Шәһри Казан

Казанда дөньядагы иң зур ролл әзерләделәр

Универсиадага кадәр нәкъ ике йөз көн калганда, Казандагы бер ресторанда 64 килограммлы ролл әзерләгәннәр. Пешекчеләрнең тырышлыгын Гиннессның рекордлар китабы вәкиле Нана Аторбан бәяләгән. Казанда әзерләнгән әлеге тәгам китаптагы «Ризык» дигән бүлеккә дөньядагы иң авыр ролл буларак керәчәк. Казан рестораторларының әлегә кадәр рекорд куярлык тәҗрибәсе булмаган. Мега-ролл булдыру идеясе көтмәгәндә генә...

Реклама

Универсиадага кадәр нәкъ ике йөз көн калганда, Казандагы бер ресторанда 64 килограммлы ролл әзерләгәннәр.
Пешекчеләрнең тырышлыгын Гиннессның рекордлар китабы вәкиле Нана Аторбан бәяләгән. Казанда әзерләнгән әлеге тәгам китаптагы «Ризык» дигән бүлеккә дөньядагы иң авыр ролл буларак керәчәк.
Казан рестораторларының әлегә кадәр рекорд куярлык тәҗрибәсе булмаган. Мега-ролл булдыру идеясе көтмәгәндә генә барлыкка килгән. Япон рестораны пешекчеләре Бауман урамы буйлап йөргәндә Универсиадага кадәрге көннәрне исәпләп баручы стеллага игътибар иткән. Ул вакытта Универсиадага 219 көн калган була. Шуннан рестораторлар уеннарга ике йөз калган көнне бәйрәм буларак оештыру турында уйлаган.
Ролл әзерләүгә дүрт сәгать вакыт киткән.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: