Шәһри Казан

«Tile Yөrәk» кемнәр өчен?

Соңгы алты ай эчендә «ВКонтакте», «Facebook», «Instagram» кебек социаль челтәрләрдә бер-берсен кабатламаучы, һәркайсы үз юнәлешендә эшләүче татар төркемнәренең үсеше күзәтелә. Алар үзләрен «берләшмә» дип тә, «проект», «төркем» дип тә атыйлар. Иң кызыгы шунда, ул төркемнәрне алып баручылар олы яшьтәге кешеләр түгел, ә беренче, икенче курс студентлары. Шундыйларның ­берсе - «Гыйлем»...

Соңгы алты ай эчендә «ВКонтакте», «Facebook», «Instagram» кебек социаль челтәрләрдә бер-берсен кабатламаучы, һәркайсы үз юнәлешендә эшләүче татар төркемнәренең үсеше күзәтелә. Алар үзләрен «берләшмә» дип тә, «проект», «төркем» дип тә атыйлар. Иң кызыгы шунда, ул төркемнәрне алып баручылар олы яшьтәге кешеләр түгел, ә беренче, икенче курс студентлары.

Шундыйларның ­берсе - «Гыйлем» проекты. «Гыйлем» порталының вәкиллекләре «Facebook», «ВКонтакте», «Инстаграм», «Твиттер», «Google Plus» һәм «Татар иле» челтәрләрендә эшли. Аларның кыска вакыт эчендә зур аудитория яулап алулары шаккатыра. Димәк, берләшмә үзенә дөрес юнәлеш сайлаган дигән сүз. «Гыйлем» татар теленең фән теле дә булуын исбатлау өчен барлыкка килде. Моннан тыш, аның икенче максаты да бар - татар кешесен мәгърифәтле итү, наданлык белән көрәшү. Берләшмәнең эше аерым бер мөстәкыйль редакция эшчәнлегенә тиң. Команда 30-40 кешедән тора. Гыйлем проекты мөхәррирләренең һәрберсе проектка атнасына кимендә 15-18 сәгатен багышлый.

«Укы.Читай.Read» - әле яңарак кына ачылган төркем. Аның төп максаты - кешеләргә татар әдәбиятының матурлыгын күрсәтү. Берләшмәнең өчтелле исеменнән күренгәнчә, татар әдәбияты үрнәкләрен бөтен дөньяга таныту уе да бар монда. Мәшһүр татар әдипләренең канатлы сүзләрен шулай ук рус һәм инглиз теленә тәрҗемә итеп, популярлаштыруны да күздә тота проект. Игътибарны грамоталыкка да, бизәлешкә бирәләр. Китерелгән өзекнең төп фикеренә туры килгән рәсемнәр дә беркетелә бара. Берләшмәне биш кеше алып бара. Аларны шулай ук «ВКонтакте», «Facebook», «Instagram» челтәрләрендә күреп була.

Ә менә «Tile Yөrәk» төркеме бер ай элек барлыкка килде. Ул үзен татар яшьләренең иҗатын дөньяга чыгарып баручы шигъри мәйдан дип тәкъдим итте. Алар хикәя, шигырьләрне видео аша да тәкъдим итмәкче.

Реклама

Әнә шулай, туган телебезне үстерүдә һәркем, үзе булдыра алганча, өлешен кертсә икән. Бу төркемнәрне алып баручы яшьләр акча артыннан да, танылу артыннан да кумыйлар. Аларны бары тик бер максат берләштерә - татар дөньясына файда китерү.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: