Шәһри Казан

Алманнар бурычка акча алырга яратмый (+ фотолар)

Сәхифәбезнең герое – Германиядә яшәүче татар кызы Миләүшә Исламова. Ул бүген безне алманнар белән таныштыра.

Автобус биш минутка соңга калса да, алманнар өчен бу бик зур стресс. Аның каравы алар чынлап торып ял итә белә, сыра фестивалендә күңел ачу өчен кредит та алалар.

Миләүшә Башкортстанның Югары Тәтешле авылында туган. Мәктәптә укыганда иң зур хыялы чит телләр факультетына укырга керү була. Әмма Бирск педагогика институтына беренче елны ук керә алмый. Максатчан һәм тырыш Миләүшә икенче елны да имтиханнар тапшыра һәм чит телләр факультетының коммерция бүлегенә укырга керә. Баштагы ике елда, бюджет бүлегенә күчү өчен, бик тырышып укый, төнлә 2-3 сәгать кенә йоклый идем, дип искә ала ул. Өченче курста аны түләүсез бүлеккә күчерәләр. 2004 елны исә, институтны уңышлы гына тәмамлап, кесәсендәге булган 20 евро белән Германиягә китеп бара. Башта идән юучы да, официант та була. Немец телен шомарту өчен шәхси дәресләр ала.

– Минем көчемә беркем дә ышанмады, бернәрсә дә барып чыкмый, диделәр. Әмма мин үзем өчен бөтенләй чит булган җирдә аякка баса алдым. Германиянең элиталы уку йортын тәмамлап, IBM халыкара компаниясе хезмәткәре дәрәҗәсенә ирештем. Эш буенча күп тапкырлар Америкага да барырга туры килә, – ди ул.
Тумышы белән Украинадан булган ире Леонид белән Германиядә яши башлагач ук таныша. Бу вакытта Миләүшә гувернантка булып эшли, ә ире студент була. Дүрт елдан соң өйләнешәләр, бүген алар өч ул тәрбияли.

Төгәллекне яраталар
Германиягә яшәргә китүен Миләүшә өстән килгән бер билге дип кабул итә.
– Мин үзем бик пунктуаль, тәртип яратам, шуңа да монда үз тәлинкәмдә кебек хис итәм. Алман халкы да бик төгәл. Тормышлары расписание буенча бара дип әйтергә була. Без дә киләсе елга кайда ничек ял итәсебезне бер ел алдан планлаштырып куябыз. Банкка моның өчен аерым акча да саклана, гомумән, без хәтта пенсиябезне дә уйлап куйдык инде, – дип елмая ул.

Автобус биш минутка соңга калса да, бу алманнарны аяктан ега торган стресс, чөнки алар юлга китәсе һәм башка транспортка күчеп утырырга дигән вакытны секундына кадәр исәпләп куялар. Күпләп кар яуса, юлларда чын хаос башлана, ди.
Төгәллекне бик яраталар. Поезд бер минутка иртәрәк китүе аркасында, дустым танышларыннан алдарак киткәне өчен акчаны кире кайтара алды. Алманнар кебек вакытка бик игътибарлы булсам да, кайбер вакытларда барыбер тиз генә уйлау да кирәк дип уйлыйм. Иптәш кызым минем ике сәгатьтән берәр кафеда очрашабыз дигән тәкъдимне, йә булмаса аның өе янында һава сулап йөрик дигән идеяне дә тиз генә кабул итә алмый, – ди әңгәмәдәшем.

Миләүшәгә Германиядә белеме булган һәр кешенең дә университетта уку мөмкинлеге булуы, монда акчаның роль уйнамавы да ошый. Профессорлар студентларның исемнәрен белми дә, аларның һәрберсенең үз номеры бар. Имтиханны тапшыргач, билгеләрне интернеттан студент номерын кертеп кенә күрә аласың.

Реклама

Акчалы кешеләр байлыгын күрсәтеп мактанмый. Гади итеп киенеп, эскәмиядә бургер ашап утыручы да бик бай кеше булырга мөмкин. Монда идән юучы белән официант та хөрмәттә. Алманнар, акча җитмәсә, теләсә нинди эшкә алына, кафега барып савыт-саба да юарга булдыра алалар. Акчаны бурычка алырга да яратмыйлар икән. Берәр нәрсә алырга акча җитмәсә, башта җыялар, аннары гына алалар. Балаларын кечкенәдән үк акча тотарга өйрәтәләр. 6 яшьләрендә үк әти-әнисе атнага бер тапкыр 0,50 цент яки 1 евро бирә. Ә олырак балаларга күбрәк.

Бәйрәмгә кредит алалар
Алманнар зурдан кубып бәйрәм итәргә дә ярата. Мюнхенда дөньядагы иң зур бәйрәм – «Октоберфест» дигән сыра фестивале оештырыла. Ул бер генә көн түгел, ике атна дәвам итә. Анда ел саен 5-6 миллион кеше катнаша. Һәрберсенә 10 мең кеше сыйдырышлы зур-зур сыра палаткалары корыла. Җирле халык бәйрәмгә милли киемнәрен киеп бара. Күп кенә кеше  Октоберфест вакытында ике атналык ялларын алып, ундүрт көн буе шунда чыгып күңел ача. Кайберләре хәтта бәйрәмгә кредит та ала, чөнки анда бер литр сыра гына да безнең акча белән мең сум тора. Аттракционнар, кунакханәләрнең дә бәяләре бу чорда ике-дүрт тапкырга күтәрелә. Бәйрәмдә фатирларын арендага биреп акча эшләп алучылар да юк түгел. Сыраны яратмасам да, Октоберфестка теләп йөрим, анда тәмле ашап, күңелле ял итеп була. Без дә анда бавар костюмнарын киеп чыгабыз.

Ресторанга эт белән
Миләүшәнең әйтүенчә, бавар кухнясы бик гади, әмма аның белән һичшиксез танышырга кирәк. Атаклы бавар кренделе генә дә ни тора! Алманнар шницельләре белән дә данлыклы.
– Мин аны тавык яки күркә итеннән ясыйм. Шпецлены да яратып ашыйбыз, ул безнең умач ашын хәтерләтә. Кәбестәне тозлаганда, ысланган ит салалар һәм аны кыздырган суган белән кайнар килеш бирәләр, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Ризык дигәннән, ресторан-кафеларга этләре белән йөрү бер дә гаеп саналмый. Кайбер рестораннарда этләр өчен хәтта аерым почмак та бар, анда аларга ризык белән су да куелган була икән.

Алманнар тынычлыкны да ярата. Якшәмбедә, ә эш көннәрендә ял сәгатьләрендә һәм кич белән бөтен кеше өйдә вакытта, ремонт эшләргә, идән суыртырга ярамый, чөнки халыкның тынычлап ял итәсе килә. Миләүшә бер генә гадәтләренә ияләнә алмаган, ул да булса – каты итеп борын сеңдерү. Үзләре моннан бер гаеп тә күрмиләр, ә мин ул тавышка гел куркып сискәнеп китәм, ди Миләүшә.

Кибеттә бар бит ул
Германия икътисади яктан үскән ил. Халыкның акчасы бар. Ә менә шул цивилизация кешеләрне гади генә әйберләрдән дә ерагайта. Анда баргач беренче яшәгән гаилә Мюнхен читендәге бер авылда гомер кичерә иде. Анда бик матурлар урманнар бар. Шунда йөргәндә майлы гөмбәләргә тап булдым һәм җыеп өйгә алып кайттым. Кулымдагы гөмбәләрне күреп, өйдәгеләр шаккатты. Алар чынлап та ашарга яраклымы соң дип сорадылар. Барыбер шикләнделәр, ашамадылар. Икенче юлы исә рәхәтәнеп сыйландылар. Аларның уенча, кибеттә булгач, нигә аны җыярга, сатып алырга да була бит, диләр. Әмма минем белән урманга алар да йөри башлады, – ди Миләүшә.
Германиягә килеп укыгач, әти-әниең байлардыр дип тә сорый торган булганнар.
– Алар авылда үз йортлары белән яши, кәҗә, тавыклар тоталар дигәч, фермерлармы әллә дип шаккаталар иде. Берничә сутый бакчаң булып, бәрәңге утыртсаң, алар өчен син – агроном. Әмма бер генә нәрсәгә аптырыйлар – йорт артындагы бакчага нишләп шуның кадәр бәрәңге утыртырга? Әллә сатаргамы дип сорыйлар. Бакча тоту, хайван асрауның күңел рәхәтлеге өчен генә түгел, ә ач яшәмәс өчен кирәк икәнлеген авырлык белән аңлыйлар, – ди Миләүшә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: