Шәһри Казан

Полиция хезмәткәре мылтыктан ут ачкан

Бу хәл август ахырында була. Россия Эчке эшләр министрлыгының «Биектау» бүлегенә телефоннан шалтыратучы, бер исерек ир-атның автомобиле белән агачка килеп бәрелгәч, машинасыннан чыгып, мылтыктан һавага уңлы-суллы ата башлавын хәбәр итә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белдергәнчә, һәлакәт урынына ашыгыч рәвештә килеп җиткән полиция хезмәткәрләре җене кузгалган ир-атны тоткарлый....

Реклама

Бу хәл август ахырында була. Россия Эчке эшләр министрлыгының «Биектау» бүлегенә телефоннан шалтыратучы, бер исерек ир-атның автомобиле белән агачка килеп бәрелгәч, машинасыннан чыгып, мылтыктан һавага уңлы-суллы ата башлавын хәбәр итә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белдергәнчә, һәлакәт урынына ашыгыч рәвештә килеп җиткән полиция хезмәткәрләре җене кузгалган ир-атны тоткарлый. Тикшерү барышында аның Казан шәһәре полиция идарәсенең патруль-пост хезмәте батальоны хезмәткәре булуы ачыклана.
Әлеге ир-атның «КОМЗ» бакчачылык ширкәтенә килүе булган. Машинасын урнаштырырга әзерләгәндә кәрәзле телефоннан хатыны шалтыраткан. Сүз барышында әрләшә башлаганнар. Ир ачуыннан ау мылтыгына ябышкан һәм берничә мәртәбә һавага аткан, шуннан соң бакчачылык ширкәтендәге өенә киткән.
Бу очрак буенча хезмәт тикшерүе үткәрелгәннән соң, «мылтыклы хезмәткәр» эчке эшләр органнарыннан азат ителгән. Моннан тыш, полициянең патруль-пост хезмәте аерым батальоны командиры урынбасарына, тәрбия эшләрен тиешенчә үткәрмәгәне өчен, катгый кисәтү белдерелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: