Шәһри Казан

Әтнә районыннан хуҗалык җитәкчесе авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә шигырь укыды

Игенчеләрнең язгы имтихан тотарларына санаулы көннәр калып бара. Язгы кыр эшләре акча булганны да, ашлама кайтканны да көтми, һәр минуты кадерле бу көннәрнең.

Язгы кыр эшләре өчен барлыгы 15 миллиард сум акча кирәк булачак. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 4 миллиард сумга күбрәк. Әлеге акчаларның 6,6 миллиардын - минераль ашламалар, 1,8 миллиардын - үсемлекләрне саклау чаралары, 1,3 миллиардын - орлыклар, 1,5 миллиардын - ягулык, ә 2,3 миллиардын запас частьләр белән тәэмин итүгә тотарга уйлыйлар.

Бүген хуҗалыклар техниканы, тагылма агрегатларны тәртипкә китерү белән мәшгуль, бу эш 1 апрельгә тәмамланырга тиеш. Татарстанда язгы чәчү кампаниясендә 14 мең трактор, 550 чәчү комплексы, 6,7 мең чәчкеч һәм 5,8 мең культиватор катнашыр дип көтелә.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин ителеш бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада ремонт эшләре 700гә якын остаханә, 800дән артык авыл хуҗалыгы техникасын төзәтү пунктында башкарылачак. Чит илдән кайтартылган техниканы ремонтлау да бүген хуҗалыкларга өстәмә мәшәкатьләр һәм чыгымнар тудыра.

- Кайчан яшәргә бик рәхәт булган икән дип барлый башласак, алтын чор таба алмабыз. Һәр вакытның үз авырлыклары үз кыенлыклары. Булганнан да начар булмас. Быелгы яз шуларның чираттагысы, - ди Апас районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин. - Уңыш алыйк дисәк, май аенда, ким дигәндә, ике әйбәт яңгыр кирәк, дип шаяртырга яратабыз. Яңгырсыз да булмый шул, узган җәй иң аз явым-төшем безнең районда булды. Шуңа күрә терлек азыгы әзерләү дә ким булды, моңга бәйле рәвештә сөт саву да кими. Безнең район игенчеләрен булдыксыз дип әйтмәс идем, әмма авыл хуҗалыгы һәрвакыт табигать шартларына да бәйле. Әлбәттә, яңгыры да, моңа өстәп һичьюгы 1 гектарга 1 центнер ашлама, 1000 сумлык гербицидлар, бер гектарга 24 литр ягулык материаллары да кирәк. Язгы чәчү бөтен халык өчен дә бик мөһим, ничек кенә булса да бергәләшеп бу эшне башкарып чыкмыйча булмый.

Авыл хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегиясендә Әтнә районының хуҗалык җитәкчесе Илфат Хәкимов Габдулла Тукайның "Мужик йокысы" шигырен укып, бар халыкны шаккатырды. Берәүләр аның уку осталыгын күреп хәйран калса, икенчеләр 100 ел элек тә (шигырь 1905 елда язылган), бүген дә авылда озак йоклау килешми дип көлештеләр.

Йокы дигәндә, шагыйрь иң элек ялкаулыкны күз алдында тоткандыр, әлбәттә. Авыл җирендә ялкаулыкның да, тырышлылыкның да нәтиҗәсе тиз күренә.

Апас районының Әҗем авылы элеккеге "Ленин" колхозына кергән. Үз чорында миллионер хуҗалык булган бу. Терлекчелекнең берничә тармагы, игенчелек, бакчачылык белән шөгыльләнгәннәр. Яшелчә үстереп сатканнар, 200 баш умарта тотканнар, тирә-юньгә дан тоткан ак он тегермәннәре, пекарнялары булган.

Реклама

- Һәр тармактан керем килә иде, - дип сагынып искә алалар ул елларны әҗемлеләр.

Колхоз җитәкчесе булып эшләгән Хәмит Вәлиевның яхшылыкларын да онытмый авыл халкы. Колхоздан урламыйлар, алып кына кайталар, диләр иде элек авылларда. Хәмит абый да тырышып мал асраган кешене хуплаган, култык астына кыстырып кайтучыларга да артык бәрелмәгән. Оста җитәкче табыш алып, авыл халкын эшле дә, ашлы да итеп яшәткән. Ни кызганыч, бу колхоз кискен үзгәрешләр елында таратылган. Бүген бу хуҗалыккка кергән авыллар акрынлап сүнеп баралар.

Әҗем авылында бүген бетмибез әле без, дип көрәшеп ятучыларның берсе - Фаил Вилданов. Барлыгы 52 баш мөгезле эре терлек асрый, шуларның егермесе - савым сыерлар. Өр-яңа терлек абзарлары җиткергәннәр, дәүләттән 700 000 сумлык ярдәм алганнар, калганы үз тырышлыклары. Кредитларын да түлиләр, хуҗалыкларында елдан ел ныгытып җай гына эшләп яталар. 70 гектарга якын җирләре бар.

- Терлекләргә азык әзерләргә җитә, - ди Фаил.

Терлекчелек аның өчен ят тармак түгел. Ул 17 ел югарыда әйтеп үтелгән "Ленин" хуҗалыгында ферма мөдире булып эшләгән, кайчандыр әтисе башкарган булган бу эшне. Йорт җирләре дә бик нык.

- Улыгыз авылга кайтырга уйламыймы соң ?- дип сорыйм.

- Әлегә Казанда югары белем ала. Җәй җитсә, авылда инде ул, хуҗалыкта, бөтен эшнең рәтен белә, сыер гына бозаулатканы юк. Әле үк булмаса да, киләчәктә, бәлки, кайтыр. Үзебез дә ашыктырырга теләмибез. Үзе башлап, үзендә җапаплылыкны тоеп, нинидидер эшкә алынып, чыныгу да кирәктер дип уйлыйбыз, -ди әти кеше.

Фаил белән сәгатьләр буе авыл тормышы турында сөйләшергә була. Ул авылның яшәешен җаны-тәне белән тойган кеше. Кем белә, бәлки, үз вакытында аңа ышаныч күрсәткән булсалар, Әҗем авылының язмышы да башкачарак булган булыр иде. Кайчакта уйлыйсың да, куркыныч та булып китә. Аерым шәхесләрнең кылган гамәлләреннән, дөньяга карашларыннан әллә нинди кискен үзгәрешләр була, яхшылары һәм яманнары....

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: