16+

Алдакчылар кемнең акчасына кызыга? Кибермошенникларның биш төрле корбаны

Россия Банкы мәгълүматлары буенча, алдакчылар кешеләрнең нинди гадәтләреннән һәм хисләреннән файдалана? Акчаны һәм шәхси мәгълүматларны ничек сакларга?

Алдакчылар кемнең акчасына кызыга? Кибермошенникларның биш төрле корбаны

Россия Банкы мәгълүматлары буенча, алдакчылар кешеләрнең нинди гадәтләреннән һәм хисләреннән файдалана? Акчаны һәм шәхси мәгълүматларны ничек сакларга?

Кибермошенниклык бүген дә иң җитди проблемаларның берсе булып кала. Ясалма интеллект, биометрия һәм интернет аша күрсәтелә торган хезмәтләр тормышыбызны җиңеләйтә, әмма мошенникларга да яңа мөмкинлекләр ача. Аларның алдау ысуллары көннән-көн камилләшә.

  • 5 ноябрьдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Банкының Татарстан Республикасы буенча Милли банкы идарәчесе урынбасары Нурания Фазыл кызы Хәйруллина кибермошенниклыкка бәйле вәзгыять турында сөйләде. Ул Россия Банкы мәгълүматларын китереп, алдакчыларның кемнәрне ешрак сайлавын һәм кешеләрнең нинди гадәтләреннән файдалануын аңлатты.

прессхуа. фото ти

2026 елның беренче яртыеллыгында банклар мошенникларның клиентлар счетларыннан акча урлау өчен ясаган 34,3 миллион омтылышын туктаткан. Нәтиҗәдә, клиентларның 3,7 триллион сум акчасы сакланып калган. Шулай да җинаятьчеләрнең уңышлы операцияләре дә аз түгел: финанс оешмалары клиентларының югалтулары 14,7 миллиард сум тәшкил иткән. Законсыз операцияләрнең 954,4 меңе уңышлы башкарылган.

Мошенниклар корбанны ничек эзли?

Нурания Хәйруллина сөйләвенчә, алдакчыларның потенциаль корбаннар белән элемтәгә керү өчен иң еш куллана торган чарасы - телефон шалтыратулары. Россия Банкы 2025 елда үткәргән сораштыруда 460 меңгә якын кеше катнашкан. Аларның 55 проценты мошенникларның телефон аша элемтәгә керүен билгеләп үткән.

Мессенджерлар, социаль челтәрләр һәм электрон почта аша килгән хәбәрләр дә алдауның киң таралган ысуллары булып кала.

- Сораштыру нәтиҗәләре хатын-кызлар һәм ир-атларның мошенниклар кармагына төрле юллар белән эләгүен күрсәткән. Хатын-кызлар ешрак телефон шалтыратулары һәм SMS-хәбәрләр аша алдана. Ир-атлар арасында исә мессенджерлар, ялган сайтлар һәм кушымталар ярдәмендә кылынган мошенниклык очраклары күбрәк, – дип сөйләде Нурания ханым. 

мошенники. фото ти

Кибермошенникларның биш төрле корбаны

Россия Банкы белгечләре 2025 елгы сораштыру нәтиҗәләрен өйрәнеп, мошенниклар тозагына ешрак эләгә торган кешеләрнең биш төрен ачыклаган. Нурания Хәйруллина матбугат конференциясендә бу төркемнәрнең үзенчәлекләрен аңлатты. Һәркайсының үзенә хас гадәтләре һәм зәгыйфь яклары бар.

1. «Ашыгучы эшлекле кеше» – корбаннарның 39 проценты

Бу иң зур төркем. Аңа 25–54 яшьлек, эшләүче, уртача яки югары керемле кешеләр керә. Аларның күбесе шәһәрләрдә яши, көн дәвамында телефон һәм интернеттан актив файдалана.

Мондый кешеләрнең төп проблемасы –  вакыт җитмәү. Эш күп, шалтыратулар һәм хәбәрләр бер-бер артлы килә. Шуңа күрә кайвакыт мәгълүматны тикшермичә, тиз генә карар кабул итәләр.

- Мошенниклар нәкъ менә шуннан файдалана. Кешегә шалтыратып, банк счетында шикле операция булуын хәбәр итәләр. «Акчагызны урларга маташалар, хәзер үк чара күрергә кирәк!» –  дип ашыктыралар. Кеше уйлап-тикшереп торырга өлгермичә, әйтелгәннәрне үти башлый, – ди Хәйруллина. 

Бу төркемгә каршы иң еш кулланыла торган алымнар – телефон шалтыратулары һәм банк исеменнән җибәрелгән ялган SMS-хәбәрләр.

2. «Үз-үзенә артык ышанган яшьләр» –  22 процент

Бу төркемгә 14–24 яшьлек мәктәп укучылары, студентлар һәм яшь белгечләр керә. Алар –  интернетта иң актив кешеләрнең берсе.

Яшьләрнең технологияләрне яхшы белүе һәрвакытта да мошенниклардан саклый дигән сүз түгел. Кайберәүләр үзләрен алдап булмаячагына артык ышана. Нәтиҗәдә, шикле сылтамаларга баса, таныш булмаган кушымталарны телефоннарына күчерә, ялган сайтларга шәхси мәгълүматларын кертә.

- Яшьләр өчен популяр блогерлар яки социаль челтәрләрдәге «экспертлар» ышаныч чыганагына әйләнергә мөмкин. Мошенниклар моны да үз файдасына куллана. Алар мессенджерлар, социаль челтәрләр, ялган сайтлар һәм кушымталар аша алдый, вируслар һәм ясалма интеллект ярдәмендә ясалган ялган видео, аудиолар дипфейклар куллана, – дип Нурания Хәйруллина.

мошенники. фото ти

3. «Көмеш яшьтәге ялгыз кеше» – 17 процент

Бу төркемгә 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләр керә. Аларның күбесе пенсионерлар, авылларда яки кечкенә шәһәрләрдә яшәүчеләр. Цифрлы технологияләр белән эш итү тәҗрибәләре дә чагыштырмача азрак булырга мөмкин.

Мошенниклар өлкән яшьтәге кешеләрнең финанс белеме җитмәүдән генә түгел, аралашуга ихтыяҗыннан да файдалана. «Туганыгыз бәлагә юлыкты» яки «дәүләт органы хезмәткәре шалтырата» кебек схемалар кешенең якыннары өчен борчылуын, үзен кирәкле итеп тоярга теләвен куллана.

Мәсәлән, «туганыгызга ярдәм итәргә кирәк» дип шалтыраталар яки үзләрен дәүләт органы хезмәткәре итеп таныштыралар. Курку һәм борчылу аркасында кеше ашыгыч карар кабул итәргә мөмкин. Ә ялгыз яшәү һәм мәгълүматны тиз арада тикшерү мөмкинлеге булмау алдану куркынычын арттыра.

 4. «Үзе дә сизмичә калган» – 14 процент

Бу төркемдәге кешеләр мошенниклар белән турыдан-туры аралашмаска да мөмкин. Акча урлау телефонга яки компьютерга зарарлы программа эләгү, онлайн-банкка яки «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси аккаунтка рөхсәтсез керү нәтиҗәсендә була.

Мондый хәл теләсә нинди яшьтәге һәм социаль төркемдәге кеше белән булырга мөмкин. Ягъни мошенникларның корбаны булу өчен алар белән телефоннан сөйләшү яки хәбәр алышу мәҗбүри түгел.

мошенники. фото ти

5. «Кредит тозагына эләккән кеше» – 8 процент

Саны буенча бу төркем иң азы булса да, финанс югалтулары аеруча зур. Монда төрле яшьтәге кешеләр бар. Аларның бер өлеше инде кредит бурычлары белән яши, икенчеләре мошенниклар йогынтысында яңа кредитлар рәсмиләштерә.

Бу төркемдә 100 мең сумнан артык акча югалту очраклары башка төркемнәр белән чагыштырганда күбрәк. 20 мең сумга кадәрге югалтулар барлык очракларның 13 процентын гына тәшкил итә. Ә 1 миллион сумнан артык акча югалтучылар өлеше 23 процентка җитә.

- Кредит тозагына эләккән кешеләрнең берсе иң зур уртача зыян күрә. Ә «Үз-үзенә артык ышанган яшьләр» һәм «Үзе дә сизмәгән корбан» төркемнәрендә чагыштырмача азрак сумма югалту очраклары күбрәк, урланган акчаның кире кайтарылу өлеше дә югарырак, – ди Нурания ханым. 

 Мошенниклардан ничек сакланырга?

Алдакчыларның ысуллары төрле булса да, гади кагыйдәләрне үтәү күп кенә күңелсез хәлләрдән сакланырга ярдәм итә. Нурания Хәйруллина матбугат конференциясендә шәхси һәм финанс мәгълүматларын саклауның мөһимлеген дә искәртте.

  • Шәхси мәгълүматларны беркемгә дә әйтмәгез.
  •  Паспорт мәгълүматларын, ИННны, туган көнне, яшәү урыны адресын, банк картасының номерын, гамәлдә булу вакытын һәм арткы ягындагы өч урынлы кодны чит кешеләргә хәбәр итәргә ярамый.
  • Мошенниклар бу мәгълүматларны акча урлау, кеше исеменнән кредит рәсмиләштерү һәм башка законсыз гамәлләр өчен кулланырга мөмкин.
  • Таныш булмаган кешеләрнең хәбәрләренә һәм шалтыратуларына сак карагыз. Билгесез адресатлардан килгән хатларны ачмагыз, шикле номерларга кире шалтыратмагыз. Мондый хәбәрләрдә зарарлы программа яки ялган сылтама булырга мөмкин.
  • Шикле сылтамаларга басмагыз, таныш булмаган файлларны йөкләмәгез.
  • Кушымталарны бары тик рәсми кибетләрдән һәм сайтлардан гына урнаштырыгыз. Билгесез чыганактан йөкләнгән программа мошенникларга җайланмагызга керү мөмкинлеге бирергә мөмкин.
  • Телефон һәм компьютерны саклагыз.
  •  Барлык җайланмаларга антивирус программасы урнаштырыгыз, аны даими яңартып торыгыз.

мошенники. фото ти

Интернет аша сатып алу өчен аерым карта кулланыгыз. Анда кирәкле суммадагы акчаны гына күчерегез. Мошенниклар карта мәгълүматларын кулга төшергән очракта да, зур сумма югалту куркынычы кимер.

Иң мөһиме ашыкмагыз һәм мәгълүматны тикшерегез. Кем дә булса шалтыратып, акчагызны күчерергә, код әйтергә яки тиз арада берәр гамәл кылырга кушса, сөйләшүне туктатыгыз. Банкка яки дәүләт органына рәсми сайтта күрсәтелгән номер буенча үзегез шалтыратыгыз.

  • Шикле хәлгә юлыксагыз, якыннарыгыз белән киңәшегез. Мошенникларның төп коралы кешенең ышанычы, куркуы һәм ашыгуы. Аларга бу мөмкинлекне бирмәгез!.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading