Шәһри Казан

Социаль ипотека программасы буенча фатирлар йорт төзелеп беткәч кенә биреләчәк

Ай башында социаль ипотека программасында катнашучылар арасында шау-шу булып алды. 1 апрельдә Татарстан Дәүләт торак фондының рәсми сайтында куллануга тапшырылмаган йорттан бүленгән фатирларны кабат конкурста уйнатырга дигән хәбәр чыкты. Бу «апрель шаяруы» социаль ипотека программасында катнашучылар арасында канәгатьсезлек уятты.

Вәгъдә ителгәнне өч ел көтәләр

Күпләр, булачак фатирлары турында хыялланып, сабыйлары өчен мәктәп, балалар бакчасын да шул тирәдә барлап куйганнар иде югыйсә. Ризасызлык белдереп, Оренбург тракты, 3нче йорт тирәсендә халык митингка да чыкты, социаль челтәрдә үз төркемен булдырды. ­Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә дә җыенганнар иде дә, узган шимбәдә мәсьәләгә ачыклык кертелде. Татарстан Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин журналистларга социаль ипотека программасына кертелгән үзгәрешләр турында хәбәр итте.

Үзебезнең дә, социаль ипотека программасы буенча фатир откач, өй туен бер ел буе көткәнебез исемдә. Күпләр төзелеп килүче йортка барып, булачак фатирларына кереп карап, хыялланып йөри иде. Митингка чык­кан халыкның да хәлен аңларга була.

– 2013 елда Оренбург тракты урамы, 3нче йорттан фатирлар уйнатылды. Ул вакытта бу урында ялан кыр иде әле. Шулай да без тәвәккәлләдек. Конкурста катнашырга булдык һәм, Ходай кушып, оттык. Ул чакта сөенгәннәребез, фатир ачкычлары тапшырдылармыни! Безгә вакытлыча беркетмәләр бирделәр. Акрынлап, торакка җиһазлар да карый башладык. Йортны 2015 елда төзелеп бетә, диделәр. Әмма вәгъдә ителгәнчә булмады. Көтәргә әзер идек. 1 апрель көнне уйнатылган бу фатирларны дөрес түгел дип санарга дигән хәбәр басылды. Әлеге яңалык аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Без вакытлыча фатир алып торабыз, социаль ипотека программасы буенча откан юк фатирга ай саен акча түләп барабыз. Тиздән үз почмагыбыз була дип хыялланганда, фатир синеке түгел дисеннәр әле. Социаль ипотека программасына карата ышанычыбыз кимеде, мохтаҗларга исәпләнгән программа, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә фатирлы булуның бердәнбер юлы бит инде бу, – ди Марина ханым.

Кагыйдә үтәмәүчеләр программадан төшеп калачак

Дәүләт торак фонды башкарма җитәкчесе Тәлгать Абдуллин, социаль ипотека программасында чиратта торучылар арасында, бюджет өлкәсендә эшлим дип, ялган документ тапшыручыларны, айлык кертем түләп бармаганнарны ачык­лау максатыннан эшләнгән адым, дип аңлата моны. Җитмәсә, Торак фондына шикаятьләр дә шактый килгән. 2013 елда бер бүлмәле фатир отучыларның гаиләләре хәзер ишәйгән, алар торакларын алыштырырга, зуррак фатир алырга тели. Ләкин кабат фатир уйнатулар булмаячак. Тәлгать Абдуллин бу хакта катгый белдерде.

– Кем кайдан торак откан, шунда яшәячәк. Оренбург трактында урнашкан йорт аерым утрау түгел, шуңа да, кагыйдәләр бар кешеләргә дә бер үк. Төп беркетмә тапшырылганда, фатир алучы бюджет өлкәсендә эшләвен раслаучы документ китерергә тиеш булачак. Шулай ук программада катнашучыларның ай саен түләүләрне кертеп барулары да исәпкә алыначак. Кагыйдәләр үтәлмәгән очракта, гаиләләр социаль ипотека программасыннан төшеп кала, – диде ул.

Кыскасы, бүген вакытлыча беркетмә алган йөзләгән кеше сөенә ала. Аларның фатирларын беркемгә дә бирмәячәкләр. Дөрес, төп беркетмә алганда, бюджет өлкәсендә эшләвеңне дәлилләүче документ китерер­гә тиеш буласың. Баксаң, социаль ипотека программасына чиратка басучыларның 10 проценты ялган документ китерә икән. Ләкин хәзер кешенең бюджет өлкәсендә эшләвен ачыклау бик җайлы. Бюджет оешмалары үзләрендә эшләүче хезмәткәрләр турындагы мәгълүматны электрон форматта урнаштыра. Аны Дәүләт торак фонды теләсә кайсы вакытта тикшерә ала.

Киләчәктә мондый аң­лашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен, яңа кагыйдә нигезендә, фатирлар бары йорт төзелеп беткәч, күченергә 30 көн кала алдан гына уйнатылачак. Татарстан Дәүләт торак фонды булдырган махсус система ярдәмендә, социаль ипотека программасында катнашучы һәр кеше йорт төзелешен он-лайн режимда күзәтә алачак. Монда йортны төзүче подрядчы оешма, төзелешкә тотылган акча күләме, йортның әзерлек дәрәҗәсе турында да мәгълүмат алырга мөмкин. Әлеге система 2-3 атнадан эшли башлар дип көтелә.

Хәзерге вакытта респуб­ликада социаль ипотека программасы буенча 19 мең гаилә торак алуга чиратта тора. Былтыр биш меңгә якын фатир куллануга тапшырылган булган. Быел исә 9 мең фатирга исәпләнгән 173 йортны төзергә ниятлиләр.

Сорау-җавап

Һәр балага – 200 мең
Социаль ипотека буенча алынган фатирда яшибез. Бер балабызга дәүләттән 200 мең сум акча күчерелде. Хәзер икенчесе туарга тиеш. Анысы өчен дә 200 мең биреләчәкме?

Асия Гобәйдуллина, Казан.

Социаль ипотека программасында күпләр өчен файдалы дәүләт ярдәме бар. Программада катнашучы Дәүләт торак фонды белән килешү төзегәннән соң, гаиләдә туган һәр балага 200 мең сум күләмендә ташлама каралган. Икенче балагызга да фатир бәясеннән бу 200 меңне чигерәчәкләр. (Татарстан министрлар кабинетының 2011 елның 12 октябреннән кабул ителгән 847 нче номерлы карары, 7нче пункт нигезендә)

Ай саен 3 715,69 түләргә кирәк
Социаль ипотека программасы буенча чиратта торган кеше, кагыйдә нигезендә, ай саен ничә сум акча күчереп барырга тиеш?

Реклама

Фәридә Сафина, Казан.

Бюджет өлкәсендә эшләү һәм исәп счетына ай саен билгеле бер күләмдә акча күчереп бару - социаль ипотека программасында катнашуның төп шартларының берсе. Элек исәп счетына минималь хезмәт хакының яртысын күчереп барырга кирәк булса, бу түләүләрдә үз­гәрешләр кертелгәннән бирле, яңа карар нигезендә (2013 елның 14 маеннан - 321нче карар) 2016 елның 1 гыйнварыннан 3 715,69 сум түләргә туры килә. Бу сумма торак базарында 1 квадрат метр өчен билгеләнгән уртача бәянең 11 процентын тәшкил итә. Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы боерыгы белән, 2016 елның 1 кварталына Татарстанда 1 квадрат метр торак 33 779 сум дип билгеләнгән.

Айлык кертемнәрдән тыш, фатир уйнатылганда конкурста катнашу өчен, сайлыйсы торак бәясенең 10 проценты беренчел кертем буларак исәп счетына күчерелгән булырга тиеш.

Кредитны түләп бетергәч, нишләргә?
Социаль ипотека программасы буенча берничә ел элек фатир алган идек. Тиздән кредитны түләп бетерәбез. Аннары безгә кая да булса мөрәҗәгать итәргә кирәкме?

Артур Шәфыйков, Казан.

Торак бәясен түләп бетергәннән соң, теркәлү буенча Техник инвентаризация бюросында (БТИ) торакның техник паспортын ясатырга кирәк. Шулай ук Кадастр палатасында кадастр паспорты алырга да туры киләчәк. Аннары Фондның төбәкара вәкиллегенә барып, тулы өлеш түләве (выплата пая) турында белешмә һәм ахыргы тикшерү акты алырга кирәк.

Соңгы эш итеп, Татарстанның Реестрларны теркәү идарәсендә торакны үз милкегез итеп рәсмиләштерә аласыз.


Нигә ветеранга бер бүлмәле фатир гына бирәләр?
Бабаебыз – Бөек Ватан сугышы ветераны. Аңа социаль ипотека программасы буенча төзелгән йорттан бары бер бүлмәле генә торак сайларга мөмкинлек бирделәр. Ни өчен ике, өч бүлмәле фатирлар алырга ярамый?

Самат Нотфуллин, Яшел Үзән.

Субсидия алган Бөек Ватан сугышы ветераннары 18 квадрат метрдан да кимрәк булмаган мәйданда фатир сайлый ала. Әмма Россия хакимиятеннән субсидия өчен бүленгән сумма бары 39 квадрат метрга кадәр торак алырга гына мөмкинлек бирә. Шуңа да ветераннарга ипотека программасы буенча бары бер бүлмәле генә фатирлар каралган.

Кеше кертергә ярыймы?
Социаль ипотека программасы буенча алынган фатирыбызга теләгән кешебезне терки алабызмы?

Сания Гаделшина, Чаллы.

Социаль ипотека программасы буенча алынган фатирда бары Дәүләт торак фонды белән килешүдә катнашкан кешеләр, фатир откан гаилә әгъзалары гына теркәлә ала. Башка берәүне пропискага кертергә теләсәгез, Торак фондына гариза язарга кирәк. Фонд рөхсәте белән, башкаларны да теркәргә мөмкин булачак.

(Җаваплар Татарстан Дәүләт торак фонды ярдәмендә әзерләнде)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: