Шәһри Казан

«Рафизия әбинең сулышы килешә»

Балтач районында яшәүче Рафизия әби турында шулай диләр. Районның бик күп кешеләренә аның кулларының шифасы тигән, алар әле дә булса аңа рәхмәтләрен җиткереп тора икән.

Куркулык кою
Рафизия әби әйтүенчә, һәр авыруның үз дәвасы бар. Иң элек дога белән дәвалап карарга кирәк, аның файдасы бик зур ди. Әмма кайбер чирләргә бары им‑том гына килешә икән. Тик аны бөтен кеше дә башкара алмый шул. Өшкерүче әби үзе аны Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бер бүләк дип саный:

- Электән үк минем хакта, гипнозлы, диләр иде. Яшьрәк вакытта сөякләрем чыгып аптыратты. Янгул авылында сөяк утыртучыга баргач, ул, синең гипнозың бик көчле, хәтта минекен дә җиңә, диде. Шуннан соң мине дә сөяк утыртырга өйрәтте. Үзем гәүдәгә кечкенә булгач, дәү сөякләрне утыртмыйм. Вак сөякләргә генә җитә көчем. Аннан күршебездә өшкерә торган Фатыйма тәтәбез бар иде.
Авырткач, аңа да кергәләдем, зиһенең яхшы синең, дип, ул өшкерергә өйрәтте.

Рафизия әбинең им-томнары эч чәнечкәндә, баш бик нык авыртса (ул аны үзе гөрнә кимерү дип атый), күзгә арпа чыгып аптыратса, күкрәктә мастит булганда, ягъни мәсәлән күкрәк бизләре ялкынсынганда, аркага сырхават чыкканда бик булыша ди. Шуңа өстәп куркулык та коя ул.

- Авылыбызда берәү бик авыртты, - дип сөйли үзе. - Әллә ничә тапкыр ашыгыч ярдәм чакырттылар. Хастаханәдән дәваланып кайта да кабат авырый башлый. Бәлки, ярдәмем тияр дип, хәлен белергә бардым. Куркулык койдым, башта бөдрә чәчле бер ир‑ат башы барлыкка килде. Бер авылда эшләгәндә артыннан бер ир куган икән, шуннан куркып калган. Ходайның рәхмәте белән, шуннан соң бик тиз савыкты. Дарулар, табиблар да ярдәм итә алмаса, өшкерүчеләргә барып карарга кирәк. Ерак бер авылдан да килгәннәр иде мине эзләп. Бер кыз бала эштән кайткан да авырып киткән. Төне буе йоклый алмаган, әти‑әнисе сәгатьләр буе саклап чыгалар икән. Йөри дә алмый иде бичара. Яшьләргә гел әйтеп киләм: теләсә кая йомышыңны үтәргә ярамый, түбәдән яңгыр суы аккан җиргә утырудан сакланыгыз. Йомышыңны ялан җирдә үтәргә туры килсә, өч тапкыр тамак кырып, аягың белән шул җирне ышкырга - шайтаннарның табаклыгына туры килүдән сакланырга кирәк. Бу кыз белән дә шулай булырга тиеш дип уйладым. Куркулык койгач, хәле җиңеләйде. Куркулыкны ай башында тынычлыкта гына эшләргә була, аны эшләгәндә беркем дә комачауларга тиеш түгел.

Эч чәнечкәннән уклау
Рафизия әби безгә эч чәнечкәннән ясала торган им‑том турында да сөйләде.

- Бигрәк тә бәбәйләрдә була ул, эчләре чәнечкәндә алар аякларын тартып елыйлар. Бу балага чәнчү булган дип уклау белән имлисең. Им‑том эшләрен атна кич яки җомга көнне генә эшләргә ярый. Баланың да, әнисенең дә башына яулык ябасың. Баланы төньякка каратып, матча булса, матча турысына саласың. Уң ягына басып, баланың, әтисенең исемен әйтеп, тугызга кадәр саныйсың да туфракка китсен дисең. Җидегә кадәр саныйсың да җилгә китсен, бишкә кадәр санап бишкә китсен, өчкә кадәр саныйсың да очып китсен дисең. Берне әйтеп берлексез булсын дисең, аяк очына таба уклау белән ышкып торасың. Соңыннан, бисмилла әйтеп, догалар белән өшкереп җибәрәсең.

Күзгә арпа чыкса
- Кайберәүләр күзләренә арпа чыгудан җәфалана, аны, гадәттә, операция белән генә бетереп була. Аны имләгәндә шулай ук төньякка каратып утыртасың. Элеккеге бер, өч, биш тиеннәрең булса, шулар белән имлисең. Акча булмаса, сул кулның урта бармак белән күрсәткеч бармак арасына тыгасың да бармак белән күзнең арткы очына таба ышкыйсың. Ул кешенең исемен, әтисенең исемен әйтеп, күз өстенә арпа чыккан имлим дип ниятеңне әйтәсең. Шулай ук тугызга кадәр санап, алда әйтеп күрсәткәнчә, сөйли барасың, акчаны сул ягыңа ыргытып барасың. Имләп бетергәч, туфракка кит, беткәнмени сезгә җир астында кондызлар, ник фәлән кешегә чыктыгыз дип, акчаларны типкәлим. Кояш баегач, кешегә эндәшми-нитми генә үзеңнән түбәнгә таба җиде юл чатына барасың. Барып җиткәч, өеңә кайтыр юлга борыласың. Аннары акчаларны сул кул белән арт якка ыргытасың. Фәлән кешене ашамагыз, эчмәгез, сезгә азык, фәлән кешегә саулык дисең. Өеңә кайткач лып итеп утырасың.

Баш чатнаудан мунчала
- Аны сарымсак белән дә ышкып өшкерәләр, әмма иң файдалысы - юкә мунчаласы. Аның бик калынын алырга кирәкми, чөнки өзгәлисе була. Мунчаланы тип‑тигез итеп колак өстеннән бәйләп куясың һәм муен чокырына, маңгайның чат уртасына, ике колак өсте тирәсенә карандаш белән билге куясың. Уңгамы, сулгамы ауганын бе-лү өчен, ал белән артны, ике колактан башланган җирне тотып карыйсың. Башыңны шакмаклы сөлге (аны икенче төрле вафельный сөлге диләр) белән боргычлап бәйлисең. Өч тапкыр каты итеп сугасың да кайдан килдең, шунда кит дип, мунчаланы баш түбәсенә куеп өзгәлисең дә очырасың. Син күр дә, мин күр, бер 15‑20 минуттан баш авыртуы бетә.

Мастит булганда
Әби аны үзенчә имигә ымсым булу ди.

- Ул күбрәк яңа гына бала тапкан хатыннарда була. Табиблар бу очракта күкрәкне яра гына, чөнки башка әмәле юк. Ә мин аны кайрак, тарак һәм мунчала белән имлим. Авырган кешене төньякка каратып утыртасың. Исемен, әтисенең иемен әйтеп, ымсын булган, шуны имлим дисең. Шул ук тугызга кадәр санап, өстә алдан әйтеп киткән сүзләрне кабатлыйсың. Әйткән арада тарак белән ул урынны ышкыйсың. Аннары кайрак белән шулай ук эшлисең. Мунчала белән дә шуларны ук кабатлыйсың. Идәнгә ташлап барган таракны да, кайрак белән мунчаланы да җир астындагы коңгызларга китегез дип типкәлисең. Имләгәч тә тиз генә чыгып китәсең. Сине озатып калырга тиеш түгелләр. Күптән түгел генә бер яшь әни янына алып барганнар иде. Мин имләп чыгып китүгә үк, икесе бергә тынычлап йоклаганнар.

Пешкән, шешкән, яраланган кул-аякларны, бетчә чыккан битне Рафизия әби менә болай дәвалый икән. Эретелмәгән кара чыршы сагызын, кер сабынын, туң май, тоз, бал, тома балавыз, үрмәкүч пәрәвезен барысын бертигез күләмдә алып кушасың да сүрән утта кайнатасың. Суынгач сөзәсең дә кирәкле урынга сөртәсең.

- Тамакка сөяк кадалса йә акча йотсаң, тиз генә күрсәткеч бармакны юешләп йә төкрек тидереп тозга манып аласың да кече телгә тидерәсең, әгәр дә бер генә тидерүдә чыкмаса, тагын кабатлыйсың, - ди.

Тиз генә теле ачылмаган баланың баш өстендә яңа йозак ачарга кирәк икәнлеген дә белдек без өшкерүче әбидән. Ашказаны эшләмәгәндә исә уң кулның чәнти бармагының бер буынын йон җебе белән кысып бәйләргә кирәк. Шунда ук ашказаны эшләп китә ди.
Геморрой булганда мокрица булыша икән.

- Яңгырлы елда күп була ул. Бүрек хәтле итеп аласың да тазга саласың, өстенә яңа гына кайнап чыккан якынча дүрт‑биш литр су коясың. Суы пешермәслек итеп суынгач, өстенә утырасың...

Вакытыбыз иркен булса, әбиебез әле тагын бик күп им‑том турында сөйләгән булыр иде. Үзем үлеп китсәм, алып укырлар, ярдәме тияр дип, бөтен белгәнен бер калын дәфтәргә язып куйган ул. Китәр алдыннан әби безне кыстый-кыстый чәй эчерде. Табынында ниләр генә юк иде аның. Августның соңгы көннәре булуга карамастан, бакчасыннан яңарак кына кура җиләген дә, кара карлыганын да, каен җиләген дә, виноградын да җыеп кергән. Артыш җиләген дә киптереп куйган. Алмадан күп итеп как ясаган. Яңа гына аерткан балын да куйган. Өстәлендә хәтта урман чикләвеге дә бар иде, анысы да бакчасында үсә икән. Кибет кәнфитләрен, печеньеларын яратмый икән. Алма, балан бәлешләрен, баллы кабартмаларын да үзе пешергән. Тәмләп чәй эчкән арада ул безгә үзенең үгет-нәсыйхәтләрен дә җиткерде.


Урман, бакча нигъмәтләре белән чәй өстәле.

- Дөрес, гадел булырга кирәк. Кеше чагарга, ялган сүз сөйләргә ярамый. Кеше белән талашканда беркайчан да соңгы сүзне әйтмәгез. Ходайга таяныгыз...

Сулышы сихәтле дип юкка гына әйтмиләр икән Рафизия әби турында. Аның белән сөйләшкәннән соң, арыганлык та бетте, күңелләр дә үзенә бертөрле чистарынып-пакьләнеп китте.

Без дә им-том иттек
1. Баш әйләнәсенә дүрт тамга салабыз.


2. Башның кайсы якка түнгәнен билгелибез.


3. Төен урынына җайлап кына йодрык белән сугабыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 10 ноябрь 2022 - 07:33
    Без имени
    Ничек бу эбине табарга , бик киряк 9 ел жаза чигям куркудан
  • 24 ноябрь 2018 - 22:20
    Без имени
    Эби сез аксубайда укытучы булып эшлэмэдегезме ?
  • 19 ноябрь 2018 - 11:50
    Без имени
    Мина языгыз пожалуйста ничек курку коярга. Мин сезгя бик ряхмятле булырмын