Шәһри Казан

Казанны зур үзгәрешләр көтә

Казанда 1995-2008 елларда территорияләрне планлаштыру үткәрелмәгән. Илсур Метшин әйткәнчә, шул елларда күзәтелгән «хаос» хәзер шәһәр төзелешенә җитди комачаулык тудыра.

«Башкалада теләсә кайда йортлар һәм корылмалар төзүгә чик куелды. 2008-2013 елларда гына да шәһәр территориясен планлаштыру буенча 18 проект кабул ителде», - диде «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева. Узган ел Оренбург трактында юл-транспорт чишелеше һәм аңа бәйле автомагистраль проектланган. Академик Губкин, Мәүлетов, Гарифьянов, Сыртланова һәм Имәнлек урамнарында булачак төзелешләр урыннары билгеләнгән.
Казанның үзәге яңа төзелешләр башкару өчен складлардан, коммуналь корылмалардан бушатылачак. «Мәсәлән, Нариманов урамындагы базарлар бетерелде. Шәһәр үзәгендә бушап калган кишәрлекләрдә туристлык зоналары, торак, киңкырлы эшчәнлекле комплекслар, балалар бакчалары төзеләчәк», - диде Татьяна Прокофьева.
Идел буе районындагы Офицерлар бистәсен зурайту күздә тотыла. Адмиралтия бистәсе төзекләндереләчәк, Казансуның элеккеге агым юлы чистартылачак. Юдино бистәсендә торак комплекслар барлыкка киләчәк, бистәгә илтүче яңа юллар төзеләчәк. «Татинвестграждан-проект» институты «Салават Күпере», «Каенлык» («Березовая роща») торак комплекслары һәм Казансу елгасының уң як ярын төзекләндерү буенча проектлар әзерли. Алар инде быел ук раслауга куелачак. «Үзәк яр буе һәм көнбатыш сәнәгать районы», «Северный сәнәгать районы», шулай ук Адмиралтия бистәсе белән берлектә, Иске Аракчино-Игумново территорияләрен планлаштыру буенча яңа проектлар конкурсын игълан итү ниятләнелә.
Идел ярларындагы, Киров районындагы, Северный бистәсендәге предприятиеләрне шәһәр читенә күчерү күздә тотыла. Бушатылган җирләрдә Иделгә чыгу юллары булган торак комплекслар, социаль учреждениеләр төзү ниятләнелә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: