“Мин яңа тормыш кичермим бит, шуңа көн саен интервью бирүнең мәгънәсен күрмим”, – ди Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов.
Дөрестән дә, аның турында соңгы 2-3 елда зур әңгәмә күргәнем булмады, шуңа кызыксынып, әңгәмә корырга тәкъдим иттем. Ялгышмадым, чөнки элеккеге әңгәмәләрендә яңгыраган фикерләр тормыш тәҗрибәсе белән башка төсмер алган.
– Илфак, биографиягезне өйрәнеп чыктым. Сез рус авылында тугансыз икән. Балачак ничек үтте соң?
– Бөтен документларда Мөслим районы Рус Шуганы авылында туганмын дип язылган. Әмма балачагым Түбән Табында узды. Шулай да кызыксынып, Рус Шуган авылына барып кайттым. Анда үскән булсам, бәлки, рус егетенә әйләнеп беткән булыр идем. Мин андагы мохитне бик хәтерләмим. Әмма әни ул чакларны бик яратып искә ала. “Без көн саен ашарга пешереп тормый идек”, – ди. Күрше-тирәләр белән җыелышып, гел кичке ашны бергә ашый торган булганнар, бар эшне күмәк башкарганнар. Шулай да, “җан тартмаса, кан тарта” дип әйткәндәй, әти-әниләр Түбән Табынга күчеп кайтканнар. Энекәшләрем Ришат белән Руслан шунда тудылар. Мин дә, Руслан да иҗат кешеләре, шуңа гаиләдә бер акыллы кеше – уртанчыбыз Ришат. Ул авылга кайтып йорт салып чыкты, әти-әниләргә дә күз-колак. Без халык өчен эшләсәк, Ришат – гаилә өчен эшли, шөкер. Мин аның белән бик горурланам.
Балачакка әйләнеп кайтсак, безнең йорт авылның бер читендә, ындыр табагы янында торды. Анда ялганыш булгач, бездә дә ут сүнә иде. Шундый кичләрдә әни безгә әкиятләр сөйләгәнен хәтерлим. Әни сөйләгәннәр безгә сеңеп барган, күрәсең. Балалар бакчасында әни кебек башка балаларга әкият сөйләгәнем булды. Балачактан хыялый булганмын инде. Әнидән: “Айның розеткасы кайда икән? Нишләп аның уты бар?” – дип сораганым истә. Әни безне сөйләштереп үстерде. Һәркемгә ачык, аралашучан булуым аннан киләдер.
– Әти-әниләрегез иҗат кешеләре түгел бугай?
– Әни – укытучы, әти – мал табибы булып эшләде. Әмма алар икесе дә күңелләре белән иҗат кешеләре булганнардыр. Бик матур рәсем ясыйлар иде. Әни мәктәп балаларына биюләр дә куйды. Бервакыт Яңа ел кичәсендә әни янында кулларын җәеп җибәреп, сиптерә-сиптерә әти бии. Аның биюен күреп шаккаттым. Аларны шушы иҗат берләштергәндер дә, бәлки.
– Өч егет үскәч, күбрәк әти тәрбиясен алгансыздыр?
– Дөресен әйткәндә, безгә әти тәрбиясе эләкмәде. Бу 1990 елларда үскән барлык балаларга да кагыладыр. “Ни өчен хәзер хатын-кызлар көчлерәк, тормыш арбасын тартып барырга әзер?” – дигән сорауга да бу өлешчә җавап булып тора. Безне әниләр тәрбияләде. Әйтик, шул ук күршедәге абыйлар зур шәһәрләргә йөреп эшләделәр, гаиләләре янына ял көннәренә генә кайта иде. Минем әти авылда калса да, өйдә тормады диярлек. Үзегез беләсез, авылда мал табибының эше төнлә дә бетми. Дөрес, әти гаиләдә авторитет булды. Әни – прәнник, әти – чыбыркы иде. Аның “катырак” булырга өндәвен генә хәтерлим. Хәзер четерекле мизгелләрдә: “Әти нәрсә эшләр иде?” – дип уйлап куям кайвакыт. Әкият тыңлап үскәч, күңел нечкә инде.
– Шул ук вакытта сез “туры Тукай” да әле. Театрдан китеп янәдән аңа кайтуыгыз да шуңа бәйле, ялгышмасам.
– “Туры Тукай” кебек кешеләр сүзне нәрсәдер өчен, нәрсәдер үзгәртү теләге белән әйтә. Минем очракта ул артык гадилектер. Ни өчен әйткәнемне белмичә әйткән сүзләрем дә булгалады. Кайбер сүзләр өчен бүген дә үкенәм. Тормышта авыр мизгелләрем иде, мин сынмаска, сыгылмаска тиеш идем. Ләкин булдыра алмаганмындыр. Театрдан китү һәм кире әйләнеп кайту үзе бер сабак булды. Әмма мин, нәрсә булса да, гафу үтенергә тырышам. “Син бит гаепле түгел, ник гафу үтенәсең?” – дип сораучылар да бар. Шулай да, минемчә, һәр бәхәстә ике гаепле була. Мин ихлас гафу үтенәм, бу яктан вөҗданым чиста. Аны кабул итәләрме, әллә юкмы – башка мәсьәлә.
– Сез бик тәмле телле кеше бит. Гафу үтенгәнне кабул итмәүчеләр дә бармыни?
– Кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә каласым килә. Начар кешеләр дә, яхшы кешеләр дә юк. Минемчә, “тәмле” итеп сөйләшү бер дә начар әйбер түгел. “Үзеңә хөрмәт күрсәтүләрен теләсәң, башкаларга хөрмәт күрсәт”, – диләр. Мәсәлән, театрга килгәч тә, бөтен апалар белән кочаклашып исәнләшеп чыгам, егетләр белән кул биреп исәнләшәм. Һәрберсенең кереп хәлен белеп китәргә тырышам. Студентлар белән эшләгәндә дә һәрберсе белән исәнләшәм. Исәнләшми калсам, миңа уңайсыз, авыр. Дөрес, бер кеше белән исәнләшмим – бу аның теләге. Ул яшьлеге, мин – минлегем белән сөйләшмәскә булдым. Мин гафу үтенеп карадым, ләкин...
– Ә кешеләргә үзгәрергә мөмкинлек бирәсезме?
– Бирәм, кайвакыт артык күп тә бирәм. Үпкәләшеп, бәхәсләшеп, ачу саклап йөрисем килми. Без бүген – бар, иртәгә – юк. Мин дә фәрештә түгел, ялгыша алам. Үкенеп түгел, сөенеп яшәргә кирәк.
– Илфак, премьераларны карап барабыз. Әмма сезнең сәләтне тулысынча ачып бетергән әсәрне, дөресен әйтәм, хәтерләмим. Мөмкинлек бирмиләрме?
– “Мөмкинлек бирмәделәр”, – дип әйтә алмыйм. Әйтик, “Йосыф-Зөләйха”да Йосыфны уйнадым. Ул вакытта тәҗрибәм җитеп бетмәгәндер, бәлки. “Төш”, “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектакльләрендә рольләремне бик яратып уйнадым. Артист – режиссер куйган бурычларга, роленә ышанырга тиеш. Дөрес, соңгы арада үзем спектакльләр куя башлагач, бәлки, мин ышанмый башлаганмындыр. Мин артык төпченә башлыйм, шуңа эчке конфликт туа. Ә артист һәрвакыт үзен “сындырырга” тиеш. “Ал яулыклы язмышым”да да үземне берникадәр “сындырдым”. Ул миңа җиңел бирелмәде. 2017 елда театрдан киткәнче эшләү җиңелрәк иде. Менә шул тәнәфес вакытында дөньяга карашлар бераз үзгәрде, шуңа хәзер рольләргә алынганда үз өстемдә ныграк эшләргә кирәк. Мине ача торган рольләр булыр әле дип ышанам. Һәр кешенең үз сәгате. Мин, мәсәлән, “Сызгыра торган уклар”да Албуганы уйнар идем.
– Сезне Ирек Хафизов белән бутамыйлармы?
– Булгалый инде. Илфат дип тә әйтәләр, мин инде кешеләрне артык төзәтеп тормыйм. Ирек абый белән бутаган очраклар булды. Моннан 15-16 ел элек Себер якларына гастрольгә бардык. Гримеркага көр гәүдәле бер ир-ат килеп керде. Тавышы шундый калын, бераз ачулы кебек тә тоелды. “Хафизов кая?” – ди. “Мин”, – дим. Яныма килеп утырды да: “Әтиеңә сәлам әйт”, – дип сөйләп китте. Мин инде уйга баттым: әти гомер буе ветеринар булып эшләде, монда ничек килеп эләккән икән? Ярый, бу әфәнде белән сөйләштек, хушлашканда: “Айдарга сәлам әйтерсең инде, онытма”, – ди. “Мин бит Илшатның малае”, – дим. Ялгышкан инде, фамилия бер бит. Бик уңайсызланып чыгып китте. Безнең театрда, гомумән, Хафизовлар күп, шуңа кем дип әйтсәләр дә, иң мөһиме – килеп кыйнамасыннар һәм акча сорамасыннар (көлә).
– Сез театрдан тыш тагын нәрсә белән шөгыльләнәсез?
– Шәһәрдә кайнарга кирәк, кайнамасаң, артта каласың. Рәсми эш урыннарым – театр һәм институт. “Тәртип” радиосында мин чакырулы кеше, аннан тыш мәҗлесләр, кичәләргә сценарийлар язу, спектакльләр кую белән мәшгуль. Барысы да иҗади эш, ләкин ансыз яши алмыйм кебек. Кайвакыт эштән арып кайткач, кар көрәргә чыгып китәм. Физик эш уйларны рәткә салырга булыша. Вакыт җиткәндә спортзалга барам. Көн дәвамында буш вакытым юк диярлек. Бер эшне дә онытмас өчен көндәлек алып барам. Алай да кайчак онытыла әле.
– Сез социаль челтәрләрдән дә читләштегез. Вакыт җитмиме?
– Әйе. Хәзерге вакытта иҗат кешеләре ансыз булдыра алмый кебек. Иҗатны киң аудиториягә җиткерүнең иң уңайлы ысулларының берсе ул. Ләкин минем бүгенге көн өчен түгел, үткән яки киләчәк өчен эшлисе килә. Аннан: “Мин бүген менә моны ашыйм, мин бүген монда эшлим”, – дигән контент урнаштырасы килми. Социаль челтәрләр алып бармау – саклану чарасы да. Кызыбыз Нәргизә чак кына аяксыз калмады. Без аны биетеп, төрле түгәрәкләргә йөртеп, барысын да социаль челтәрләргә куеп, сокланып, күз тидердек дип уйлыйм. Бәлки, мин картаеп та барамдыр. Бүгенге көндә миңа ниндидер лайклар кирәкми.
– Нәргизәгә нәрсә булганын тәгаен ачыклый алдыгызмы?
– Табиблар төгәл аңлатма бирә алмады. Коронавирус белән авыргач, кызыбызның сөякләре чери башлады. Миңа ул вакытта бернәрсә дә кирәкмәде. Иң мөһиме – бала исән-сау булсын дип яндым. Кемгә генә, кая гына бармадык. Мин кайсы Аллаһка ялварырга белми торган чиккә җиткән идем. Бу авыруга дәва да, аңлатма да таба алмадылар. Дөресрәге, хәзер дә таба алмыйлар. Нәргизәгә һәр җомга укол кадыйлар. Әлегә авыру йокыга китте, шөкер. Дарулар үзләре турында барыбер белгертә. Умыртка баганасын рәткә китерү өчен корсет кидерттек хәзер. Тулаем, гап-гади балалар кебек инде: йөгерергә, артык физик йөкләнеш алырга гына ярамый. Хәле начар якка үзгәрмәсен инде дип телим.
– Сез өч кыз әтисе. Кызлар бер-берсенә охшаганмы?
– Нәргизә балачактан бик акыллы, тәртипле бала иде. Уртанчы кызыбыз Нәзирә – шук, кызыксынучан. Энергиясе ташып тора, күз тимәсен. Ә төпчек Наирә – Нәргизә кебек акыллы да, Нәзирә кебек шук та, үҗәт.
– Хәләлегез Альбина белән беренче “свидание”не хәтерлисезме?
– Альбина – Казан кызы, шуңа очрашуга кая чакырырга белмәдем. Урынны үзенә сайларга куштым. Әле дә хәтерлим, Альбина мине имәнлеккә, урманга чакырды. “Мондый кешеләр дә була икән”, – дип шаккаттым. Авыл баласы буларак, миңа андый очрашу ошый инде, әлбәттә. “Альбина да табигатьне ярата икән”, – дип уйлап куйган идем. Үзенчәлекле, уникаль ул. Бәлки, шул ягы белән үзенә караткандыр да. Мин, гомумән, бераз һавада очып йөрим. Ә Альбина миңа бөтенләй очып китмәскә булыша, ул төпле кеше. Бар яктан акыллы хатын-кыз. Миңа калса, без бер-беребезгә бик туры киләбез.
– Быел бергә гомер итүегезгә 15 ел. Мәхәббәтегез үзгәрдеме?
– Үзгәрә инде ул. Очрашып йөргән вакытта бер төрле, гаилә коргач – башка мәхәббәт. Безнең хәзер биш еллап бәхәсләшкәнебез дә юк кебек. Мин кайчан соңгы тапкыр талашканыбызны искә төшерә алмыйм. Шундый дәрәҗәгә җиттек, шөкер, сүзсез дә аңлашабыз. Мин кызып китсәм, Альбина дәшми кала. Альбина әйтсә, мин дәшмим.
– Элек театр Сабантуе уза иде. Анда көрәшеп откан чакларыгыз да булды. Хәзер дә көрәш белән кызыксынасызмы?
– Әлбәттә, Сабантуйларны, ярышларны карарга яратам. Җенем сөйми сөйләшеп көрәшүне. Районда көрәшчеләр алдан кемнең кайсы авылга барасын бүлешеп куялар да, җиңеп, бүләкне алып кайтып китәләр. Авыл халкы акча җыеп бүләк куйган, ә монда читтән ниндидер кеше килә дә, бүләкне алып китә. Миңа калса, бу дөрес түгел. Авыл Сабантуенда шул авыл кешеләре, һич булмаса, ул авылның кияве катнашырга тиеш. Элек көрәштә җиңгән батыр сабанны җиргә батырып, җирне иң беренче булып сөрүгә лаек булган. Килгән-киткән кешегә синең авылың кирәкме? Әйе, авыл батырына дөньякүләм дәрәҗәдәге спорт остасы алымнарын күрмәссең, бәлки. Ләкин бу иң гадел юлдыр.

Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Комментарийлар