Шәһри Казан

«Мине суя язган кеше берничә көннән чәчәк бүләк итте»

«ШК» журналисты төнлә автомобильләр юды Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары җәйге ялга таралышса, мин парламент хәбәрчесе булсам да, диңгез ярына түгел, автоюгычка ашыктым. Хезмәттәшләрем журналист һөнәрен башка төрлеләренә инде берничә мәртәбә алыштырырга өлгерде. Ниһаять, миңа да чират җитте. «Кышын 30 мең сум да эшләргә була» Автоюгыч (автомойка) - машиналар юа торган...

«ШК» журналисты төнлә автомобильләр юды
Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары җәйге ялга таралышса, мин парламент хәбәрчесе булсам да, диңгез ярына түгел, автоюгычка ашыктым. Хезмәттәшләрем журналист һөнәрен башка төрлеләренә инде берничә мәртәбә алыштырырга өлгерде. Ниһаять, миңа да чират җитте.
«Кышын 30 мең сум да эшләргә була»
Автоюгыч (автомойка) - машиналар юа торган урын. Әмма синең өчен бөтен нәрсәне автоматика эшләп бирми, үзеңә дә кымшанырга туры килә. Бу эшкә урамнан теләсә кемне алалар, әмма башта сынау үтәсе. Үземнең журналист икәнлегемне әйтеп тормадым, юкса, машина юучыларның минем белән аралашканда үзләрен иркен тотмаулары бик мөмкин. Максим исемле менеджер (клиентларны кабул итүче кеше. Машина юылып беткәч, ул аның бөтен җирләрен карап чыга да, тәртип булган очракта, клиентка тапшырып озата. - Авт.) иң элек анкета тоттырды. Андагы сорауларны күрсәге-е-ез... Күпме хезмәт хакы алырга телисең, соңгы эш урының, ни сәбәп­ле киттең, хезмәт хакың күпме иде... Кыс­касы, күндәм кеше булып, әлеге анкета башыннан ахырына кадәр тутырсаң, кем икәнлегең шунда ук беленә. Шуңа да менеджерга, кайсы бүлекләрен кирәк дип таптым, шуларын гына тутырдым, дидем. Максим, анкетаны укып та тормыйча, өч көнлек стажировка узарга чакырды. Әгәр ахырдан имтиханны тапшыра алсаң, эшкә алалар. Узмаган очракта да алалар инде.
Машина юучылар ике сменалап хезмәт куя: беренчесе - иртәнге сигездән кичке сигезгә, икенчесе - кичке сигездән иртәнге сигезгә кадәр. Мин төнгесен сайладым. Ни кызганыч, яңа эш урыныма бер сәгатькә соңарып килдем, әмма Дамир исемле менеджер моның өчен миңа кырын да карамады, бармак та янамады... Соңрак кына Виолетта исемле юучы бер серне чиште: эшкә смена башланырга 15 минут кала килеп җитәргә кирәк. Смена башланып, соңга калынган һәр минут өчен 20 сум штраф чәпиләр. Исәпләп чыгарыйк: әлеге автоюгычта эшләгән булсам, бер сәгатькә соңга калып килгәнем өчен, 1200 сумнан колак каккан булыр идем.
Шулай итеп, төнге сменада, миннән кала, дүрт кеше - Лёха, Альфред, Борис һәм Виолетта. Бер сменада күпме кеше булуы белән кызыксынгач, Виолетта:
- Төрлечә була инде. Мондагы барлык юучылар арасында дүртесе генә кызлар, - диде.
Дамир юучыларның ничек эш­ләгәнен башта карап кына торырга кушты. Эшләгәндә кеше үзенә текәлеп торганын яратмаса да, карап торырга мәҗбүр булдым. Егетләр остарып беткән инде, ә Виолетта хәрәкәтләрен кыюсыз гына башкара. Баксаң, өченче көнен генә эшли икән. Лёха биредә инде бер ел чамасы, мәктәптә тугыз классны бетереп, техникумга укырга кергән. Ике елы артта калган инде.
- Электромонтерга укыйм. Миңа диплом гына кирәк. Башта автомеханикка кермәкче идем, әмма бюджет урыннары калмау сәбәпле, шунысын сайларга туры килде. Әй, ярыйсана, барыбер ярты ел гына калды, - диде Лёха.
Җирән Альфред та автоюгычның «ветераннар» сафында. Бер атнадан китәм, ди.
- Аена хезмәт хакы күпме чыга соң? - дим.
- Яшәргә җитә, - дип теләмичә генә әйтте ул.
- Күпме соң ул җитәрлек? Төгәл саннар белән әйтә алмыйсыңмы әллә? - дип, һаман төпченәм.
- 20 мең дә, бик тырышсаң, 30 мең дә чыгарга мөмкин. Җәй көне машина аз. Язын, көзен, аеруча кышын акчаны ярыйсы гына эшләп була. Кышын сменага өч мең сумга кадәр чыга, - дип финанс хәлен тәки чишеп бирде бит Альфред.
Юучыга һәр хезмәт күрсәтелгән машинадан 25 процент түләнелә. Дүрт кеше юган очракта да, акча берсенең кесәсенә генә кереп утыра. Икенче машинаны шулай ук дүрт кеше юса, акчасы инде башка юучыга исәпләнә. Кыскасы, монда мушкетерлар принцибы буенча эшлиләр - «один за всех и все за одного». Клиентларга машина юып кына калмыйча, өстәмә хезмәтләр дә тәкъдим ителә. Шофер никадәр күбрәк хезмәттән файдаланса, машина юучының хезмәт хакы, димәк, сөенече дә шул тиклем арта.
«Иномарканың көзгесен бәреп төшердек»
Борис кебек, тәүлек буе эшләүчеләр дә бар. Бер буш минут булдымы, кәнәфигә бөгәрләнеп ята. Төнге уникеләр тирәсендә автоюгычта «тимер ат»лардан җилләр исте. Барыбыз да икенче каттагы ял бүлмәсенә мендек. Тышта салкынча булса да, өстә җылы. Әйтергә кирәк, «тимер ат»лар юыла торган беренче каттагы боксларда да суык түгел. Икенче катта машина юучыларга шкафчиклар, бәдрәф бар. Дамир киемнәрне курыкмыйча калдырырга кушты, камера тора бит, диде. Без барыбыз да телефоннарыбызга кереп чумдык. Тәрәзәдән карасам, каршы якта да автоюгыч бар икән. Безнекеннән аермалы буларак, анда эш кайнап­мы-кайный. Бермәл безнең янга кассир Люда менде.
- Монда килгәнче, шушы автоюгычлар челтәренең башкасында юучы булып эшли башладым. Аннары менеджер итеп билгеләделәр. Берсендә мине суя яздылар. Ул көнне кыска итәктән идем. Машинасын бездә даими юдырткан бер егет, мине диварга терәп, муеныма газ ачкычы тидерде дә, «муеныңны кисәм. Өч «Мерседес»ым бар, миңа берни дә булмаячак», диде. Әмма ниндидер могҗиза аркасында, ул кире чигенде. Шок хәлендә идем. Соңыннан автоюгычлар челтәре җитәкчесе егет өстеннән полиция­гә гариза язарга тәкъдим итте. Өч «Мерседес»лы кеше тагын ни кыланмас, бәласеннән баш-аяк, дип, гариза бирүдән баш тарттым. Берничә көннән шул егет бер кочак чәчәк бәйләме китереп, «ничек шулай булганын үзем дә аңламадым» дип, гафу үтенде. Шуннан соң да машинасын юдыртырга килеп йөрде әле, - диде Люда. Чәч торгызырлык кыйссалары җитәрлек бу кызның.
Төнге беренче киткәч, тагын берничә машина килде. Бу юлы Виолетта миңа «ундүртле»нең тузанын суырту эшен ышанып тапшырды. Арткы ишекне ачасы гына идем, «алдан башла», диде остазым. Машина хуҗасы - 20‑22 яшьләр чамасындагы хатын-кыз. Кием кесәсеннән тәмәкесе чыгып тора. Машина ишегендәге кесәдән дә тәмәкеләр сәлам бирә, багажникта зур кальян. «Төтенле» кызыбыз комлыкта яхшы гына ял итеп кайт­кан булса кирәк. Келәмнәре дә, багажнигы да комга баткан, сланцыдагы комын да кагып тормыйча, арткы утыргыч идәненә ташлаган. Кызыбыз төтен генә түгел, уенчыклар да ярата икән бит. Машина панелендә ике кечкенә, арткы утыргычта да зур йомшак уенчык ауный. Тузан суырту белән артык мавыгып киттем бугай, Виолетта, «тизрәк эшлә» дип, шелтә белдерде. Вакыт дигәннән, менеджер Дамир башта ук әйтеп куйды: яңа эшләүчеләргә машина юарга 40‑45 минут бирелсә, берничә айдан тизлекне 10‑15 минутка арттырасы була.
Бераздан Борис та газиз чүпрәген миңа ышанып тапшырды. Юганнан соң, шул чүпрәк белән машина ишекләрен һәм багажнигын корытасы. Дәү машина тәртипкә китерелгәч, аның орчык кадәрле сары чәчле хуҗасы килеп чыкты. «Тимер ат»ын бөтен яктан карады да, машина эчендә су тамчылары калган, дип, аларын да сөрттерде. Кагыйдә буларак, клиент чиста машинасына кереп утырганчы, ишек астына кечкенә келәм җәяләр. Шофер шуңа аягын сөртә дә шат күңел белән китеп бара. Кызганыч, шоферларның барысын да шатландырып бетереп булмый. Лёха сөйләгәнчә, алар берсендә Range Rover машинасының 26 мең сумлык көзгесен ватканнар. Гадәттә, машинага зыян китерелгән очракта, яртысын - юучы, яртысын - автоюгыч түли. Opel машинасы хуҗалары моннан еш кына кәефсезләнеп китә, ахрысы, чөнки касса янында «Opel машиналарының көзгеләре завод гае­бе белән чыдам түгел, шуңа күрә, ул‑бу килеп чыкса, автоюгыч җаваплылыкны үз өстенә алмый» диелгән.
Минем ише «яшел»ләрне стажировканың беренче көнендә чүпрәккә генә якын китерәләр, икенче сменада инде су һәм күбек аттыра торган шлангалар бирәләр. Төнге икеләр тирәсендә үле тынлык урнашты. Менеджер Дамир да зәңгәр күлмәк белән галстугын футболкага алыштырды.
Юучылар бер дә юньле нәрсә ашамый икән: Виолетта төне буе каһвә, ә Альфред әйрән эчеп чык­ты, Лёханың бер кулында калай савытта «Спрайт» эчемлеге булса, икенчесендә - сохари. Мин дә бер кап печенье белән бер шешә «Фанта» бушаттым. Яңа танышларым белән бераз сөйләштек тә иртәнге җидегә кадәр йокыга талдык. Җидедә иртәнге сменада эшләүчеләр килә башлады. «Төнгеләр» смена тапшырырга, ягъни боксларны чистартырга, беренче һәм икенче каттагы идәннәрне юарга, чүпне ташларга тиеш. Лёха, йокыдан тормыйча, иртәнге өмәдән читтә калды. Уянгач та, өенә китеп бармады, көндезге сменага калды.
Монда бер айга гына дип килгән кеше озакка кала, диде Виолетта. Миннән дә «бүген кич киләсеңдер бит?» дип сорадылар. Әйе, дисәм дә, кичкә бару теләге җуелды.
Автоюгычтагы карьера үсеше:
Стажер - 3 көн
Яңа эшләүче - беренче 2 ай
Профи - алдагы 3 ай
Төнге смена менеджеры - 5 нче айдан
Көндезге смена менеджеры - 7 нче айдан
Автоюгыч белән идарә итүче - бер елдан
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: