Шәһри Казан

Логистлар килә!

Узган атнаның 6-7 апрель көннәрендә «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ААҖдә «Россия төбәкләренең логистик интеграциясе: институциональ инновацияләр» дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды.

Бүгенге көндә Россия Федерациясе төбәкләренең социаль-икътисади үсеше өчен транспорт-логистика системасының югары дәрәҗәдә булуы бик тә мөһим. Заманча логистик инфраструктура булдыру ил эчендә, ягъни субъектлар арасында товар әйләнешенең артуына, үсеш күрсәткечләренең югары күтәрелүенә китерә.
Татарстан Республикасы мисалында карасак, аның башка өлкәләргә, хәтта халыкара дәрәҗәгә чыгуына уңайлы шартлар туачак. Республикабыз бүгенге көндә шактый зур җир һәм суларга, файдалы казылмаларга ия. Бездә шулай ук техник һәм интеллектуаль потенциал да югары. Шул сәбәпле, логистик инфраструктураны үстерү өчен бездә барлык шартлар да тудырылган.
Яшел Үзәндә узган конференциядә бу хакта тәфсилләбрәк ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Инсаф Хәйруллин, ЕвроАзия Логистлык ассоциациясе президенты Николай Титюхин, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры Кайсын Хубиевлар чыгыш ясады.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: