия алынмый,- диде “Газпром трансгаз Казань” җәмгыяте генераль директорының икътисад һәм финанс буенча урынбасары Руслан Фәтхелисламов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

 Татарстанда 1,6 миллион абонент табигый газ куллана, шулардан 315 мең кеше газ өчен түләүләр башкаруда яңа платформаны файдалана.
– “Газпром трансгаз Казань” җәмгыятенең сайтында яңа платформа турында барлык мәгълүмат бирелгән. Мобиль кушымта урнаштыру тәртибе күрсәтелгән. Әгәр кемдер мобиль кушымта урнаштыра белмәсә, Татарстан шәһәрләрендәге һәм районнарындагы “Газпром трансгаз Казань” җәмгыятенең абонент пунктларына мөрәҗәгать итсен,- дип киңәш бирде Руслан Фәтхелисламов.

Реклама

Республикада 400 мең абонент, болар күп фатирлы йортларда яшәүчеләр, газ өчен норматив буенча түли. Шәхси йортларда яшәүчеләр ризык әзерләүдән тыш, җылыту чыганагы сыйфатында да кулланганлыктан, газ өчен хисаплагыч күрсәткечләре буенча түли. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading