Шәһри Казан

Мамонтлар бездә яшәгән

Безнең Әтнә төбәге үзенең шагыйрьләре, җырчы, драматурглары белән генә түгел, ә казылма тарихи истәлекләре белән дә таң калдыра. Максат аларны санап чыгу түгел. Соңгысы археологик разведкага сәбәпче, Азелино культурасы истәлекләре, шул заманга караган хатын-кызны күмүдә кулланылган бронзадан ясалган предметлар табылу зур вакыйга булды. Ә менә безнең як - Яңа Шашы...

Әтнә районының төньяк-көнбатышында Яңа Шашы авылы бар. Шул авылның аз гына сулы елгасы буенда табылган гаҗәеп, бик борынгы табылдыкларның яшен әйтергә дә куркыныч. Моннан 10, 20, 30 мең ел элеккегеләр алар. Якынрак тарихка күз салсак, узган гасырның 60-80 нче елларында икенчел чимал җыючыларның сөяк җыю планы бик тиз үтәлә торган булган. Авылыбызның инде мәрхүм аксакалы, элек көтүче дә булып эшләгән Газим бабай сөйләгәнчә, ат арбасын тутырып тапшырганнар зур-зур сөякләрне. Болар мамонт, бизон скелетлары сөякләре өлешләре, казык тешләр булган.
Тарих укытучысы буларак, мин аларны тәртипләп музейга җыя башладым. Бүгенге көнгә кадәр элекке музейдан югалмыйча калганнарын саклап тотабыз, балалар белән яңа экспонатларны һәрдаим эзлибез. Елгада ташудан соң да, көчле яңгырдан соң да елга буенда без. Табылдыклар юылып чыгу ихтималы зур.
Мамонтлар - безнең эрага кадәр яшәгән филсыман хайваннар. Хәзерге филләр белән чагыштырганда, гәүдәләре күпкә зуррак, озын йонлы һәм бөгелеп килгән озын казык тешләре белән аерылып торганнар, ә аяклары һәм койрыклары кыска булган. Алар ризыкны пластинка сыман тешләре белән эшкәрткәннәр, пластинкалар тиз ашалу сәбәпле, алар урынына яңалары үсеп чыккан. Барысы 4 теш булган: һәр казналыкта икешәр. Яшәү дәверендә тешләр 6 тапкыр алмашынган. Алар азрак булган саен, мамонт өлкәнрәк булып исәпләнгән, ә гомер озынлыгы 80 ел тирәсе булган. Мамонтлар арктик далалар, тундра, ачык ландшафт шартларында яшәгән, берьеллык үсемлекләр һәм куаклыклар белән тукланган. Көчле суыклар вакытында алар бозлыклар өстендә күчеп йөргәннәр. Шуңа да мамонтларны Кырым, Урта диңгез яр буйларында да очратырга мөмкин булган.
Галимнәр мамонтларның юкка чыгуы турында бик күп фаразлар йөртәләр: беренчедән, шул чорда нык үзгәргән табигать шартларына яраклаша алмаулары; икенчедән, аларның юкка чыгуына бу вакытта инде кешенең эш кораллары белән куллана белүе һәм ауга берүзе генә түгел, ә бәлки бергәләп чыгуларына бәйле. Аннан соң барлык ил галимнәре яңа фараз әйтәләр, ул - инфекция. Якынча 10 000 ел элек 350 төр хайван, шул исәптән мамонтлар да юкка чыккан.
Менә соңгы горурлыгыбыз - быелгы «җимеш»: озынлыгы 185 см, диаметры урта җирдә 17,2 см, төптә тагын да юанрак. Бу зур мамонтның казык теше. Шулкадәр зур казык тешләрне «күтәреп» йөргән хайванның авырлыгы берничә тонна булган. Казык теш табылган чакта 54 кг тәшкил итсә, хәзер 36 кг. Шулай кипте, җиңеләйде ул. Су юлыннан ерак түгел табылган иде бит.
Шашы җирлегендә әле эзләнү эшләре башланып кына килә. Алда безне яңа табылдыклар, кызыклы ачышлар көтәдер әле.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: