16+

Татарлар килә!

Татарлар килә!

Корылтай турында
2017 елның 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Әлеге чарада дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 регионыннан 1000 делегат, шул исәптән шәрәфле кунаклар һәм 130дан артык журналист катнаша.

2 август көнне делегатлар «Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы»; «Гаилә, демография, милли тәрбия»; «Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек» дип исемләнгән дискуссия мәйданчыкларында эшләячәк, фикер алышачак. Шулай ук бу көнне «Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясы» дип исемләнгән түгәрәк өстәл дә оештырыла.

3 август көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында чараның пленар утырышы узачак. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның каршында эшләүче иҗтимагый оешмаларның узган биш ел аралыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылачак.

Пленар утырышта дискуссия мәйданчыклары эшләренә нәтиҗә ясау, Съезд резолюциясен кабул итү, «Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге уставына үзгәрешләр кертү, Бөтендөнья татар конгрессының җитәкче органнарын сайлау да булачак. Шулай ук әлеге көнне театр фойесында «Татарстанның визит картасы» дип исемләнгән фотоэкспонат күргәзмә дә тәкъдим ителә.

4 август көнне делегатлар «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылган «Татарстанның социаль-икътисади, сәнәгать объектлары» күргәзмәсе белән танышачак.

5 август көнне Съезд делегатлары һәм кунаклар Татарстанның Кукмара, Арча, Теләче, Балтач районнарына, Болгар музей-тыюлыгына сәфәр кылачак. Шулай ук съездда катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган: алар Казан Кирмәнендә узачак Халыкара «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивале, «Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәмендә катнашачак, «Казан» бию ансамбленең «Казан хәзинәсе» тарихи-хореографик спектаклен һәм Татар халкының сәнгать осталары концертын тамаша кылачак.


Зур өметләр баглап
Соңгы дистә елларда конгресс татар тормышында үтә дәрәҗәдә әһәмиятле роль уйный. Татар халкының үзаңын, традицияләрен, бердәмлеген саклап калуда ул һичшиксез шактый зур эшләр башкарды һәм башкарып килә.

Киләчәккә караганда, минемчә, конгресс эшчәнлегендә бигрәк тә ике төп мәсьәләгә игътибар юнәлтү зарурдыр.

1. Туган телебезне саклап калу юнәлешендә эшчәнлек. Телебезнең даирәсе тарая, бигрәк тә Татарстаннан читтә, фаҗигале темплар белән, татарча сөйләшүчеләр саны кими. Бары тик хөкүмәт уздыра торган чараларга ышанып утыру гафу итә алмаслык хата булыр иде. Шуңа күрә алдагы елларда конгресс үз эшчәнлеген бу юнәлештә тагын да активлаштырсын иде. Татар телен ничек саклап калырга дигәндә - яңа ысуллар, яңа технологияләрне файдалану - барысын да яңача, җитди итеп уйлап эш итү кирәк.

2. Татар тарихын, телен, мәдәниятен, традицияләрен киңрәк дәрәҗәдә пропагандалау. Соңгы вакытта бу юнәлештә ничектер тышкы якка күбрәк әһәмият бирелә шикелле - без шоу оештырырга күнегеп киләбез, ләкин төрле юнәлешләрдә тотрыклы, максатчан эш алып бару күпкә файдалырак булыр дип уйлыйм. Татарны дөньяга таныту, татарлар арасында мөмкин кадәр күп тарихи, мәдәни мәгълүмат тарату үз-үзеңә ихтирам хисен тәрбияләүдә дә, башка халыклар тарафыннан татарга карата мөнәсәбәтне үзгәртү өчен дә бик әһәмиятле чара булырга мөмкин. Кая гына карама - газета-журналлар, интернет, телевидение-радио - адым саен наданлык галәмәтләрен очратып була. «Без бөек, чөнки без бөек» - дигән мантыйкка гына таянып яшәп булмый. Конгресс менә шушы авыр, ләкин бик тә кирәк эшкә тагын да күбрәк әһәмият бирсен иде.

Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ, татар халкы тарихы белгече, галим, Татар энциклопедиясе институты директоры.


Кадиминур Таһиров, «Татар рухы» милли-мәдәни автономиясе рәисе (Чиләбе):
- Конгрессның эшчәнлеген тәнкыйтьләүчеләр дә бар, мин алар белән килешмим. Татар конгрессын дөнья күләмендә таныту өчен күп эшләр башкарылды. Әмма шунысы да бар: милләтне җыр-бию белән генә күтәреп булмый, телебезне сакларга кирәк. Аның өчен татар мәктәпләрен ачу зарур. Безнең Магнитогорскида татарлар бик күп, тик милли мәктәбебез юк. Татар теле факультатив рәвештә дә укытылмый. Дөрес, якшәмбе мәктәбебез бар, әмма аның белән генә телне саклап булмый. Мәктәп булдыруда эшмәкәрләр иганәче булсын, диләр. Эшмәкәр акча эшләсенме, мәктәп төзү артыннан чапсынмы? Без тырышабыз, милли чараларга акчаны да табабыз. Мәктәп төзүне исә федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк. Милли телне үстерү буенча махсус программа булдырылсын иде. Менә шуны хәл итәсе иде.

Галия Гыйззәтуллина, Кызылорда өлкә татар иҗтимагый-мәдәни үзәге рәисе (Казахстан):
- Бөтендөнья татар конгрессы уздырган съездларга гел киләм. Ул - минем өчен иске танышлар белән очрашу, яңа дуслар табу, тәҗрибә уртаклашу урыны да. Килгән саен, үзем өчен бик күп яңалыклар ачам. Башка ил-төбәкләрнең ничек эшләве белән кызыксынам. Үзәк эшчәнлеге өчен бу бик мөһим. Татар конгрессы безгә һәрчак ярдәм итә, татарлар тормышына кагылышлы нинди генә чара уздырсак та, Сабан туе турында әйтеп тә торасы юк инде, конгресска шалтыратып киңәшләшәм. Алар безгә делегация җибәрә, артистлар алып килә. Бу безнең өчен зур ярдәм. Шәһәребездә казахлар күп, татарлар сирәк, әмма аз булсак та, актив яшибез. Менә күптән түгел генә телевидениедән килеп, үзәк эшчәнлеге турында сюжет төшереп киттеләр. Димәк, безне күрәләр.



Татар конгрессының 25 еллыгына китап чыкты
Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына санаулы көннәр калып бара. Шушы матур мәшәкатьләр белән тулы көннәрдә, татар конгрессының 25 еллыгына багышланган китап-альбом дөнья күрде. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев,Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләү сүзе белән ачылып китә.

Басмада татар конгрессының чирек гасыр вакыт тарихына багышланган очерклар, истәлек-хатирәләр, күпсанлы фотодокументлар урын алган. Шулай ук китапта конгресс эшчәнлегенә карата фикерләр дә тупланган.

Китапның автор-төзүчесе - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләүче мәгълүмати-аналитик идарә хезмәткәре, танылган журналист Мөнирә Сәгыйдуллина. Басма «Ак бүре» нәшриятында чыккан.

Сәхифәне әзерләгәндә, Бөтендөнья татар конгрессы сайтындагы мәгълүмат та кулланылды.
(Төп фото: www.business-gazeta.ru)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading