16+

Татар журналистлары милләтне кайгыртып яши

Казанда 9-11 октябрьләрдә Бөтендөнья татар конгрессы белән “ТАТМЕДИА” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырылган VIIнче Бөтенроссия татар журналистлары форумы эшләде.

Әлеге чарага Россиянең 18 төбәгеннән 48 журналист килде. Форумда катнашучылар Татарстанның Әтнә районының социаль-мәдәни тормышы белән дә танышып кайтты.

Казанда 11 октябрьдә узган җыелышта чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлары берлеге рәисе, “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов, “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков милләт өчен хезмәт итүнең, татар матбугатын саклауның мөһимлеген алга сөрделәр.

Россия төбәкләреннән килгән мөхәррирләр һәм журналистлар үзләрендә татар телендә газеталар чыгаруда, телевизион тапшырулар әзерләүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына, “ТАТМЕДИА” агентлыгына рәхмәт әйттеләр. 
 
Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading