Шәһри Казан

Фатирларны ташлап, иркен шәхси йортларга күченәләр. Ни өчен?

Соңгы елларда шәһәр халкы, төтен-тузаннан туепмы, мода вәсвәсәсенә иярепме, күпфатирлы “ташкапчыклар”дан иркен шәхси йортларга күченү юлларын чамалый башлады. Кем якыннанрак, кемнәр – шәһәрдән читтәнрәк, агач, таш, каркас йортлар сатып алып, йә булмаса, үзе җиткереп, керә башладылар.

Шушы деурбанизация күренеше, 10-15 ел элек беркемгә кирәк булмаган җир кишәрлекләрен бүген шул кишәрлеккә җәеп салган алтын бәясенә, шәхси торак йорт бәяләрен исә – болыт аръягына таба күтәреп җибәрде.

Хәтерләсәгез, моннан 13-15 еллар элек кенә Казан чикләрендәге 120-150 квадрат метрлы йортның уртача бәясе 2,5 миллион сум тирәсе иде. Хәзер башкалабызда шәхси йорт бәяләре 6,5-7,5 миллион сумнан башлана, ә кеше төсле урыннан, кеше кереп яши башларлык хәлдәге йортлар 10 миллионнан да ким тормый.

Кирпеч коэффициенты.
Йорт салу бәяләренең үсеш динамикасын күзәтү өчен, кирпеч бәясен генә күз алдыннан кичерү дә җитә. 2005 елда 1,4НФ зурлыгындагы М150 маркалы керамик кирпеч 3,5 сум тирәсе иде, хәзер аның уртача бәясе – 21,5 сум. Ягъни кирпеч бәяләре генә дә 15 елда якынча 6-7 тапкырга арткан.

Интернетта йорт салып бирү белән кәсеплек итүче ширкәтләрнең күбесендә йорт салу чыгымнарын исәпләп карау өчен махсус калькулятор бар. Шул калькуляторларны төрткәләп караганнан соң, 120 квадрат метр мәйданлы йортның бәясе, бөтен эшләре-материаллары белән якынча: агач йорт салган очракта – 2,7 миллион, кирпечтән җиткергәндә – 3,9 миллионга чыга.

Йорттан калган хакы – җир бәясенә бәйләнгән. Казаннан 20-30 чакрым радиуста 6 сутыең якынча 1-1,5 миллион сум торса, шәһәр эчендәге җир участокларының бер сутые – уртача 350-600 сум тора.

Реклама

Акча каян алырга?
Агачтан йорт йорт салырга җыенганнар өчен 2021 елның 1 июленнән Россиядә яңа төр ипотека бирелә башларга мөмкин. Бу тәкъдимне ел башында Путин үзе җиткерде. Процент ставкасы күпме булыр, билгесез, әмма йортыгызны агачтан салам, дигән очракта, дәүләт сезгә булышырга әзер.

Дәүләтнең бу “кайгыртучанлыгы”ның сәбәбен дә абайлап әйтә алам. Ник, дигәндә, дәүләтнең бүгенге көндә урман, агач материалы белән сату итүне контрольдә тотарлык механизмнары эшләми, диярлек. Урманда ничә агач барлыгын, кайсы кай якка таба ауганын, башлыча, урманчы гына белә. Нәтиҗәдә, төзелеш тауарлары базарының күп өлешен исәпкә алынмаган “кара” агач материаллары тәшкил итә. Дәүләт исә бу “кара” чималдан үз өлешен алырга тели. Шунлыктан, “агач” ипотекасы белән агач материаллар базарына контроль урнаштырмакчы. Әгәр бу төр кредит та эшли башласа, агач материал бәяләре күтәреләчәген сез дә чамалыйсыздыр.

2020 елда гамәлгә кертелгән “Авыл ипотекасы” программасы турында ишеткәнегез бардыр. Бәлки арагызда файдасын күргәннәр дә бардыр. Ипотека кредит программасы, әлегә, 2025 елга кадәр гамәлдә. Тәртибе: 30 000 кешедән артмаган авыл тибындагы торак пунктларда 300 меңнән 3 миллион сумга кадәр бәядәге йорт алу, яисә салу өчен ипотеканың еллык ставкасы – 0,1-3% тирәсе. Татарстанда бу төр кредитны ике банк бирә.
Мәсәлән, мин өченче бала өчен Лаеш районында бирелгән 6 сутыема йорт салырга бу төр ипотекадан рәхәтләнеп файдаланыр идем.
Һәр кешенең үз торагы булырга тиеш. Сезнеке дә булсын!

Шундый теләкләр белән, мин – Әмир Исламов дип белерсез.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: өй салу
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: