16+

Казан “казанында” бүген 70 тән артык ил гөр килә

Татарстан башкаласында 14-19 май көннәрендә “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVнче халыкара икътисад форумы бара.

Казан “казанында” бүген 70 тән артык ил гөр килә

Татарстан башкаласында 14-19 май көннәрендә “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVнче халыкара икътисад форумы бара.

Ул 2009 елдан башлап үткәрелә. Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә Казандагы бу форум 2023 елдан федераль дәрәҗә алды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 15 майда форум кысаларында оештырылган Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары форумында катнашты. 

– Без өметле дипломатлар, зур җитәкчеләр белән аралашу мөмкинлеген ычкындыра алмыйбыз, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов 20 илдән килгән яшь сәясәтчеләргә. – Сезнең өчен мондый чараларда катнашу алдагы эшегез өчен яхшы таяныч булыр. Татарстан белән Ислам дөньясы арасында ел саен товар әйләнеше һәм элемтәләр саны арта бара, әмма республика Ислам хезмәттәшлеге оешмасының барлык илләрен колачламады әле. Бу юнәлештә тагын да күбрәк көч куелачак. Монда нәкъ менә яшь дипломатлар зур ярдәмче булырга мөмкин.

“Казан Экспо” үзәгендә 15 майда яшь эшкуарлар форумы да эшләде. Күргәзмәләр залында Россия төбәкләре, чит илләр үзләренең сәнәгать экспозицияләрен тәкъдим итә.

–Форумга 70тән артык илдән бизнес, фән, технология вәкилләре, 18 меңнән артык кеше килде. Бу бик мөһим, чөнки дәвам иткән махсус хәрби операция һәм санкцияләрнең хәзерге катлаулы шартларында Ислам дөньясы илләре белән сәяси һәм икътисади һәм рухи өлкәләрдә дуслыкны ныгыту һәм үзара хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре зур әһәмияткә ия, – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күргәзмә белән танышканда.
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров:”Татарстанда хәләл стандартларына тулысынча җавап бирә торган продукция җитештерүче предприятиеләр бар. Хәзер аларның продукциясен чит илләргә дә чыгаруга ирешү – безнең максат,” – диде.

Сәнәгать күргәзмәсендә Донецк Халык Республикасы экспозициясен күрү үзенә бер күңелле.

– Татарстанның теләктәшлеген һәм ярдәмен махсус хәрби операция башланганчы ук тойдык. Хәзер хәрбиләр Донбасс һәм Татарстан Республикасының да мәнфәгатьләрен яклый. Моның өчен аерым рәхмәт! Хәзер без бер ил һәм мәнфәгатьләр шулай ук бердәй, – диде Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин журналистлар белән аралашканда.

Форум кысаларында Ислам илләре аш-су осталарының Юныс Әхмәтҗанов исемендәге һөнәри осталык бәйгесе дә бара.


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading