Шәһри Казан

Ак күңелле Хәтимә

Һәр төбәкнең, һәр авылның хөрмәткә лаеклы, авыр чакта таяныр, киңәш сорап килер кешесе була. Андыйларны күпчелек очракта ак әби яисә ак бабай дип йөртәләр. Безнең шундый мактаулы кешебез ул - Хәтимә әби Сабитова. Шактый гына авырлыклар күрсә дә, мохтаҗлыкта, ятимлектә үссә дә, үз дәрәҗәсен, кешелеклелеген югалтмаган ул.

Реклама

Хәтимә әби 1937 елда Ташкент шәһәрендә туа. Җитлекмичә туган баланың исән калачагына берәү дә ышанмый. Әмма ул яшәп китә. Бала рәтләнеп китте дигәч кенә, сабыйның әтисе вафат була. Озак та тормый, әнисе дә дөнья куя. Ятим бала ерак туганнары кулына күчә. Тик туганнары аны, артык кашыкка исәпләп, өнәп бетермиләр, гел кыерсытып торалар. Шулай газаплана торгач, баланың монда нинди җәберләүдә тилмергәнен күргән күрше хатыны аны үзенә ала. Асия исемле бу хатында Хәтимә чыннан да бик рәхәт яши. Тамагы да туя, йокының да тәмен шушында белә. Ә иң мөһиме, Асия апасы аны әнисе шикелле иркәләп йокысыннан уята, яратып сөя, тезләренә утыртып, бөдрә чәчләрен толымлап үрә.
Ләкин язмыш ятимә кызның бәхетен күпсенә. Асия апасы кинәт авырып урын өстенә егылганда, аңа әле нибары унбер генә яшь була. Кибеп, коры сөяккә калган хатын, үзе үлгәч, бу баланың нинди хәлдә калачагын чамалый. Бергә эшләгән таныш хатынын чакыртып алып, кызны үз канаты астына алуын сорап ялына. Моның өчен, үзе үлгәч, фатиры аңа калачагын белдерә. Тегесе риза була. Асия әнисе үлгән көнне Хәтимә кабат ятимлек ачысын татый башлый. Кыйнамаса, какмаса да, теге хатын аны якын итми, ниндидер бер йорт хайванын тәрбияләгән сыман гына карый. Шулай итеп берничә ел уза.
Берсендә, ерак Татарстаннан килгән ниндидер кешеләр Хәтимәне бала караучы булып үзләре белән китәргә күндерәләр. Шулай итеп, уналты яшьлек Хәтимә беренче тапкыр Татарстан җиренә аяк баса. Алар Арча районына кайтып төшәләр. Бик зур, бай йортны күргәч, кыз хәтта каушап та кала. Ул арада өйдә мул табын әзерләнә. Бергәләп утырып ризыкланалар.
Хәтимә әби үзен бирегә алып китүчеләргә бүгенге көндә дә рәхмәтле. Ташкентта яшәгәндә, бәхетле чакларым бик сирәк булды, ә монда кайткач, мин үземне чын кеше итеп тоя башладым, ди ул. Бала караучы гына булса да, йорттагылар аны асрау урынына күрмиләр, гаилә әгъзасы кебек, кая барсалар да, кызны үзләреннән калдырмыйлар. Матур киемнәр алып бирәләр, уңайлы бүлмәдә яшәтәләр, уку, хәреф тану мөмкинлеге бирәләр. Бай булсалар да, алар бик мәрхәмәтле, яхшы кешеләр иде, дип искә ала Хәтимә әби.
Гаиләдәге өч бала да көн-төн үсеп, ул арада Хәтимәгә дә егерме яшь тулып китә. Ә беркөнне уйламаган җирдән аларга яучы килеп керә. Баксаң, хуҗалар кызны үзләре кебек үк затлы, бай гаилә дусларының уллары белән кавыштырырга ниятләгән икән. Шулай итеп ятимә кыз яхшы гаиләгә килен булып төшә. Әлбәттә, үзе дә сынатмый, бар эшне дә чиста, җиренә җиткереп башкаруы аркасында, зур абруй казана. Авылда аны чиста Хәтимә дип йөртә башлыйлар.
Бер-бер артлы ике балага гомер бүләк итә Хәтимә. Иренең ата-анасын тәрбияләп, соңгы юлга озата. Соңрак, шушы авылда яшәгән, әниләре үлгәч ятим калган ике баланы үз гаиләләренә алып кайтып тәрбияли. Аларга көченнән килгәнчә ана назын бүләк итәргә тырыша, үз балалары белән бертигез күреп ярата.
Бүгенге көндә Хәтимә әбинең олы улы Америкада яши. Кызы Казанда гомер кичерә. Карап үстергән балалары да аны ташлап ерак китмәгәннәр. Берсе Чаллыда, икенчесе Азнакайда яши. Барысының да гаиләләре бар, балалары үсеп килә. Һәр бәйрәмдә, һәр ялда алар кадерле әниләре янына ашыгалар. Барысы да әниләре кебек үк чиста күңеллеләр, мәрхәмәтлеләр. Алар кайткан вакытта Хәтимә әбинең йорты бәхет-шатлык тулы тавышларга күмелеп тора.
Дөресен генә әйткәндә, Хәтимә әбидән болай да кешенең өзелгәне юк. Берәүләр аңа киңәш сорап килсә, икенчеләре тегү, чигү, аш-су әзерләү серләренә төшенергә тели. Берәүне дә кире борып, вакытым юк дип җибәрми. Хәтимә әби янына күпчелек кеше дәваланыр өчен килә. Үз гомерендә йөзләрчә кешегә үзенең шифалы кулы белән ярдәм иткән әби халык медицинасы ярдәмендә дәвалый. Ул сөялләрне дә бетерә, баш түнгәннән дә ярдәм итә, чыккан сөякләрне дә үз урыннарына утырта. Тагын да кызыгы - әбиебез куркулык коя. Бик нык курыккан кешене алып киләләр дә, әби аны төрле догалар белән өшкерә, аннан соң кургашны эретеп, ниндидер сүзләр пышылдый, һәм эрегән кургашта бу кешенең нәрсәдән курыкканын белдергән рәсем пәйда була. Шуннан соң әби авыруны кабат догалар белән өшкерә дә өенә кайтарып җибәрә. Шуның белән куркуның эзе дә калмый.
Хәтимә әбинең минем үземә дә куркулык койганы булган. Гел елый башлагач, үземне сәер дә тоткач, мине, берничә айлык сабыйны, аның янына алып барганнар. Кургаш эрегәч, анда аермачык булып сарык бәрәне рәсеме күренгән. «Сарыгыбыз бәрәнләде дә, сиңа күрсәтергә дип, әбиең бәләкәчне бишек янына алып килде. Син кызыксынып карап торганда, бәрән селкенеп, «бә» дип аваз салды, ә син кинәт кычкырып җибәрдең дә каты итеп еларга тотындың», - дип искә алды әни. Өшкереп, дәвалап җибәргәч, мин берөзлексез елаудан туктаганмын.
Ярдәм өмет итеп янына килгән кешеләрне кире борып җибәрергә уңайсызлана, күрсәткән игелекләре өчен акча да алмый ул. Тик чираттагы авыруны дәвалап өшкергәннән соң, әбиебез авыраеп үзе урын өстенә егыла. «Кемне генә дәваласам, өшкерсәм дә, ул кеше хәлләнеп өенә кайтып китә, ә мин әле аның авыруы белән шактый авырыйм», - ди Хәтимә әби. Авыруларны ул шулай үзе аша уздыра икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: