Илзирә өчен туган якны ярату җыр белән генә чикләнми. Ул махсус хәрби операция зонасына да бара, хәйрия акцияләре дә оештыра, туган авылына кайтып, укытучыларын да сөендерә.
«Һәрнәрсәнең – үз вакыты»
– Илзирә, синеңчә, нәрсә ул «танылу»?
– Минем җырым берәрсенең күңеленә кереп калса, минем өчен танылу шул була. Махсус нидер уйлап табып та популярлыкны арттырып буладыр, тик ул бер көнлек кенә була.
Ә җырларың еллар дәвамында тамашачының плейлистында да, күңелендә дә сакланса, бу – чын танылу. Мәсәлән, Хәния Фәрхи җырларын гына алыйк. Ул популярлашкан заманда «хайп», «пиар» дигән сүзләрне әле белмиләр дә иде бит.
– Син әле күптән түгел генә танылу юлына бастың. Билгеле булганча, син Чаллы шәһәрендә шәфкать туташы булып эшлисең.
– Әйе, мин Чаллы шәһәрендәге медицина көллиятен тәмамладым. Шәһәребезнең 5нче хастаханәсенең офтальмология бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып 21 ел эшлим. Ә танылуга килгәндә, һәрнәрсәнең үз вакыты бит. Кем белә, әгәр дә мин студент чакта ук татар эстрадасы сәхнәсендә чыгыш ясый башласам, бүгенге кебек популярлаша алмас идем.
Димәк, нәкъ менә хәзер ныклап иҗат белән шөгыльләнер вакытым җиткән. Мин инде 17 ел дәвамында шәһәребезнең милли ресторанында халкыбыз мәдәниятен танытуга үз өлешемне кертәм. Милли җырлар һәм мәдәни чаралар аша гореф-гадәтләребезне саклыйбыз, төрле илләрдән килгән делегацияләрне каршы алып, аларга татар халкының бай мәдәниятен күрсәтәбез.
Халкыбызның җыр-моңын һәм милли рухын башкаларга җиткерү – минем өчен бик мөһим.

– Медицина хезмәткәре булу сиңа иҗат итүдә булышамы?
– Ничек кенә булыша әле! Нәкъ хастаханәдә мин кешеләр белән аралашырга өйрәндем. Һәрберебезнең үз язмышы бар. Эшләү дәверендә мин төрле язмышлы кешеләр белән таныштым. Медицина хезмәткәре буларак, ягъни социаль өлкәдә эшләүче буларак, мин төпле һәм мәгънәле җырлар сайларга тырышам.
– Репертуарыңда патриотик темага багышланган җырлар бихисап.
– Балачактан туган якны, гаиләмне ярату хисе миндә көчле. Яңа патриотик җырлар күп тә түгел. Җырчыларның күбесе элегрәк язылган җырларны яңартып башкара. Аннан соң мин җырларның күп булуы артыннан кумыйм. Сыйфатлы булсын! Хәзер темалар күп, эзләнергә генә кирәк. Әниләр көненә багышлап җыр яздырдым.
Бүгенге көндә клип төшерү белән мәшгуль. Сез дә, җыр музыкаль мәйданчыкларга чыккач, тыңлап карагыз. Ул җырны күз яшьләреннән башка тыңлап булмый.
– Махсус хәрби операция зонасына да бардың.
– Әйе, Рәисебез җитәкләгән делегация составында бардым. Ватаныбызны яклап көрәшкән солдатлар алдында чыгыш ясау зур җаваплылык иде. Егетләребезнең батырлыгын күрдек һәм аларның сугышчан рухын күтәрдек. Безнең командада Алинә Шәрибҗанова, Марина Карпова, Татарстанның камера хорыннан берничә солист һәм башкалар бар иде.
– Син һәрнәрсәгә дә өлгерәсең, үзең өстәвенә чибәр дә, ике малай әнисе… Сиңа көнләшүчеләр бар микән?
– Мин халык өчен иҗат итәм, җырлар язам һәм башкарам. Кемнеңдер миңа көнләшеп каравын сизгәнем юк, дөресен әйткәндә, бу хакта уйланмыйм да. Минем өчен иң мөһиме – эшемне яратып башкару һәм халкыма файда китерү. Җырларым кешеләр күңеленә барып җитсә, шул минем өчен иң зур бүләк. Мин үзем беркем белән дә конфликтта түгел. Шәфкать туташы буларак, кешеләргә артык борчылмаска һәм күңелләренә кирәкмәгән тискәре хисләрне җыймаска киңәш итәм.

- Сине таныйлармы?
– Әйе, таныйлар. Эшемнең үзенчәлеге шундый: эш көнем дәвамында хастаханәгә килүчеләр һәм пациентлар арасында булам. Кешеләр яныма килеп сүз башласалар, мин дә рәхәтләнеп, аралашам. Мине танып эндәшүләренә бик шатланам. Мондый аралашулар алга таба иҗат итәргә илһам һәм көч бирә.
«Вакыт әрәм итмик зарланып…»
– «Без – татарлар» җырың да популярлашып китте.
– Җырыма Россиянең төрле төбәкләреннән бик күп җылы, сокланулы фикерләр килде. Үзем дә Үзбәкстанда булып, анда яшәүче милләттәшләребез белән аралаштым. Социаль челтәрләрдә шушы җыр астында илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез көн саен хатлар яза... Хәтта Лос-Анджелес һәм Германиядән сокланулы фикерләр килеп иреште.
Бу җыр чыкканчы, халкыбызның никадәр бердәм булуын тулысынча аңлап бетермәгән идем. Җырым кешеләрнең күңелендә туган якка, Ватанга, әти-әнигә мәхәббәт уятса, иҗатым заяга түгел. Ә җырларымны көтеп алалар икән, алга таба тагын да ныграк иҗат итәсе килә. Халкыбызның бердәмлеген җырларым аша күрсәтүемә бик шатмын.

– Сине таныткан иң беренче җырың нинди булды?
– «Тормыш яратканны ярата» җыры ул. Сүзләрен әнием Рәзинә Сәетгәрәева язган. Аны юбилейларда башкаруымны еш сорыйлар. Хәзер заман да тынгысызрак бит… Ә җырда: «Елларыбыз тыныч-имин булсын, саулык ул – байлык, булганына шөкер итеп яшик, зарланып вакыт әрәм итмик», – дигән сүзләр дә бар.
– «Син кирәк» җырыңның сүзләрен үзең язгансың икән.
– Шигырьләр язу сәләтем балачактан ук бар. Әнидән күчкәндер, дим. Әле күптән түгел әнием 1995 елда язган шигырьләремне фотога төшереп җибәргән. Шул елларда язылган шигырьләр җыентыгын ул әле дә саклый икән. Шундый хатирә!..
Әле быел Бикләнгә үземне укыткан мөгаллимнәр янына кайтып, аларны сөендердем. Шундый шатландылар, еладылар хәтта. Аларның күбесе инде өлкән яшьтә. Сөенер өчен аларга күп тә кирәкми. 30-40 минутлык концерт бирдем. Сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынлануымны белсәң… Имтихан тапшыраммыни?!
– Җаваплылык таләп иткән чыгышларың күп синең. Быел «Ак чәчәкләр» фестивалендә министр хәтле министр каршында чыгыш ясадың.
– Бу фестивальне «Ак халатлы кешем» җыры ачып җибәрде. Хәтерләсәң, мин аны үзем генә башкармадым. Янәшәмдә үзем эшләгән хастаханәнең хезмәткәрләре иде. Алар шундый зур, дәрәҗәле сәхнәдә тәүге тапкыр чыгыш ясады. Шулай ук 2026 елның башында әнием белән Мәскәүдә хәйрия концертында катнаштык. Мәскәүдәге татарлар да иҗатымны яратып күзәтә.

– Бер биш ел элек зур сәхнәләрдә чыгыш ясаячаксың, дисәләр?..
– Мин инде 17 ел иҗатта булсам да, үз җырларым белән зур сәхнәгә чыгу өчен кирәкле илһам һәм әзерлек бары тик өч ел элек кенә килде. Бу еллар эчендә тәҗрибә тупладым, сәхнәгә мәхәббәтемне тагын да ныгыттым. Ходай миңа шушы мөмкинлекне нәкъ вакытында бирде дип уйлыйм. Шуңа күрә һәр эшнең үз вакыты бар. Иң мөһиме – хыялланырга, тырышырга һәм үз вакытыңны көтә белергә.
– Син Россия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә дә катнаштың, бу хакта сөйләп үтче.
– Әйе, инде икенче ел рәттән Мәскәүдә медицина хезмәткәрләре профсоюзы оештыра торган хәрби-патриотик җыр фестивалендә лауреат исеменә лаек булдым. Быел Татарстанда узган Патриотик җыр бәйгесендә «Җиңү таңы» исемле авторлык җырым «Иң яхшы җыр» номинациясендә җиңү яулады. Бу уңышка бик шатмын!
– Казанда концертыңны куярга планлаштырасыңмы? Узган сезонда куйган идең.
– Казандагы концертны 2027 елга планлаштырам. Ул Татарстан Республикасы Рәисе игълан иткән Минтимер Шәрип улы Шәймиев елына багышланырга тиеш дип уйлыйм. Бу концертка әзерлек башланды дип тә әйтергә була.
Ә 2026 елның көзендә Чаллыда бик матур концертым узды. Тамашачыларым мине бик җылы кабул итте, зал тулы булды. Концертымда Татарстанның халык артистлары Винера Ганиева, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловның катнашуы минем өчен зур горурлык.
Композиторларым һәм җырларымның авторлары да мине сәхнәдә хупладылар, үзләре дә чыгыш ясадылар.

– Һәрнәрсәгә дә җитешү, башкалар белән яхшы мөгамәләдә булу – «отличница» синдромы түгелме?
– Мин һәр эшемне ихластан, күңелем биреп башкарам. Пөхтәлек һәм чисталык яратам. Медицина хезмәткәре буларак та таләпчәнмен. Эшемдә дә, иҗатымда да һәрнәрсәне җиренә җиткерергә тырышам. Һәр җырымның үз күлмәге бар, шуңа күрә юбилейда чыгыш ясасам да, концертта катнашсам да, киемнәремне алдан уйлап сайлыйм. Бәлки, бу «отличница синдромы» түгелдер, ә эшемә һәм үз-үземә таләпчән булудыр
– Син ялкау түгелдер? Депрессиягә бирелгән чакларың буламы?
– Депрессиягә бирелергә вакыт та юк. Ялкау түгел мин, әйе. Ялкау булсам, шушы кыска вакыт эчендә бу кадәр эш эшләнмәс иде. Тырышырга кирәк – яшьләргә дә, сәхнәгә омтылучыларга да шуны киңәш итәм.
– «Илзирә – җырчы» һәм «Илзирә – шәфкать туташы» үзара көрәшмиме?
– Юк, бу ике һөнәр миндә бер-берсен тулыландырып яши. Мин икесен дә яратып башкарам, шуңа күрә, мөгаен, арымыйм да. Нәтиҗәләре дә күренә: быел Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына лаек булдым, шулай ук Рәисебез Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Татарстанның Мактау тактасына кертелдем. Бу бүләкләргә лаек дип тапканнары өчен бик рәхмәтлемен.
Шул ук вакытта мин – тормыш иптәше һәм ике малайның әнисе. Соңгы ике ролемне дә онытмыйм. Өйдә мин – гаиләмә тәмле ризыклар пешерүче, өебезнең җылысын саклаучы хатын-кыз.
Комментарийлар