Шәһри Казан

Илфат Фәйзрахманов: «Казаннан пропискадан төшеп, авылымда теркәлдем»

Бүгенге әңгәмәдәшем - Илфат Фәйзрахманов. Урысча әйткәндә, «Человек с обостренным чувством справедливости» ул. Арча районы егете. Көчле журналист. Хәер, калганнарын үзе турында үзе сөйләсен. - Илфат, белүемчә, син Арча районының Түбән Оры яки Байлар Орысы (Морзалар Орысы дигән атамасы да бар) авылыннан. Бик борынгы авыл ул. Авылыгыз, үзеңнең авыл белән...

Бүгенге әңгәмәдәшем - Илфат Фәйзрахманов. Урысча әйткәндә, «Человек с обостренным чувством справедливости» ул. Арча районы егете. Көчле журналист. Хәер, калганнарын үзе турында үзе сөйләсен.

- Илфат, белүемчә, син Арча районының Түбән Оры яки Байлар Орысы (Морзалар Орысы дигән атамасы да бар) авылыннан. Бик борынгы авыл ул. Авылыгыз, үзеңнең авыл белән бәйләнешең турында беләсе иде.
- Мин авыл малае булып калдым, шәһәрнеке була алмадым. Чыгып киткәнемә 36 ел булса да, хәзер дә мин авылымныкы. Бигрәк тә өч ел элек әнием гүр иясе булгач, күңелем авылымда яши… Шунда өй салып ятам. Хәтта Казаннан пропискадан төшеп, шунда теркәлдем. Күптәнге хыялым - умарталар да кайтарып куйдым. Бакчабыз тулы чия, алмагач. Аларны заманында мин үзем утырткан идем.

Авыл малае булсам да, балачактан «интеллигент» диләр иде. Әдәпле сөйләшүем белән аерылып торганмындыр, ахры. Сүгенмәдем. Бармакны ишеккә кыскан яки ялгыш куелган тырмага баскан кебек ситуацияләрдә генә авыз цензураны «оныта»… Телевидениегә эшкә килгәч, бөтенләй әдәби дөрес сөйләм белән аралаша идем авылдашларым белән дә. Баштарак кылана, дисәләр дә, күнектеләр. Чөнки шулай кирәк. Юкса, бүген эфир диалект белән тулды. Артистлар да сәхнәдә үз телләрендә, хәтта татарга ят телдә сөйләшә: ятлаган сүзләрен декламацияли. Күренеп тора, кадр артында да, сәхнә артында да дөрес сөйләм юк, әле татарча сөйләшсәләр…

- Син заманында телевидение йолдызы идең. «Татар Доренкосы кемне манчыр», - дип шимбәләрен син алып барган тапшыруны көткән чакларны яхшы хәтерлим. «Әйбәт-гайбәт»нең дә рейтингы бик югары иде дип беләм. Телевидениегә килүең һәм аннан китү тарихын беләсе иде. Бүген сагындырмыймы ул чаклар?
- 1987 елда Арчада чыбыклы радиода эшләп йөргән җирдән мине чакырып алдылар телевидениегә. Аңарчы бер ел элек Татарстан радиосында дикторлар конкурсында катнашып, өч турдан да узып, мине төп диктор итеп түгел, ярты ставкага диктор, тапшыруларны чыгаручы редактор итеп алмакчылар иде. Тик эш иртәнге алтыдан башлана… Ә мин Арчада яшим, инде улым туды. Торак юк. Баш тарттым. Бер елдан ТВга килдем. Әгәр миңа укыганда, хәтта армиядә син журналист буласың, дисәләр, ул нинди эш, дип сораган булыр идем. Армиядән кайтуга очраклы рәвештә кереп киттем журналистикага. Артистлык сәләтем дә бар иде бугай. Филармониягә китмәкче идем дә, хатыным кырт кисте. Ярый бармаганмын дим бүген. ТВда бар яңа форманы кертергә тырыштым. Ул иреклелек заманы иде. Невзоров 600 секунд, Гурнов ТСН башлады. Мин дә шулар үрнәгендә мобиль яңалыклар блоклары әзерләп эфирга чыгара башладым. Аннан «Атна» аналитик информацион программасын әзерләдем. Бу татар телендә беренче аналитик тапшыру булды. Бик куркып алындым, билгеле. Интернет юк. Төннәр буе радио тыңлыйм, иртән киосклардан газеталар җыям. Шуннан программаның башында сәяси вазгыятькә анализ бирәм. Үткен, кискен репортажлар әзерләнә. Ул чагында түрәләрне Илфат Фәйзрахмановка жалу язабыз дип куркыталар иде. Аннан татарча ток-шоуны да телевидение тарихында беренче булып мин әзерләдем. Ә Доренкога килгәндә, аның белән чагыштырсалар, ачулана идем. Доренконы мин бүген дә журналистка санамыйм. «Эхо Москвы»да соңгы арада ишетелми, анда да маймылланып утыра. Ул журналистикада яллану-киллерлыкка нигез салды. Ә минем беркайчан да заказ үтәгәнем булмады. Бервакыт, репортаж эфирга чыкмасын өчен, машина вәгъдә иттеләр миңа. Ә тапшыру булды. Түрә эшеннән алынды, дөрес, ул бүген зур кеше. Очрашкан саен миңа рәхмәт әйтә, көлә миннән.



Ә телевидениедән китүем турында инде язган идем. Миңа бүгенге телевидение кирәк түгел. Минем проектларыма юл бирмәделәр. Дөресрәге, китәргә мәҗбүр ителдем. Бу юлы талашып ятмадым, чөнки эшем болай да муеннан. Ишекләрне шапылдатып ябып чыгып киттем. Баштарак бик читен булды. Төннәрен саташып уяндым. Бик сагындым, сер генә бирмәдем. Бинасы яныннан үткәндә, күздән яшьләр чыга иде. Инде хәзер сагынмыйм. ТВ карамыйм мин бөтенләй. Мәгълүматны интернеттан алам. Татарча радио да тыңлый алмыйм. Эфирда эшләүчеләрнең телләре минем колакны «авырттыра».

- Мәчеткә йөрештергәлисең бугай. Сер булмаса, кайсы мәчеткә?
- Җомгаларны калдырмаска тырышам. Вакыт ягы чамалы булганга, кайсы якын, шунда барам. Фәлән мәчеткә барам, фәлән вәгазьне тыңлыйм дип шәһәр буйлап мәчет эзләп йөрергә вакытым юк.

- Авылда яңа салган йортың ничә бүлмәле? Уңайлыклар, ягъни бәдрәф, ванна, башкасы дигәндәй, өйдәме?
- Син санаган бар уңайлыклары да булачак, Аллаһы боерса, исән генә булыйк. Тыштан зур теремок булып күренсә дә, ул бик җыйнак. Балконы бар. Ике катлы. Өстә өч бүлмә, аста зал, кухня, бер бүлмә. Барлыгы 100 кв.м. Ә санузел мунча алачыгында, анысы өйгә тоташкан, җылытылган буласы. Минем бит әле әниемнең өе, без үскән өй дә ярыйсы гына. Хәзер үкенәм дә, уйлап бетерми тотындым эшкә дип. Шул өйне генә яңартасы иде. Быел ук булмас инде, мин ул өйне дә караячакмын. Тузарга ирек бирмәм. Аннан газны өзмим. Менә абзар-лапасларны сүтәсе. Ишелеп баралар.

- Өс-баш киемнәрен кайдан сатып аласың?
- Кибеттән. Прагага баргач, Алманиягә барып килдем, анда киенгән идем. Әле шуларны киям. Хатыным да алып кайткалый, барып ала да, ярамаса, алыштырып кайта. Үземнең бер күлмәк өчен йөрергә вакытым кызганыч… Кирәкле әйбер күпләп җыелгач кына чыгам кибеткә. Чөнки кибеттә йөрергә яратмыйм. Хәзер мин сыйфатлы, килешле киенергә тырышам. Яшьлегемдә җитмәгәнне тулыландырам. Балачагым артык тук булды дия алмыйм. Соңгы кыңгырауга киеп барырга чалбарым булмады. Ул елда Сабан туен да лапас түбәсеннән карап утырдым. Ә чыгарылыш кичәсенә, күрше малае армиягә киткән иде, шуның чалбарын киеп бардым. Укырга да шуны киеп киттем. Аннан соң вагон бушатып, бер чалбар юнәтә алдым.

Реклама

- Басма матбугатның киләчәге юк дип инде ун еллар сөйлиләр. Синең бу темага карашың нинди?
- Бар әле аның киләчәге. Ләкин почта бүгенгедәй эшләсә, аның гомере кыскарачак. Ул журналистлардан гына тормый. Гәрчә, басмага популярлыкны журналистлары тәэмин итсә дә. Бүген почта монополист, бик начар эшли. Газеталар вакытында килми, югала. Бигрәк тә Россия буенча хәлләр мөшкел. Авылларда хат ташучының эше тавык чүпләп бетермәслек, ә ул 0,25 ставкага эшли. 2-3 мең сум ала. Баксаң, аның күрше авылга барып почта алуы эш вакытына саналмый икән…

- Тукай иҗатын яратасыңмы? Ярату нидә чагыла?
- Тукай бөек шагыйрь. Әмма каршылыклы шәхес. Мин кешене идоллаштыруга каршы. Аның, мәсәлән, бар шигырьләрен дә тәрҗемә итәргә ярамый. Барысы да шедевр түгел. Аның бер оятсыз шигыре бар бит. Аның буенча бәхәс куерды берчакны. Берәүләр Тукайны чистартмакчы, икенчеләре батырмакчы… Ул шигырьне күргәч, аңа хөрмәтем тагын да артты. Ир кеше булган икән бит Тукай. Соң, кем андый шигырь укымаган да язмаган?! Кем порнофильм карамаган?! Менә хәзер, минем аларны күргәнем дә юк, дип утырсам, сез ышанасызмы?

- Татарлар артсын өчен, татар ирләренә ике хатын алырга рөхсәт ителсә, икенче хатын итеп ничә яшьлекне алыр идең? Уңайсыз сорау дип санасаң, җавап бирмә.
- Әле берсе белән дә яшәп бетеп булмый (көлә). Яшьтәмени хикмәт, кешенең эчке матурлыгында, акылында. Авызын ачса, үпкәсе күренә торган, тинтәк кеше коеп куйган курчактыр, әмма ул миңа кирәк түгел. Шушы гаиләм белән яшәп бетәргә язсын. Балаларым да, оныкларым да, Аллага шөкер, матур кешеләр. Тормышыбыз матур безнең. Мин ике хатынлылык яклы түгел.

- «ВКонтакте» сайтында ничә дустың бар?
- Игътибар иткәнем юк. өч меңгә җитә бугай. Ә менә 100дән артык хатка җавап язылмаган. Үпкәлиләрдер инде. Бер йоклый алмаган төндә карап чыгармын әле. Таныш булмаганнар аптырата еш кына: сәлам, ничек хәлләр… ише «эчтәлекле» сораулар белән. Ә мин әдәпле кеше буларак, җаваплап утырам. Дуслыкка шакучыларны сәер фамилияле булса гына карап алам. Битемне татарчага күчергәч, спамнар кимеде.

- Мәчет салган һәр кеше автомат рәвештә оҗмахка пропискага кертелә дип уйлыйсыңмы?
- Юк. Син мәчет салсаң да, намазлык өстендә утырсаң да, күңелең пычрак, кеше хакыннан курыкмыйсың икән, урының оҗмахта түгелдер. Һәрхәлдә, мин казый түгел, белүче - Аллаһы Тәгалә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: