16+

Казанда кайда татарча укып була?

Республика милли мәгариф дип никадәр генә баш орсак та, сөенерлек, мактанырлык эшләребез әлләни юк. Моңарчы югары уку йортларында, аерым техник вузларда татар төркемнәре эшләде. Бүген күбесендә татарча белем алу бетеп бара. Бары тик КФУда аерым белгечлекләр буенча татарча укырга мөмкин.

Казанда кайда татарча укып була?

Республика милли мәгариф дип никадәр генә баш орсак та, сөенерлек, мактанырлык эшләребез әлләни юк. Моңарчы югары уку йортларында, аерым техник вузларда татар төркемнәре эшләде. Бүген күбесендә татарча белем алу бетеп бара. Бары тик КФУда аерым белгечлекләр буенча татарча укырга мөмкин.

– Татар телендә укучы төркемебез бар иде. Икенче ел татар телендә укытмыйбыз. Татар телендә укырга керергә теләүчеләр юк дисәң дә була. Икенче сәбәбе – БДИ. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов белән бу хакта сөйләшкән идек. Безгә максатчан укучылар кирәк. Бүгенге көндә андый  әйбер юк. Татар телендә бик күп фәнни хезмәтләр, китаплар язылды, татарча укыткан кешеләребез бар әле. Без бердәнбер татарча укыткан техник вуз идек. Традицияләрне дәвам итәсе иде. Бу хәлләр бик эчне пошыра”, – ди Казан дәүләт архитектура төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов.

Татар телендә югары белем биргән вуз булып Казан федераль университеты кала. КФУда берничә юнәлештә татар телендә белем алырга була. Берсе аның Журналистика югары  мәктәбендәге яңа милли медиа чаралары  юнәлешендә укырга була. Бу – элеккеге татар журналистикасы бүлеге. Биредә татар төркеменә татар журналисты булырга теләгән укучыларны җыялар.

Бүген 2-4 курсларда укучы булачак журналистлар татар телендә укыйлар, газета-журнал, телевидение-радиога практикага йөриләр. Сүз уңаеннан, быел  бакалаврларга 7 бюджет урыны каралган, 5 бюджет урыны татар магистрларына бирелә. Узган ел бакалаврларга бер бюджет урыны бирелмәгән иде.  

КФУда төп татар телендә белем бирүче үзәк булып Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тора. Монда Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе татар телле белгечләр әзерләүдә зур эш башкара.

–Татар теле һәм әдәбияты буенча белгечләр әзерләү бенча ике юнәлешкә документлар кабул итәбез. Беренчесе — татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерли торган программа, анда 25 бюджет урыны бар.  Икенчесе – “Татмедиа“ белән берлектә эшләнгән, татар теле, әдәбияты һәм журналистика юнәлеше. Анда быел бюджет урыннар артты. Узган ел 23 кеше алган идек, быел 25 студент алырга исәплибез, – дип сөйли Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

Татар теле, әдәбияты укытучылары юнәлешендә укыган студентлар икенче белгечлек буларак инглиз телен дә үзләштерә. Татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы буларак әзерләнәләр.  

Кайбер татар телендә укыту программалары республика җитәкчелеге ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Биредә сүз полилингваль белгечлекләр буенча әзерләнгән максатчан җыелган төркемнәр турында бара. Алар шулай ук аерым предметлар буенча татар телен камил үзләштеререргә тиеш.

– Безнең һәрбер курста берәр төркем филологлар, берәр төркем укытучылар әзерләү төркемнәре бар. Татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә генә укучыларны санасак, быел беренче курска шушы саннарны кабул итә алсак, барлыгы 250 тирәсе кеше укыячак. Татарча укучылар арасында полилингваль һәм билингвальләр дә бар. Бу елында 386 бала шушы юнәлештә укыды. Алар киләчәктә мәктәптә аерым предметларны укытачак математика, информатика, физика, тарих, башлангыч мәктәп, музыка, тәрбиячеләр, чит тел укытучылары. Безнең бүген химия-биологиядән кала башка юнәлешләр бар, – дип сөйли Рамил Мирзаһитов.

Ике яки берничә телне укытырлык педагоглар таләп итә торган мәктәпләрнең артуы да татар теленә карата ихтыяҗны арттыра. Берничә телне белүче, шул исәптән татар телен камил белүче белгечләр кирәк. Дөрес, соңгы вакытта мәктәпләрдә сәгатьләр кыскару нәтиҗәсендә, татар теле дәресләрен укытучылар башка юнәлешләрне сайларга мәҗбүр булдылар. Әмма безгә үз телебезне укытуга, татарча программалар эшләүгә берәү дә комачаулый алмый. Татар телендә укып, татарча эшләп акча таба алырлык белгечләрнең артуы – югары уку йортларының да бер күрсәткече булып тора.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading