16+

"Алма апа гомере буе әтине яратып яшәгән. Кызы да бертуганым булып чыкты..."

Алма апа үлгәнгә бер ел вакыт узды. Илмирага әле дә булса әйтә алганым юк. Әйтергә кирәкме, юкмы икәнлеген дә аңламыйм. Тамак төбендә төер. Уйлаган саен күзләрем яшьләнә. Ник укыдым икән, ник кулга алгач та кире ябып куймадым икән шул көндәлекне?... 

"Алма апа гомере буе әтине яратып яшәгән. Кызы да бертуганым булып чыкты..."

Алма апа үлгәнгә бер ел вакыт узды. Илмирага әле дә булса әйтә алганым юк. Әйтергә кирәкме, юкмы икәнлеген дә аңламыйм. Тамак төбендә төер. Уйлаган саен күзләрем яшьләнә. Ник укыдым икән, ник кулга алгач та кире ябып куймадым икән шул көндәлекне?... 

Хөрмәтле редакция, сезгә бер хәл турында сөйлисем килә. Бәлки җиңеләеп китмәсме. Күңелемә бик авыр. Киңәшләшер, уртаклашыр кешем дә юк. 

Минем ике туган сеңлем бар. Ул алма апам – әниемнең бертуган сеңлесенең кызы. Бездән ике йорт аша гына яшәделәр алар. Яшь арабыз – ике ел, кечкенәдән үк гел бергә уйнап үстек. Бертуганнар кебек күренә идек. Илмира әтисез үсте. Алма апа кияүгә чыкмыйча төп йортта калган карт кыз булган. Картлык көнемдә таянычым булыр дип ирсез генә бала табарга уйлаган. Минем әти-әни дә, алма апа да безне гел бергә йөртте. Кайсы як кунакка барса да, үзләре белән ияртәләр иде. Апалы-сеңелле дип уйлый иде белмәгән кешеләр. Төс-битләребез дә охшаш. 

Без үсеп, буй җиттек. Мәктәпне тәмамлагач юллар аерылды. Мин авылда торып калдым. Кияүгә чыктым. Читтән торып укыдым. Мәктәптә укытучы булып эшлим. Илмира башта Казанга укырга керде. Аннан кияүгә чыгып, чит илгә үк китеп барды. Кайтулар әллә ничә елга бер генә. Төп аралашу хат, телефон, хәзер инде социаль челтәрләр аша дәвам итте. 

Минем әти-әнием иртә киттеләр. Гаиләгә бердәнбер кыз идем, күршедәге алма ападан башка туганым калмады. Алма апа мине бик ярата иде. Үз кызы кебек якын күрде. Соңгы елларда серләребез уртак булды. Көнгә бер булса да өенә кереп, хәлен белешә идем. Илмира да еракта булгач, алма апа мине аеруча да зарыгып көтеп ала иде. Ул да китеп барыр дип башыма да китермәдем. Балаларым дәү әни дип дәшәләр иде. Ләкин чире ачыкланганда бик соң иде шул, яман шеш соңгы стадиясенә килеп җиткән иде. 

Бу хәлләр пандемия башланган вакытка туры килде. Бик кайтасы килсә дә Илмира кайта алмады. Урын өстенә калып, берәр ай ятканнан соң алма апа мәңгелеккә күз йомды. “Сиңа әйтер сүзем бар әле минем”, – дип әйтә иде ул миңа. Ләкин сөйли башлагач кинәт сүзне икенчегә борып, әһәмиятле булмаган нәрсәләр турында сөйләп китә иде. Берничә тапкыр шулай булды. Хәзер инде алма апаның миңа, чыннан да, күңелен тырнап торган сере турында әйтәсе килгәнлеген  аңлыйм. Булдыра алмады ул аны. Үзе белән алып китте. Соңгы өч көндә гел янәшәсендә булдым. Минем кулларымда җан бирде. Миңа төбәлгән моңсу тулы карашы әле дә күзалдымда тора. 

Алма апа үлгәч, өен дә мин юдым, ашларын да үзем үткәрдем. Киемнәрен, Илмира белән киңәшләшеп, утка яктым. Бернәрсәсен дә калдырмадым. Кәгазьләрен, китапларын барлаганда алма апаның көндәлеге килеп чыкты. Менә шуны укып, Илмира белән бертуган булуыбызны белдем. Алма апа аны минем әтидән – җизнәсеннән тапкан булып чыга. Елый-елый укыдым. Алма апа гомере буе әтине яратып яшәгән. Андагы шигырьләр, андагы җөмләләр. Көн саен әтигә багышлап, нинди хисләр кичерүе турында бәйнә-бәйнә язып барган. Минем аягым шешеп, нәни вакытымда әни белән хастаханәдә ятканбыз. Шул вакытта алма апа безгә кереп сыер сауган, әтигә ашарга пешерә торган булган. Бер көнне әти исереп кайткан. Алар төн кунганнар. Таң беленә башлагач алма апа чыгып киткән. Ул язганнарга карасаң, алар бу хакта беркайчан да сүз кузгатмаган. Әти бу хәлләрне, исерек килеш күзгә күренде ахрысы, дип уйласын дип теләгән. Баштарак әти шулай уйлаган да күрәсең. Ләкин алма апаның йөге беленгәч, Илмира тугач, алма апа аннан гел сораулы караш сизә торган булган. Ләкин беркайчан да әтигә Илмираның үз кызы булы турында әйтмәгән...

Шушы серне белгәнне бирле тынгы тапмыйм. Башта мең төрле уй. Әти дә белгәндер бу серне. Аның гел уйчан йөзен, Илмирага аеруча җылы карашын искә төшерәм дә, барысы да туры килеп тора. Берникадәр вакыт узгач алма апа төшкә керде. Имеш кечкенә генә бер утрауда утырып тора. Куллары ярылып, канап беткән. “Югач та бетми, нишлим икән?” – ди, миннән сорый. Исән чакта гел шул хакта уйлап, газапланган күрәсең, миңа да шуны әйтәсе килгән инде аның. Алма апа үлгәнгә бер ел вакыт узды. Илмирага әле дә булса әйтә алганым юк. Әйтергә кирәкме, юкмы икәнлеген дә аңламыйм. Тамак төбендә төер. Уйлаган саен күзләрем яшьләнә. Ник укыдым икән, ник кулга алгач та кире ябып куймадым икән шул көндәлекне?... 

Исемемне күрсәтмәгез.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әйтегез узегезгә җиңел булып калыр ,сеңлеңдә әтисенең кем икэнен белер, яшь барган саен туганнар бик кадерле бит ул,барсыда әйбәт булыр

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әйтергә кирәк, әлбәттә, әнә шул әйтелмәгән сүзләр, янны ашый да инде, Алма апагыз да шуңа, яман чир белән авырып киткәндер, күңеле тыныч булмаганга, араларыгыз тагын да якынаер.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Элбэттэ эйтергэ кирэк,Алма апагыз тынычлап йокласын шуныда уйлагыз.Узегезнен эстегездэндэ йок тошкэндэй була

        • аватар Без имени

          0

          0

          Тормышта торле халлэр була бит, хазер инде барсыда уз серлэре белэн мэнгелеккэ киткэн, Ильмира этисез бала булып ускэн, бертуганнар булгач ана да жинел булыр бу хабэрне ишетуе, туганлык хислэрен саклагыз, исэн-сау бэхетле яшэгез!Рэхмэт мэкалэгез очен, сезгэдэ ин изге телэклэр!

          Мөһим

          loading