Шәһри Казан

Теләк тә юк, эш тә юк

Бүгенге көндә Татарстанда 323 мең 788 инвалид исәпләнә. Шуларның 69 331е кайда да булса хезмәт куя. Беркемгә дә сер түгел, инвалидларның эшле булу мөмкинлеге бик аз. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, быелның ун аенда мәшгульлек үзәкләренә 3,6 мең инвалид мөрәҗәгать иткән...

Шул квоталар буенча быел 415 инвалид эшле булган. Шунысын да әйтергә кирәк, билгеләнгән квоталар һәм резервланучы эш урыннары саны нигезендә эш урыннары булдыручы һәм эш бирүчеләргә Татарстан бюджетыннан законнар нигезендә инвестицияләр алу өчен өстенлекле хокук бирелә.

Шулай ук әлеге эш урыннарын булдыруга киткән чыгымнары өчен өлешчә компенсация дә алалар. 2014 елда әлеге максатларга 1104,0 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Эшлим дигән кешегә эш бармы? Шуңа җавап эзләп мин, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, Химиклар мәдәният сараенда узган хезмәт ярминкәсенә бардым. Инвалидларга тәкъдим итәрлек эшләре бармы икән соң дип юл буе уйландым. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр мине гафу итсеннәр, әлбәттә, әмма проб­лема эш булу-булмауда гына түгел, эшләргә теләк булмауда да икән бит.

Үзен Раил дип таныштырган егет - III группа инвалид, килгән мәлендә үк ул машина йөртүче булырга теләвен әйтте. Эшнең дә бары тик шунысын гына карыйм, диде. Ләкин күпме генә караштырса да, машина йөртүчеләр беркайда да кирәкми булып чыкты. Башка вариантлар миңа кирәк түгел, дип кырт кис­те.

Кайчандыр энергетик та, электрик та булып эшләгән Сергей авариягә очраганнан соң таяк белән йөрүгә калган. Эш тәкъдим итүчеләр белән аралашканнан соң ул да тәгаен генә бер эшкә тукталмады, өйдә уйлап карыйм, күңелемә якыны булмады, дип китеп барды.

Казанның мәшгульлек үзәкләрендә эшләүчеләр мөмкинлеге чикләнгәннәргә яңа һөнәр үзләштерергә тәкъдим итә. Аларның сүзләренчә, быел 135 кеше логист, маникюр, ландшафт дизайнеры, каравылчы, тегүче кебек һөнәрләргә укыган. Эшкә урнашуга килгәндә, шуларның 107се генә укып бетереп, 43е эшкә урнашкан. Димәк, өч кешенең берсе. Хезмәт ярминкәсенә сурдотәрҗемәче буларак чакырылган Рәисә апа Сабирҗанова фикеренчә, инвалид арбасында утыручыларга эш табу авыр, әмма физик сә­ламәтлеге булып, ба­ры тик сөйләшә белмәүче, ишетмәүчеләр арасында эшкә урнашасылары килмәүчеләр дә күп.

Сүз уңаеннан, 2012 елда оештырылган хезмәт яр­минкәсендә 1211 вакансия тәкъдим ителеп, 66 кеше эшкә юллама алган. 2013тә 339 вакансия тәкъдим ителгән. Анда килүчеләрнең 78е эшле булган.

- Монда проблема ике яклап. Башка сәламәт кешеләр кебек үк инвалидларның да авыр эштә эшлисе килми. Ишетмәүче, чукрак кешеләр - физик яктан сәламәт кешеләр, шулай да пычрак эшкә барасылары килми. Мин сурдотәрҗемәче булып бик күптәннән эшлим. Моннан ун‑унбиш еллар элек заводка эшкә урнашканнар һаман да шунда хезмәт куя, ә менә яшьләрнең анда барасылары килми. Тегүче дә буласылары килми аларның. Ишетми-сөйләшми торган кызларга югыйсә менә дигән эш. Сау-сәламәт яшьтәшләре кебек үк җиңел эш табып, күп итеп акча эшләргә хыялланалар. Эш табылган очракта да хезмәт хакы канәгатьләндерми. 16 нчы заводта эшкә дә өйрәтәләр, эш урынын да табалар. Әле яңарак кына алты кешене алып бардым шунда, бер‑ике көннән бишесе качып та бетте. Бары берсе генә калган. Баштагы мәлдә хезмәт хакы аз да буладыр, алар бит әле өйрәнчекләр генә. Юк, аларга ул эш кирәкми. Берәр һөнәр алырга кыстыйбыз, аларның югары белемле буласы килә. Адель исемле егетне беләм, аңа 22 яшь. Физик яктан да сәламәт, минем менеджер буласым, компьютер каршында утырасым килә, ди. Ә бернинди дә белеме юк үзенең. Укырга кер дигәч тә тыңламый. Укып, вакытымны әрәм итәрмен дә, эшкә алучы булмас дип, алдан ук кайгырып куя. 34 яшьлек шулай ук ишетмәүче кызны беләм. Заводка алып бардым, миңа хезмәт хакы 30‑35 мең сум булган чиста эш кирәк дип, кире борылып кайтып китте. Ихтыяр көче, омтылыш җитеп бетми аларга. Ә менә олырак яшьтәгеләре төзелештә дә эшли, йөк ташучы да булып йөриләр...

Рәисә апа атап киткән яшьләрне мин Ранил дигән егет белән таныштырыр идем. Балтач районының Арбор авылы егете Ранил Гыйльвановның күзләре начар - томанлы гына күрүгә карамастан, ул халыкка бушлай юридик хезмәт күрсәтә. Ә моның өчен ул махсус укыган. Армиядән кайткач, КАИга укырга керә. Дипломын яклаганнан соң күп тә үтми, аның сул ягы параличлана. Берничә айдан кабат инсульт була, шул вакытта аның күзләре дә күрми башлый. Мәскәүдә ясалган операциядән, күп тапкырлар хастаханәгә ятып дәваланганнан соң, Ранилнең күзләре томанлы гына булса да күрә башлый.

- Сабый бала кебек башта утырырга, аннары йөрергә өйрәндем. Өйдә ятасым килмәде, ничек тә булса җәмгыятьтә үземнең урынымны табасым килде. Үзебезнең районда гына түгел, Казанга китеп тә эш эзләдем, ләкин эшкә алырга теләмәделәр, ни дисәң дә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр сау-сәламәт кешеләр кадәр эшли алмый.

Шуннан соң Ранил Сукырлар җәмгыя­тенә кереп, оператор-ЭВМ курсларында укый. Шул вакытта күзләре начар күрүчеләр өчен психолог белән юрист һөнәреннән дә уңае юк дип, дистанцион рәвештә укып, 2011 елда юрист белгечлеге ала.

- Баштарак эш таба алмадым, ул чактагы район башлыгы Марат Зариповка кердем. Аның ярдәме белән Чепья авыл җирлеге каршында юридик консультация оештырдык. Компьютерыма да, кәрәзле телефоныма да махсус программа кертелгән, ул миңа бөтен мәгълүматны тавыш белән әйтеп бара. Мин үземне башкалардан ким сизмим, беркемгә дә зарланмыйм, үпкәләмим. Инвалид дигән сүзне гомумән дә яратмыйм. Үз‑үзеңә бикләнеп утырып, кемнәндер ярдәм көтеп утырсаң, берни дә барып чыкмый. Язмыш сынавына бирешмәскә, үзеңә берәр шөгыль табарга кирәк. Яшим дигән кеше үзе юлын таба ул. Мүкәләп, шуышып йөргән чакларым да булды инде. Йөрергә өйрәнер өчен ике елдан артык вакыт кирәк булды. Ә минем бирешәсем килмәде. Махсус рәвештә икенче югары белем алып, эшле булдым. Үзең ярдәмгә мохтаҗ булгач, башкаларның да хәлен аңлыйсың, аларга да булышырга телисең. Кемгәдер ярдәм итә алуым белән бәхетле мин, - ди Ранил, сүзен дәвам итеп.


Инвалидларга яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге дә булдырылган.

«Ярдәм» мәчете каршында эшләп килгән волонтерлар хәрәкәтенең актив әгъзасы Лилия Сәләхетдинова да Ранил белән бер фикердә. Үз-үзеңне юатып, мескенләнеп утырырга кирәкми, кешеләр янына чыгарга кирәк, ди ул. Лилия - бик актив кыз, нинди генә кичәләргә, театрларга барсаң да, анда Лилияне күрми китмисең. Ул бөтен кешегә дә ачык, аралашыр­га ярата:

- «Уңайлы мохит» программасы ярдәмендә күп чикләр юкка чыгарылды. Күп биналарда бусагалар алып ташланылды, лифтлар «сөйләшә» башлады, автобусларда пандуслар һәм махсус инвалидлар өчен бүленгән урыннар күренгәли. Тагын бер нәрсәне - кешеләрнең инвалидларга мөнәсәбәтен үзгәртәсе бар. Кырын караш ташлап китүчеләр яки төртеп күрсәтүчеләр дә очраштыргалый. Андыйлар аеруча урта буында чагыла. Ә яшьләрне мин бу нәрсәдән азат дияр идем, алар безнең белән бик теләп һәм иркен аралаша. Кешеләрне кешеләр тәрбияли, карашны да без үзебез үзгәртәбез. Әгәр дә шундый карашларга үпкәләп җавап бирсәң, беркемгә дә файда китерми торган кайтаваз гына туа. Шуңа күрә иң беренче инвалидларга үзләрендә булган комплексларны юкка чыгарырга тырышырга, үзләрен башкалар белән тигез итеп тоярга өйрәнергә кирәк. Юк, без үзебезне һич тә ялгыз хис итмибез, әти-әниең, туганнарың-дусларың булганда, син ничек инде ялгыз буласың ди. Үзеңне нәрсә яки кем өчендер файдалы итеп күрәсең килсә, эзлән. Минем танышларым арасында инвалид кешеләр бик күп, аларның һәркайсы кайда да булса хезмәт куя. Иң мөһиме - теләгең булсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: