16+

Удмуртлар: «Бездә синең бәйрәм, минем бәйрәм дип бүлеп карау юк» (Пәрәпәч, жукомильым, кожыпогны әзерләүне АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ)

Балтач районының Урта Көшкәт авылында удмуртлар яши Авыл үзенең «Шулдыр жыт» дигән фольклор ансамбле белән данлыклы. Ансамбльнең чыгышларын районда гына түгел, республикакүләм бәйрәмнәрдә дә яратып кабул итәләр. Шулдыр жытның удмуртчадан татарчага тәрҗемәсе - күңелле кичләр.

Удмуртлар: «Бездә синең бәйрәм, минем бәйрәм дип бүлеп карау юк» (Пәрәпәч, жукомильым, кожыпогны әзерләүне АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ)

Балтач районының Урта Көшкәт авылында удмуртлар яши Авыл үзенең «Шулдыр жыт» дигән фольклор ансамбле белән данлыклы. Ансамбльнең чыгышларын районда гына түгел, республикакүләм бәйрәмнәрдә дә яратып кабул итәләр. Шулдыр жытның удмуртчадан татарчага тәрҗемәсе - күңелле кичләр.

Унбиш еллык тарихы булган ансамбльне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ольга Кунаева җитәкли. Коллектив Балтач районы удмуртларының фольклорын - гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга күп көч куя. Ольга Кунаева әйтүенчә, ансамбль күрше Удмуртия һәм Мари Эл республикаларына да барып, концертлар куйган. «Лейся, удмуртская песня», «Мосты дружбы», «Удмурт пужыос» кебек район-республика конкурсларында гел призлы урыннар алалар. Удмурт халкының «Гырон-быдтон» дигән республикакүләм милли бәйрәме дә алардан башка узмый.

- Коллективта яшьләрнең булуы да сөендерә, алар халкыбызның традицияләрен дәвам итүчеләр бит, - ди Ольга Кунаева. Ансамбльгә аның кызы Татьяна Ишмурзина да йөри.

Пәрәпәч - пәрәмәч

Кунаевлар гаиләсендә удмурт халкының җыр-биюләрен генә түгел, милли ризыкларын да буыннан буынга тапшырып баралар. Татьяна безгә удмуртларның популяр ризыгы - пәрәпәчләр пешерергә өйрәтте. Пәрәпәч безнеңчә пәрәмәч була инде. Алар миңа тарталеткаларны хәтерләтте.



Йөз грамм җылы су, йөз грамм җылы сөт, ике күкәй, 250 гр үсемлек мае, 100 гр йомшартылган атланмай, берәр десерт кашыгы тоз, шикәр комы, ярты чәй кашыгы сода, кирәк кадәр он салып болгатабыз. Камырны каты итеп басабыз да эчлек әзерлибез. Эчлек өчен ит фаршы да, гөмбә дә, кәбестә дә, бәрәңге боламыгы, алма да кулланырга була. Татьяна берьюлы өч төрле эчлек әзерләп куйган иде: кәбестәне томалап пешергән, бәрәңге боламыгы пешергән һәм урман гөмбәсен суган белән кыздырган. Камырны берничә өлешкә бүлеп, аларны кулда әвәләп аласың да уклау белән җәясең. Кырыйларын өскә күтәртеп, матур итеп бөгеп-чеметеп чыгасың. Уртасына эчлек тутырасың, өстенә күкәй сылыйсың һәм газ мичендә пешереп аласың.



Удмуртлар милли йолаларын хөрмәт итә

Юл уңаенда безгә Балтач районы удмуртларының «Кенеш» милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Леонид Сапожников белән дә очрашырга туры килде. Автономия 1992 елдан ук бик актив эшләп килә. Удмуртларның иген уңышы сорап дога кылу бәйрәме - Гырон быдтонны алар 2000 елдан, республика күләмендә үткәрелә башлаганчы ук зурлап билгеләп үтә торган булганнар.



- Безнең халык милли йолаларын, бәйрәмнәрен бик хөрмәт итә. «Лейся, песнь удмуртская!» фестивале уздыруны традициягә керттек. Анда хәзер мари фольклор ансамбльләре дә катнаша. «Золотое перо» конкурсын да ел саен оештырып киләбез. Удмурт язучылары һәм артистлары белән очрашулар уздырабыз. Быел беренче тапкыр «Лул Гур» дигән удмурт культурасы фестивален үткәрдек. Бүгенге көндә «Удмуртшыкысысь ваньбургес» - «Сокровища удмуртского фольклора» дигән фольклор тарихи-документаль җыентык нәшер итү идеясе белән йөрибез. Ул үз эченә дүрт китапны ала. Аның беренчесе Шушма удмуртларының җырлары, биюләре, уеннарына багышлана. Икенчесенә удмурт милли кухнясы һәм им-томнары кергән. Өченчесе «Шушма удмуртлары XXI гасырда» дип атала. Дүртенчесендә удмуртларның рухи-матди мәдәнияте яктыртыла. Әлеге җыентык өстендә мин егерме ел эшләдем. Удмурт авылларына барып, әби-бабайлар белән сөйләштем, удмурт халкының тарихын, милли йолаларын берәмтекләп җыйдым, - дип сөйләде безгә Леонид Сапожников.



Аның милли-мәдәни автономия белән җитәкчелек итә башлавы да әлеге дә баягы удмурт мәдәниятен саклап калу идеясе артыннан йөрүе белән бәйле.

- Газетада удмуртларның милли хәзинәсе бай булуын, аларны сакларга, берәмтекләп җыеп киләчәк буынга тапшырып калдырырга кирәклеге турында мәкалә бастырдым. Китап туплап чыгару идеясен җиткердем. Шуннан соң мине, күп белсәң, эшлә әйдә дигән сыман, автономия рәисе итеп куйдылар. Балтач халкының 12 процентын удмуртлар алып тора. Төгәлрәк саннарга килгәндә, районда 4500 меңләп удмурт яши. Балтач, гомумән, күпмилләтле район санала. Мари, татар халкы белән дус-тату яшибез. Сабан туйлары, Гырон-быдтоннар һәм башка бәйрәмнәрне бергәләшеп уздырабыз. Безнең Акашка дигән йола-бәйрәмебез бар. Ул Пасха бәйрәме белән аваздаш. Әлеге бәйрәмдә күкәй буйыйлар. Удмуртларныкы гына түгел, татар балалары да өй саен күкәй, кәнфит, тәм-томнар җыярга чыга. Күкәйне татарлар да буйый. Синең бәйрәм, минем бәйрәм дип бүлеп карау юк, - ди яңа танышым.

Леонид Дмитриевич белән без татар телендә сөйләштек. Ул Сырья дигән удмурт авылында туган. Берничә айдан гаиләсе күрше Чепья авылына күченә.
- Чепьяда берничә милләт вәкиле яши. Аралашу татар телендә. Мин дә биш яшемә кадәр урамда малайлар белән татар телендә аралаштым, ә өйдә удмуртча сөйләшә идек. Аннары кабат үз авылыбызга кайттык. Армиядә хезмәт итеп кайткач, укытучы һөнәрен үзләштердем. Үзебезнең Сырья авылында удмурт балаларына татар телен дә укытырга туры килде. Безнең җирлектә яшәүче мариларның, удмуртларның татар телендә иркен аралашуы башкаларга гаҗәп тоелыр, әлбәттә, ә безнең өчен ул гадәти күренеш, - дип елмая ул.


Жукомильым



Жукомильым ул безнеңчә ит фаршы белән белен. Әмма аның эчлеге бик үзенчәлекле. Каз ите шулпасында арпа яки карабодай боткасы йә булмаса борчак боламыгы пешерәләр. Әзер булгач, боламыкка вак итеп туралган пешкән каз ите, суган, тоз, борыч кушалар. Беленнәрне пешергәннән соң, аның уртасына эчлекне салып төрәләр. Табынга чыгарганда өстенә эретелгән атланмай сибәләр.
160 гр он, 2 күкәй, 320 мл сөт, 80 гр арпа (яки карабодай, борчак) ярмасы, 40 гр борчак, 80 гр суган, 400 гр каз ите, 100 гр атланмай, тоз, борыч

Кожыпог



Борчакны йомшарганчы пешерәләр дә иләккә салып суын сыгалар. Кәстрүлгә салып тукмак белән изәләр. Вак итеп туралган суган, тоз, атланмай кушалар. Барлыкка килгән массадан шарлар ясап, аларны сухарида әвәләп, табага куялар һәм газ мичендә пешереп алалар. Өстенә эретелгән атланмай салып бирәләр.
200 гр борчак, 80 гр суган, 30 гр атланмай, 2 аш кашыгы сухари, тоз.

Язманы әзерләүдә булышкан өчен Балтач районы үзәк китапханәсе хезмәткәрләрен рәхмәтебезне җиткерәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading