16+

Рөстәм Миңнеханов: “Республикада хәләл ярминкәләр уздыру яхшы традициягә әйләнде”

Бүген «Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара хәләл-ярминкәсе ачылды.

Рөстәм Миңнеханов: “Республикада хәләл ярминкәләр уздыру яхшы традициягә әйләнде”

Бүген «Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара хәләл-ярминкәсе ачылды.

Ул "Россия Ислам дөньясы: KazanForum" 15 нче халыкара икътисади форум кысаларында узучы беренче рәсми чара. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел форум икенче ел рәттән федераль масштабта уза торган чара булып тора. Анда катнашучылар саны да икеләтә арткан.

-    Бу Россия белән Ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне алга таба үстерүнең мөһимлеген һәм зарурлыгын чагылдыра. Бүгенге көндә хәләл продукциянең дөньякүләм базары динамик үсештә. Татарстанда гына да «Хәләл» стандарты буенча 100дән артык азык-төлек товарлары җитештерүче исәпләнә. Һәм бу товарларның якын һәм ерак чит илләргә актив экспортлануы сөендерә, - диде республика Рәисе. 
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикада хәләл ярминкәләр уздыру яхшы традициягә әйләнде. Аларда катнашучыларга ул яңа сәүдә элемтәләре урнаштырырга мөмкинлек бирә. 

-    Бүген монда Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән төрле продукция сайлау мөмкинлеге зур, - дип билгеләп үтте ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading