Шәһри Казан

«Сугышның фаҗига икәнен күрсәтәсем килде»

Соңгы елларда Беренче Бөтендөнья сугышы темасына әһәмият бирелә. Фильмнар төшерелә, китаплар чыгарыла. Бөтендөнья татар конгрессында профессор Искәндәр Гыйләҗев һәм аның аспиранты Ләйлә Гатауллина язган китап тәкъдир ителде. Ул «Российские солдаты - мусульмане в Германском плену в годы первой мировой войны» дип атала. Әлеге китапны язганчы, галимнәр Германиядән шактый материал туплап...

Соңгы елларда Беренче Бөтендөнья сугышы темасына әһәмият бирелә. Фильмнар төшерелә, китаплар чыгарыла. Бөтендөнья татар конгрессында профессор Искәндәр Гыйләҗев һәм аның аспиранты Ләйлә Гатауллина язган китап тәкъдир ителде. Ул «Российские солдаты - мусульмане в Германском плену в годы первой мировой войны» дип атала.
Әлеге китапны язганчы, галимнәр Германиядән шактый материал туплап кайта.
- Минем өчен сугышта кешене күрсәтү, әсирнең кем икәнлеген, гомумән, әсирлекнең нәрсә икәнен күрсәтү мөһим иде. Сугыш беренче чиратта фаҗига - шуны күрсәтәсем килде. Бүген без еш кына сугышның беренче чиратта фаҗига икәнлеген, аның кырыслыгын ачу кирәклеген онытып җибәрәбез. Бу бит кешедә сугышка карата нәфрәт уяту өчен кирәк. Ә бездә хәзер сугышны тантана итеп чыгаралар, - ди Искәндәр Гыйләҗев. - Мин Икенче Бөтендөнья сугышы материалларын өйрәнгәндә, Беренче Бөтендөнья сугышы материалларына тап була идем. Беренче сугыш булмаса, аның икенчесе булмас иде. Бу ике сугышта да татар әсирләре бар. Икесендә дә кеше язмышлары. Шул кешеләрнең язмышларын өйрәнү әһәмиятле. Беренче Бөтендөнья сугышында Германия ислам факторын үз файдасына кулланмакчы була. Германиянең төп максаты - мөселманнарны үз ягына әсир итеп алып, ике лагерьда алардан файдаланырга һәм колонизаторларга каршы көрәшергә өндәү була.
Китап белән танышырга өлгерүчеләр үз фикерләрен әйтте. Дәүләт Советы депутаты, комитет рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев мондый китапның чыгуына сөенүен яшермәде.
- Минем өчен иң кадерлесе шул - бу татар тарихы турында. Мин Америкада заманында Идел‑Урал легионында әсир булган бер татар кешесеннән аларның театрлары, мәчетләре, хорлары булуын ишетеп шаккаткан идем. Әлеге китаптагы шигырьләрне укыдым. Алар шулхәтле матур, ихлас, шигырь кануннары белән язылган. Шушы лагерьларда булган кешеләрнең язмышын да ишетәсе килә. Бүгенге сәясәттә Германиянең ачы тәҗрибәсеннән гыйбрәт алырга кирәк. Китапны чит телләргә дә тәрҗемә итәргә кирәк. Халык укый торган мондый тарихи әсәрләрне укучыларга җитәрлек итеп чыгарырга иде, - диде ул.
Бу тема күренекле галим Дамир Исхаков өчен яңалык түгел.
- Әсирлектә булган татарлар белән сөйләшкәнем бар. Алар, аннан күп нәрсәгә өйрәнеп кайттык, диләр. Әсирлек бик яхшы булмаса да, Беренче Бөтендөнья сугышындагылар яхшырак яшәгән. Китапта иң кызыгы - мөселманнарның ике аралыкта калулары. Әсирләр үзләренең хатларында күп нәрсәне язмаганнар, чөнки цензура булган. Аларның кайберләре алпавыт гаиләләрендә яшәгән. Шунысын да әйтергә кирәк, Урта Азия халыкларын армиягә алмаганнар. Ә татарлар яхшы сугышчылар булган, - диде ул. Галим «Документаль материалларны күбрәк бастырырга иде» дигән теләген дә җиткерде.
Сугыш чорларындагы әсирләрнең төгәл саны юк. 12 меңгә якын татар әсире булган, дип фаразлана. Алар лагерьда мәктәпләр ачканнар, газеталар чыгарганнар.
- Мөселман әсирләре өс­тенлек­ле шартларда яшәсә дә, язмышлары фаҗигале була. Аларны Төркиягә эшкә китәргә өндиләр. Ул кешеләр рухи газаплар кичергән. Алпавыт гаиләләрендә яшәгән әсирләр яңа техникаларны күреп, тәҗрибә туплап кайткан, - дип, китаптагы кайбер фикерләр белән уртаклашты Ләйлә Гатауллина.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: