Шәһри Казан

Узган ел Казанда барлыгы 800гә якын янгын очрагы теркәлгән

Карак керсә берне ала, янгын керсә берни калмый диләрме әле? Әле шушы көннәрдә генә Казанда Шамил Усманов урамындагы бер йорт фатирында янгын чыккан иде. 1954 елгы ир, 2нче төркем инвалид тәмәке төпчеген сүндерергә оныткан. Тәрәзәдән төтен чыкканны күреп, күршеләре янгын сүндерү машинасын чакыртканнар, бикле ишекне чак ачып, үзен хастаханәгә илткәннәр....

Карак керсә берне ала, янгын керсә берни калмый диләрме әле? Әле шушы көннәрдә генә Казанда Шамил Усманов урамындагы бер йорт фатирында янгын чыккан иде. 1954 елгы ир, 2нче төркем инвалид тәмәке төпчеген сүндерергә оныткан. Тәрәзәдән төтен чыкканны күреп, күршеләре янгын сүндерү машинасын чакыртканнар, бикле ишекне чак ачып, үзен хастаханәгә илткәннәр.

Былтыр Казанда барлыгы 800гә якын янгын очрагы теркәлгән, шуннан 29 миллион сумлык зыян килгән. Кызганычка, янгын 30лап кешенең гомерен өзгән. Яшел Үзән районының Норлат авылында гына да бер ел эчендә биш кеше янгын корбаны булды. Ирле, хатынлы бер гаилә янып үлде, ике сабыйның тереләй янулары турында "ШК" да язган идек. Кызганыч, янгында зыян күргән балаларның әтиләре дә ярты елга якын яшәү өчен көрәшкәннән соң, хастаханәдә җан бирде.

Казан мэриясендә дә янгын куркынычсызлыгына аеруча игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Казан шәһәре башкарма комитетының Гражданлык сакчылыгы идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимерханов әйтүенчә, башкалада теркәлгән янгыннарның яртысыннан күбрәге торак секторларына, шәхси йортларга туры килә, күңелсезлек килеп чыккан йортларда күбесенчә имин булмаган гаиләләр яшәгән. Янгын чыгу сәбәпләре - ут белән саксыз эш итү, электр җайланмаларыннан дөрес файдаланмау, электр мичләрен кулланганда тиешле кагыйдәләрне үтәмәү. 28 метрдан да югарырак биналарда янгынны сүндерү тагын да авыррак икән. Ә андый торак йортлар Казанда 417ләп. Шулай ук ишегалдында автомобильләр күп булу сәбәпле янгын сүндерү машинасына урын булмау, яшәүчеләрнең балкондагы эвакуация баскычларын алып атулары да эшне кыенлаштыра.

Реклама

- Казанда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү юнәлешендә зур эшчәнлек алып барыла.
Һәрберебезнең өендә теш щеткасы булган кебек, газ һәм төтеннән саклый торган комплект та булырга тиеш, - диде Казан мэры Илсур Метшин.

Фото 16.mchs.gov.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: