16+

Пушкин белән Тукай – ике йолдыз

Бөек шагыйрьләрнең иҗатлары шигърияткә генә түгел, әдәбиятка да, халыкның милли аңы һәм туган тел үсешенә дә зур, уңай йогынты ясый. Пушкин, Лермонтов, Һете, Һейне, Петефи, Абай, Шевченко һәм Тукай - шундыйлардан.

Пушкин белән Тукай – ике йолдыз

Бөек шагыйрьләрнең иҗатлары шигърияткә генә түгел, әдәбиятка да, халыкның милли аңы һәм туган тел үсешенә дә зур, уңай йогынты ясый. Пушкин, Лермонтов, Һете, Һейне, Петефи, Абай, Шевченко һәм Тукай - шундыйлардан.


Габдулла Тукай - халык үзе тудырган милли, чын мәгънәсендә татарның беренче халык шагыйре булуы белән бергә, Муса Җәлил язганча, «әдәби телебезгә нигез салучы» да. Шуның белән бергә аның иҗаты милли кысалар белән генә дә чикләнеп калмаган, бәлки, рус һәм дөнья әдәбияты үрнәкләре белән дә тыгыз үрелгән.

Рус поэзиясендә Пушкинның даһилыгы берен­челәрдән булып төрле стиль­ләрне кушып иҗат итүгә нигезләнсә, Тукайның бөеклеге дә халыкның җанлы сөйләм теле белән язма телне (китап телен) һәм стильләрне бергә үреп иҗат итүдә гәүдәләнә. Бу җәһәттән караганда, Тукай иҗаты идея-эстетик, социаль иҗтимагый роле белән генә түгел, ә бәлки, әдәби тел, матур әдәбият өлкәсендәге реформаторлыгы белән дә зур әһәмияткә ия.

Пушкин кебек, Тукай да үзенең бөтен иҗатын кимсетелгәннәрне яклауга, кешенең кешене изүенә, явызлыкка каршы гади халыкның бәхете өчен көрәшкә багышлаган, чөнки шигьрияткә ул да Пушкин кебек шул бөек гуманистик, демократик идеяләр белән рухланып килә. Шуңа күрә ул үзе дә кешенең иң нечкә кичерешләрен тасвирлаучы лирик та, ялкынлы публицист та, ике йөзле, әхлаксыз корсак колларыннан ачы, үткен итеп көлүче сатирик та, халык авыз иҗатын дәртләнеп өйрәнүче галим дә, балаларның рухи дөньясына, зәвыкларына туры килердәй дәреслекләр төзегән педагог буларак та формалашып, тәмам өлгереп җитә.

Александр Пушкин вафатына - 180, Габдулла Тукай вафатына 114 ел вакыт узып барса да, бу ике бөек шагыйрьнең иҗатлары, димәк, телләре дә хәзер дә үз халыкларына аеруча якын һәм кадерле, аларның бүгенге зәвыкларына - хис-тойгыларына, уй-фикерләренә туры килә, эстетик ләззәт тәрбияләүне дәвам итә, чөнки һәр икесенең дә иҗатлары халыкчанлык, патриотик, гуманистик идеяләр, ихласлык, саф күңеллелек белән сугарылган.
Бу ике бөек шагыйрьнең иҗатын һәм телен янәшә куеп, чагыштырып, тикшереп карау кызык­лы, файдалы, әһәмиятле, дәлилле, объектив нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Тукай һәм Пушкин кулланган алфавит белән әлифба да уртак язуыбызга нигезләнгән.

Тукайның Пушкин иҗатына мөрәҗәгать итүе 1906 елдан башлана: ул аның 1824 елда язылып, тәмамланмый калган бер исемсез шигырен тәрҗемә итеп, «Уклар» журналының 1906 елгы өченче санында «Шүрәле» имзасы белән «Пушкиннән» дип бас­тыра. Алдагы иҗатында да аңа берничә тапкыр мөрәҗәгать итә. «Бер татар шагыйренең сүзләре» (1907) шигырендә:
«Пушкин илә
Лермонтовтан үрнәк алам,
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам», - дип яза.

1908 елда Пушкинның «Узник» (1822) шигырен «Мәхбүс» дип тәрҗемә итеп, аңардан үрнәк алып, «Вак-төяк» шигырен язып бастыра. 1909 елда «Җавап» шигырен яза, тик ул аны үзе исән чагында нәшер итми. 1911 елда Пушкинның «Сказка о мертвой царевне и семи богатырях» исемле әкиятендәге бер өзектән файдаланып, «Җил» шигырен яза. Ул «Күңел җимешләре»ндә теркәлгән. Шул ук елда аның «Десятая заповедь» шигыреннән файдаланып, «Тәүбә вә истигъфәр» шигырен язып, «Ялт-йолт» журналында бастыра.

Тукай белән Пушкинның поэтик телләре арасындагы охшашлыкка, уртаклыкка бик күп мисаллар китерергә булыр иде. Мисал өчен, Пушкин һәм Тукай иҗатында архаик, ягъни искергән сүзләр шактый мул кулланылган. Бу, бер яктан, алар иҗат иткән чордагы әдәби телнең чагылышы булса, икенче яктан, поэтик телнең сөйләшү һәм китап теленнән аерым, сәнгатьле сөйләм икәнлеге ачык­лана. Әгәр аларны хәзерге телдәге сүзләр белән алмаштырсаң, ул әсәрләрнең эстетик кыйммәте юкка чыгып, эчтәлекне сөйләп бирүгә, мәгълүмат чыганагына әверелер, ул замандагы әдәби телне дә күз алдына китереп булмас иде. Шуңа күрә Пушкин һәм Тукай әсәрләрен өстән-өстән генә түгел, игътибар белән, сүзләрнең асыл мәгънәсенә төшенеп укырга кирәк.

Пушкин перифразларны - бер үк әйберне икенче төрле итеп әйтүне бик киң һәм яратып кулланган. Бу - Тукай иҗатына да хас.
Пушкин һәм Тукай тел-сурәтләү чараларын киң куллану белән генә түгел, бәлки аларны кулланмыйча да сәнгатьчә югары дәрәҗәдәге әсәрләр тудыра алу белән дә охшаш. Пушкинның атак­лы, искиткеч саф, лирик, үзенең тирән кичерешләренә нигезләнгән, нибарысы сигез юлдан торган «Я вас любил...» шигыре исә архаик сүзләр, тел-сурәтләү чаралары белән дә чуарланмаган, бүгенге әдәби телгә туры килә, әмма ул дөнья поэзиясенең иң яхшы әсәре буларак танылган.

Тукайның «Мәхәббәт», «Сөек­лемнең кабер ташына» шигырь­ләрендә шулай ук ярату, гашыйк булу, яшерен сөю газаплары дулкынландыргыч итеп тасвирлана, Пушкин да искә алына, аның шигыренә аваздаш яңгырый:
«Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь,
әйтегез, рухланмаган?
Байроның, Лермонтовыңмы,
Пушкинеңме - кайсысы»?

(«Мәхәббәт»)
Пушкин һәм Тукай иҗаты тагын бер охшашлык, уртаклык белән тулыланды: 2016 елда Татарстан Рес­публикасы Фәннәр академиясе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан төзелгән, моннан 40 ел чамасы элек әзерләнә башлаган Габдулла Тукай энциклопедиясе дә, ниһаять, дөнья күрде. 864 биттән, 2358 фәнни-нәзари мәкаләдән, шагыйрьнең безгә мәгъ­лүм булган 780 шигъри, публицистик, сатирик әсәрләре һәм аларга анализдан, сигез тематик юнәлештән торган әйтеп бетергесез бәһале әлеге уникаль хезмәт безнең халкыбызга, туган телебез, әдәбиятыбызга, мәдәния­тебез, сәнгатебезгә искиткеч зур хәзинә, горурлык булып өстәлде. 1978 елда Нил Юзиев, Әбрар Кәримуллин башлаган бу эшне Зөфәр Рәмиев җитәкчелегендәге коллектив искиткеч затлы, сыйфатлы итеп башкарып чыккан. Пушкин һәм Тукай энциклопедиясенең булуы үзе генә дә ике бөек, даһи шагыйрьнең дөнья поэзиясе күгендә бертигез дәрәҗәдә балкып януын гәүдәләндерә.

Тукай һәм Пушкин теле турындагы бу язма мәгълүмат бирү өчен генә түгел, ә бәлки Россия Федерациясендә Александр Пушкинның туган теле - рус теле белән Габдулла Тукайның туган теле - татар теле бертигез дәрәҗәдә булыр­га тиешлекне раслау, шуны сүздә түгел, гамәлдә тормышка ашыруны таләп итү максатын күздә тотып язылды.

1900 елдан башлап Пушкинның бик күп әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителгән. Бу - халкыбызның рус шагыйренә, рус теленә карата ихтирамы, хөрмәте турында сөйли. Хәзерге вакытта рус телен белмәгән татар аздыр.
Дөрес, Тукай әсәрләре дә рус теленә тәрҗемә ителгән, әмма ике дәүләт теле гамәлдә булып саналган Татарстанда русларның Тукай теленә ихтирамы һәм хөрмәте юк дәрәҗәсендә. Киресенчә, алар безнең телне белергә дә, аралашырга да теләми, хәтта мәктәптә балаларына өйрәтүгә дә каршы килә (кызганыч, мондый мөнәсәбәт милләттәшләребез арасында да күзәтелә). Нәтиҗә ясап әйткәндә, бездә ике бөек шагыйрь - Тукай һәм Пушкин иҗатына, алар иҗат иткән рус һәм татар теленә карата бертигез дәрәҗәдә игътибар һәм ихтирам сүздә түгел, гамәлдә булырга тиеш!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading