Шәһри Казан

Юлга чыктык, учак яктык...

«Татнефть» компаниясе яшьләренең җыйналып табигать кочагына чыга торган матур гадәтләре бар, биредә ел саен июнь аенда спорт туристлык фестивале үткәрелә. 14-16 июньдә Туктар авылының «Татнефтегазпереработка» идарәсе мәйданында уздырылганы инде унберенчесе. Өч көн буе «Татнефть» ЯАҖнең төрле тармагында эшләүче 200дән артык яшь нефтьче, палаткалар шәһәрчегендә яшәп, төрле туристлык этапларында көч сынашты....

Реклама

Шуңа күрә туристлар да бит инде алар, суда батмыйлар, утта янмыйлар! Затлы кафеларда татлы ризыклар ашаганнар онытыла ул, ә менә походка чыккан көннәр, көлгә күмеп пешерелгән бәрәңгеләрнең, корымга баткан чәйнектән эчкән чәйләрнең тәме, матур хатирәсе күңелдә гел саклана.
«Татнефть» компаниясе уздыра торган туристлык слетының төп максаты да -яшьләрне аралаштыру, бердәм һәм ярдәмчел итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Төрледән-төрле конкурслар яшьләрне төрле яктан сынап кына калмый, билгеле. Спорт ярышлары чыдамлыкка өйрәтсә, яшьләр газета чыгарып, үз фикерләрен әйтергә, экологик сынауларда табигатькә карата игътибарлы булырга өйрәнгәннәрдер.
Яшь нефтьчеләрнең спортка булган карашлары елдан-ел уңайрак, бик әзерлекле киләләр, - ди ярышларның баш хөкемдары Артур Болонкин. Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын, диләр. Турслетның нәтиҗәләре дә командадагы һәркемнең керткән өлешеннән чыгып хәл ителә. Быел ярышларның абсолют чемпионы - «Татнефть-Энергосервис», икенче урында - НГДУ «Җәлилнефть», өченчедә - «Татнефтегазпереработка» идарәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: