Шәһри Казан

Ипи исе

Булмас димә... Үткән атнада Азнакайның спорт комплексында Альбинаны очраткач, үзалдыма янә шулай дип куйдым. Хәер, аның кебек дөньясын яңабаштан үзгәртеп корырга әзер торучылар, юк‑юк та, очрап тора анысы. Ул да үзе яшәгән Калининград шәһәрендә университет тәмамлаганнан соң, төрле оешмаларда биш ел юрист булып эшләгән кеше. Әмма көннәрдән бер көнне әлеге...

«Китәм!» Ипи заводында юрист булып эшләүче Альбинаны мондый җитди карарга китергән сәбәп...һич арттырусыз, яңа пешкән ипи исе була. Юк, Аллам сакласын, аллергия түгел! Киресенчә, әллә кайда күңел төпкелендә яткан хәтерен уята аның бу ис. Җәйге каникулларга Актаныш районының Чат авылында яшәүче Салисә апасы янына кайткан чаклардан ук таныш бу ис аңа. Мич тутырып пешкән ипинең ишегалларына кадәр чыккан тәмле исен кем генә онытыр икән соң? Башка бернинди ис белән чагыштыра да, бутый да алмас иде ул аны. Шулай итеп, юрист карьерасын калдырып, ипи пешерүче булырга карар кыла Альбина. Җитмәсә, сәгатен, минутын белгәндәй, кулына термофиль чүпрәләрнең зыяны турындагы мәкалә дә килеп эләгә. Баксаң, бу чүпрә дигәннәрен сугыш алдыннан гына бер немец уйлап тапкан икән. Ачышының сәламәтлек өчен зыянын белгәнгә күрә, «СССРны без җиңә алмасак та, чүпрә барын да хәл итәчәк, алар белән исәп-хисапны өзәчәк», - дигән, имеш.

Сәламәт яшәүне алга сөргән гаиләгә җитә кала бу. Эзләнә торгач, колмак белән күәскә баш ясауның борынгыдан калган ысулларын казып чыгара Альбина.

- Бу инде чүпрә түгел. Колмакка пешкән ипи күпкә тәмлерәк тә, туклыклырак та. Шуның өстенә организм өчен алыштыргысыз булган аминокислоталар, углеводлар, клетчатка, B1, B7, РР витаминнары; натрий, калий тозлары, фосфор, тимер, кальций кебек минераль матдәләр һәм дә сулыш ферментларын барлыкка китерүдә катнаша торган алтын, кобальт, бакыр кебек микроэлементлар бар, - дип тезеп китә ул. - Ипинең төрлесен пешереп караганым бар: бодай оныннан да, арыштан да, көрпә һәм төрле бөртекләр кушып та. Үз ипиеңә җитми.

Колмактан пешкән үз ипиенең файдасын үз мисалында сыный Альбина. Моңа кадәр ике атнаның берендә диярлек тамагы шешеп җәфаланган булса, тора‑бара бу хакта тәмам оныта. Ире Ришат та, кечкенә Әдилә дә ярата яңача пешкән ипине. Бакчага йөргәндә шул ипи аркасында берара мәрәкәләнеп тә алалар. Чөнки һәр көн иртән бакчага киткәндә, сәламәт ризык ашасын дип, кызына ипине төреп җибәрә башлый Альбина. Әмма моны белеп алган тәрбиячеләр каршы төшә:

- Алып килмәсен - бетте-китте. Ипи үзебездә дә бар!

Мәсьәләне үзләренчә хәл итә Газизовлар: бала ипине өйдә генә ашый, ә бакчадагы чүпрәле ипигә үрелми. Дөресен генә әйткәндә, ул инде үзе дә аннан бизгән була. Ә инде бала мәктәп яшенә җиткәч, бу проблема үзеннән-үзе юкка чыга.

Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, Альбинаның ипие белән башкалар да кызыксына. Шулай итеп, узган елның ноябреннән бирле таныш-белешләренең соравы буенча, Альбина Газизова ипине өйдә пешерә башлый. Ә инде 2014 елның мартыннан, пекарня ачу максаты белән, шәхси эшмәкәр буларак теркәлә. Бина сатып алып, ремонт эшләрен башлап җибәрәләр. Инде анысын да төгәлләгәннәр. 200 квадрат метрлы бина махсус җиһазлар кайтуын көтә. Эшмәкәр ханымның тиешле җиһаз алырга грант отуы - инде үзе үк уңышлы эшкә яхшы «оеткы» буларак бәяләнергә тиештер.

- Проектымның максаты халкымның сәламәтлеген торгызуга барып тоташа. Колмак ипиенең файдасы әйтеп бетергесез. Ипи элек-электән күпләп кулланыла торган төп ризыкларның берсе булган, ул шулай булачак та. Колмакны исә үзем җыям. Минем пекарняда кондитер цехы да булачак. Ни дисәң дә, кечкенәдән тәмлетамак бит мин, - ди Альбина. - Мәктәп ашханәсендәге кетердәп торган вафлилы «торбалар» гына җитмәгән, өйгә кайтуга әнинең тәмле пироглары көтә торган иде. Мәктәптә укыганда ук пешеренергә яраттым. Хәзер кибет тулы тәм-том. Әмма аларның берсе дә совет чорындагы камыр ризыкларын алыштыра алмый. Шуңа күрә әле дә кондитер әйберләрне үземнең балачактагы рецептлар буенча әзерлим. Дөрес, затлыдан-затлы тортлар, конфетларга заказ бирүчеләр юк түгел. Әмма нәрсәгә генә тотынсам да, үз-үземә, үз кыйблама каршы бармыйм - бар нәрсә табигый булырга тиеш.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: