Шәһри Казан

Мәктәпчә яши башларга вакыт җитә

Рәхәт иде әле балаларга җәйге каникулда: туйганчы йоклыйлар, ә иң мөһиме - мәктәптә биреп кайтарган өй эшләрен хәзерләргә кирәкми. Тик менә 1 сентябрь килеп җитәргә дә озак вакыт калмады шул. Укучыларны яңадан көн саен иртүк торулар, дәресләр, өй эшләре көтә. Озак вакыт ялдан соң мәктәп режимына ияләнү бер дә җиңел...

Реклама

Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче сабыйларга тагын да авыррак. Күп вакытта үзе теләгәнчә яшәргә өйрәнгән бала ниндидер кагыйдәләргә буйсынырга, теләмәсә дә, кушканны үтәргә тиеш була бит. Аны, сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен, мәктәпкә ничек әзерләргә, уку чорында аны нинди авырулардан сакларга кирәк? Педиатрлар белем көне алдыннан үз киңәшләрен бирергә ашыга.
Барысына да әкренләп ияләнәбез
Иртүк тору, катгый дисциплина, өй эшләре - бу кагыйдәләргә буйсыну бала өчен иң авырыдыр, мөгаен. Ә иң кыены баштагы ике-өч атна санала. Табиблар да, психологлар да мәктәпкә беренче тапкыр баручы баланы аның режимына алдан ук әзерләргә, укырга барырга берничә атна кала ияләндерә башларга куша. Баланы шуңа күрә инде бүгеннән үк иртәрәк уята башларга да була. Укуның беренче көннәрендә исә сабыйга гадәттәгедән күбрәк ял итәргә мөмкинлек бирегез. Өй эшләрен хәзерләргә утырганчы, саф һавада йөреп уйнап керсен. Хәер, бу кагыйдәләр беренче сыйныфка баручыларга гына түгел, ә өлкәнрәк сыйныф укучыларына да карый. Озакка сузылган яллардан соң олыларга эшкә кереп китү өчен берничә көн кирәк булган кебек, балаларга да янә белем диңгезенә чуму өчен әле шактый вакыт таләп ителә. Укулар башланганчы, балагызга җаваплы эшләрне күбрәк йөкләү, утырып, озак вакытны таләп итә торган эшләр кушу да мәктәпкә әзерләү өчен яхшы күнекмә.
Күзләргә - ял, аркага - ранец
Беренче сыйныф укучыларында еш кына инде көзгә үк төрле авырулар барлыкка килә башлый: балалар ара, начар йоклый, күзләре дә начаррак күрә башлый, гәүдә төзлеге бозыла, салкын тиюләр күзәтелә. Табиблар, моны алдан ук истә тотып, профилактика чараларын үткәрергә куша. Күзләргә һәрвакыт ял һәм гимнастика кирәк: өй эшләрен әзерләгән вакытта, мәктәптәге кебек үк, күзләрне 45 минут саен 10 минут тирәсе ял иттереп алу файдалы. Ә компьютер һәм телевизор артында бала 30 минуттан да артыграк утырмасын, дип кисәтә белгечләр.
Гәүдәнең төзлеге исә баланың нинди сумка белән йөрүенә дә бәйле. Белгечләр иң яхшысы ранец дип әйтә. Ул җилкәгә киеп йөрү өчен җайланган. Бу вакытта авырлык ике якка да тигез төшә һәм гәүдәнең тигезлеге дә бозылмый.
Беренче сыйныф - бала тормышында иң мөһим, иң матур вакытларның берсе. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче сабыйга тагын да күбрәк игътибар кирәк, аны ешрак мактагыз һәм артыгын таләп итмәгез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: